Алабуга нуры

Рөстәм Нуриев чираттагы тапкыр шәһәрнең тарихи өлешен карап чыкты

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев чираттагы тапкыр шәһәрнең тарихи өлешендә булды. Ул берьюлы берничә адрес буенча биналарны карады. Район җитәкчесе белән бергә шәһәр буйлап аның урынбасары, ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләре һәм биналарның милекчеләре үтте.

Карап йөрү Гассар урамындагы 23нче йорттан башланды. Элек анда шәһәр поликлиникасының филиалы урнашкан булган, хәзер анда автоном коммерцияле булмаган “Сәүдәгәрләр шәһәреоешмасы урнашкан.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко билгеләп үткәнчә, әлеге бина мәдәни мирас объектын саклап калу үрнәге булып тора һәм аны офис биналары өчен арендага да кулланырга мөмкин. Бүген беренче катта ремонт ясалган инде, чиратта – икенчесе.

Бу көнне карап тикшерелгән объектларның берсе Казан урамында урнашкан элеккеге жеп эрләү фабрикасы да булды. Ул 2004 елга кадәр эшләде, әмма хәзер ташландык хәлдә. Гөлзада Руденко сүзләренә караганда, милекчеләр башта бер гектар чамасы булган әлеге территориядә күп фатирлы йортлар төзергә теләгән, әмма бу мөмкин түгел. Аларга коттеджларны ярдәмче корылмалар урынында төзергә, шул ук вакытта ике бинаны – мәдәни мирас объектларын саклап калырга тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта бина хуҗалары бернинди җавап бирмәде, шуңа күрә алар адресына хат җибәрү турында карар кабул ителде.

Ә менә элеккеге Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм “Ышаныч” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә эш тулы куәтенә бара. Биредә шулай ук Зур Покров урамындагы 33нче йортны (элеккеге Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы) саклап, стильләштерелгән коттеджлар төзергә планлаштыралар. Сүз уңаеннан, анда хәзерге вакытта фасад өлешчә ремонтланган инде. Ә “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең элеккеге агач бинасы сүтеләчәк, чөнки ул бернинди тарихи кыйммәтле бина булып тормый һәм шактый тузган хәлдә.

– Майга кадәр бу бинаны сүтеп бетерәчәкбез, – дип ачыклык кертте территория хуҗасы. Шулай ук ул эш вакытында брандмауэр дивары кебек каршылыкка юлыгуларын әйте, әлеге дивар үз вакытында шәһәрне янгыннардан саклаган. Әмма аны сүтеп булмый. Барлык карарлар да тиешле инстанцияләр белән килештерелергә тиеш булачак.

Бу көнне Суворов училищесы янында урнашкан йортлар да игътибардан читтә калмады. Узган ел анда яшәүчеләр халыкны шәхси сораулар буенча кабул итүдә йортларын һәм юлларны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Нәтиҗәдә берничә карар кабул ителде − кар чистартудан алып инженерлык челтәрләрен яңартуга һәм ремонтлауга кадәр. Йортларга капиталь ремонт шулай ук башкарылачак, әмма акрынлап.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: