Русныкы, төрекнеке, финнеке яки Алабугада җәмәгать мунчалары кайчан булыр?
Редакциябезгә әледән-әле шундый сорау белән киләләр, мунча комплексы шәһәрдә кайчан төзеләчәк? Бу турыда моннан берничә ел элек үк сөйләгәннәр иде инде.
Барысын да тәртибе белән башлыйк әле. Әлеге корылманы (дөрес атамасы мунча комплексы да түгел, Сәламәтлек һәм ял үзәге “Алабуга Терма” − Авт. иск.) төзетүче булып КЭР-холдингның бер бүлекчәсе булган җитештерү-төзекләндерү предприятиесе “Татэнергоремонт” тора. Җәмәгать мунчаларын салу хакында беренче мәртәбә 2016 елда сүз кузгаттылар. Төзелеш урынын инвестор шактый озак сайлады, берничә вариант каралды. Ниһаять, 11нче микрорайондагы “Алмаз” сәүдә үзәге артында урнаштырырга карар кылдылар. “Татэнергоремонт” оешмасы директоры Руслан Абдреев аңлатуынча, бу урынның шәһәр үзәгендә булуы бик отышлы. Ләкин нәкъ менә шунда кыенлыклар килеп чыкты да инде, ди ул. Инженерлык челтәрләре буенча эш былтыр ук башланган. Баштарак мунчага шушы көздә үк йөрерлек булыр дип ниятлиләр.
− Дөресен әйткәндә, бүгенгә төзү чорын кулдан ычкындыруыбызны таныйм. Бу кишәрлек үзләштерү өчен бик авыр булып чыкты. Төп коммуналь челтәрләрнең бер өлеше шушы урын аркылы үтә. Без бу турыда белдек, әлбәттә, ләкин моның шул кадәр мәшәкать китерәсен уйламадык. Эш шуңа барып җитте, траншея казыганда, барлыгын беркем дә белмәгән торбаларга килеп төртелә башладык. Торбада тишек бораулыйбыз, ә аннан салкын су фонтаны бәреп чыга. Нәтиҗәдә, яңадан проект хәзерләп, яраштырып, суны вакытлыча туктатып торуларын сорарга туры килә иде. “Су каналы” аны бикли, без сынау өчен кисеп карыйбыз, суны түгәбез, торбаны кисеп алабыз, ә анда тагын басым. Бу әле бер мисал гына, андый очраклар бихисап. Моңа вакыт әрәм китте.
Руслан Абдреев сүзләренә караганда, иң мөһим проблема, грунтны тикшерә башлагач килеп туган. Котлован ноктасына чыкканда, экскаватор грунт суларына тия башлый. Ашыгыч рәвештә нигезне алыштыра башларга туры килә, проект документлары кабат тоткарлана. Бүгенгә челтәрләрне күчердек, проектны яңадан эшләдек. Һәм хәзер, суыклар башланганчы, котлованны күчерергә өлгерербез дип өметләнәбез, − ди Руслан Мәхсүт улы. – Нигездә, кышын да төзергә була, моның өчен махсус ысуллар бар, 25 градус салкын булмаганда, билгеле. Мунча бинасы бербөтен булачак, хәзер каркас ясап, контурын кирпеч белән тутырасы. Бу эшкә кыш комачауламый. Бизәү эшләренә бигрәк тә.
Заказ бирүче компания җитәкчелеге карашынча, октябрьгә планда “нульдән” башланган эшләр. Каркас белән эшне төгәлләп, бизәкләүгә күчүне ел ахырына ниятләп торалар.
− Быел без бер нәрсәне чынлап җитешмәячәкбез, ул да булса, бассейн касәсен тутыру. Анысы майга калыр, ахры. Мартта бассейн мәйданын чистартуга, киптерүгә керешәчәкбез.
“Татэнергоремонт” җитәкчеләре әйтүенчә, күпсанлы кыенлыклар аркасында, төзелешне башка урынга күчерү мәcьәләсе дә каралган булган. Шулай да, шәһәр башкарма комитеты белән озак сөйләшүләрдән соң, мунча урынын 11 микрорайонда калдырырга хәл иткәннәр.
Инвестор әлеге объектны 2020 елның июлендә тапшырырга вәгъдә итә. Корылма ике каттан торачак, анда сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтелер, төрле сауналар (рус мунчасы, төрек хамамы, фин саунасы) булыр дип көтәләр, әмма үзәкнең иң мөһим өлеше ел әйләнәсендә эшли торган бассейн булачак. Проектның гомуми бәясе – 150 миллион сум.
Өстәп шунысын да әйтик, Алабуганың әлеге үзәге Татарстандагы мунча комплекслары челтәренең бер өлешенә әверелергә тиеш. Алабугадан тыш, шундый ук мунчалар Бөгелмәдә, Яр Чаллыда, Түбән Камада барлыкка киләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итәГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14100
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.17100
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.16300
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.14100
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.12900
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.11900
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.10800
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.10700
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.10500
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.10500
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.10500
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.10400
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.10300
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.10200
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.9700
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.9500
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.9200
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.9000
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.8800
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.8700
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.8600
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.8600
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.8500
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.8400
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.7900
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.7800
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.7600
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.7600
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.5500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.5100
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5100
-
21 май 2022 - 08:07Алабуга районындагы чәчү эшләре озакка сузылган яңгырлар аркасында тоткарлана Яшелчәчелеккә һава торышы әлегә зур үзгәрешләр кертмәде.2700
-
21 май 2022 - 10:00Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.2000
-
21 май 2022 - 11:30Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика