Алабуга нуры

Сабый дөрес сөйләшсен

Халыкта "Тел күрке - сүз" дигән әйтем бар, чөнки сүз - кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Дөрес сөйләм теленә ия булган кеше генә (олы кешеме ул яки сабыймы) фикерен аңлаешлы, күңелендәге хисләрен матур итеп әйтеп бирә белә.

Бөтенебезгә дә мәгълүм булганча, кечкенә балалар еш кына күп авазларны дөрес әйтми. Бу кимчелек 4-5 яшькә кадәр бетмәсә, өлкәннәр: әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен бу хәл борчу тудырырга тиеш: телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый. Дөрес сөйли алмаган бала оялчан һәм боек була, чөнки ул үз фикерен тулысынча әйтеп бирә алмый. Телдәге кимчелек балага балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә программа материалын тиешенчә үзләштерүгә дә, белем һәм тәрбия бирү процессын нормаль алып баруга да комачаулый, чөнки дөрес әйтелмәгән сүздән балалар гадәттә көләләр һәм шау-шу күтәрелә. Андый балалар, ничек сөйләсәләр, шулай язалар һәм укыйлар. Әгәр кимчелекләрне төзәтү кичектерелсә, аны төзәтү кыенлаша, соңга калса, төзәтеп булмаска да мөмкин. Телдәге кимчелекләр, бала үскәч, һөнәр сайлауны да кыенлаштыра. Шуңа күрә бу эшне балага 5 яшь тулганнан да соңга калмыйча башларга кирәк. Дөрес, шәһәребезнең балалар бакчаларының күбесендә балаларның сөйләм теле кимчелекләрен төзәтү белән шөгыльләнүче белгечләр - логопедлар бар, ләкин төрле сәбәпләр аркасында әти-әниләрнең барысы да балаларын логопедлар булган бакчага йөртә алмый, ә районыбыз авылларында бу белгечләр бөтенләй юк. Шуңа күрә мәкаләдәге киңәшләр бигрәк тә әти-әниләргә файдалы булыр дип уйлыйм һәм иң беренче чиратта төп таләп өлкәннәрнең сөйләменә кагыла. Аларның сөйләме чиста булырга, бала белән бала булып "кыланып" сөйләшмәскә тиеш. Сезнең сөйләмегез бала өчен һәрвакыт үрнәк булып торуын онытмагыз! Билгеле булганча, бала сөйләшергә иң элек гаиләдә, аннары балалар бакчасында һәм иптәшләреннән өйрәнә.
Авазлар әйтелешендәге кимчелекләрне төзәтүне сөйләм органнары (ирен, тел, теш һ.б.) торышына һәм аларның хәрәкәтчәнлегенә әһәмият итүдән башларга кирәк. Кайвакытта авазларны дөрес әйтүгә тешләрнең дөрес йомылмавы да комачаулый. Өске тешләр җиңелчә генә аскы тешләрне каплап торырга тиеш, шулай булмаганда тешләрне дәвалау поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә, киңәшләшергә кирәк. Телнең хәрәкәтчәнлеген аны аска-өскә, алга-артка хәрәкәтләндереп һәм телне шартлатып карап белергә була. Иреннәр белән тешләрне күрсәтмичә елмаерга, йомык иреннәрне алга бөрергә тәкъдим итәргә кирәк, балаларга "Елмай", "Ачулан" дигән уеннар ошый. Тел керешенең кыскалыгы да авазларны дөрес әйтүгә комачаулый. Бу очракта балалар поликлиникасына отоларингологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ләкин керешне кистерергә ашыкмагыз, чөнки махсус күнегүләр ярдәмендә аны озынайтырга мөмкин. Шундый күнегүләрнең берничәсе түбәндәгеләр:
- тел очын иреннәрнең уң һәм сул почмакларына чиратлашып күчерү;
- иреннәрне, торба ясап, алга сузу һәм елмаю;
- киң телдән чокыр ясап, өске иреннәр янында тоту;
- авыз ачып, тел белән аңкауны алга-артка сыпыру;
- тел шартлату.
Бала күнегүләрне, көзге каршына утырып, 8-10 тапкыр һәм көненә берничә тапкыр (иң кимендә 1-2 тапкыр) кабатларга тиеш. Тешләрнең булмавы да авазларны дөрес әйтүгә комачаулый, ләкин аларның чыкканын көтеп торырга кирәк түгел, бала белән шөгыльләнүне дәвам итү зарур.
Иң күп кимчелекләр с, з, ш, ж, р, л авазларын әйтүдә очрый. С һәм з авазларын балалар еш кына тел очын тешләр арасыннан чыгарып әйтәләр, бу дөрес һәм матур әйтелеш түгел. З авазы с авазыннан тавыш ярыларының хәрәкәте белән генә аерыла: с - тавышсыз, з - тавыш белән әйтелә. Бу авазларны төзәтүдә түбәндәге ысулны кулланырга мөмкин: и авазын әйткәндә иреннәр, тешләр, тел торышы с, з авазларының әйтелеше белән бер, бары тик алгы аскы һәм өске тешләрнең арасын 1, 2 мм калдырып, баланың уң кулы аркасына өрдерү ысулы белән алгы кискеч тешләр арасыннан сызгырып чыккан һаваның юнәлешен тикшерү җитә. Тел очын алгы аскы тешләр артында тота алмаса, тел очын чәй калагы тоткасы белән тотып торып өйрәтергә мөмкин. Шулай ук и авазын ябык тешләр белән әйтүне дә тәкъдим итәргә була, бу очракта тел аскы тешләргә үзеннән-үзе терәлә. Әкренләп тешләрне әз генә ачарга өйрәтәсең. Аваз барлыкка килгәннән соң, аны иҗекләрдә ныгытасың. С, з авзларын ныгытуны нечкә ябык иҗекләрдән башлау уңышлырак: ис, эс, ес, әс, из, эз, ез, әз һ.б. Бу авазларны калын әйтелешкә күчерү өчен, аларны калын сузык авазлар ы һәм а арасында кабатларга кирәк: ыса, ыза һ.б.
Ш авазын түбәндәгечә төзәтү уңайлы: ш һәм р авазлары әйтелешләре ягыннан якын. Аерма тик р авазын әйткәндә, телнең киң юка очы каты аңкауга тиеп дерелдәвендә. Әгәр пышылдап, тел очына басым ясамыйча (дерелдәтмичә), сак кына р авазын әйтсәң, ш авазы барлыкка килә. Ш авазына күчү өчен, ш авазын тавыш белән әйтү җитә. Р авазы да дөрес әйтелмәгән очракта, калын т авазы аша ш авазын төзәтергә мөмкин. Телне каты аңкауга күтәреп, т авазын пышылдап, бик тиз кабатласаң, ш авазы ишетелә: тш, тш, тш, шш, шш, шш. Ш, ж авазларын сүзләрдә ныгыту өчен, бу авазларга сузык авазлар кушып, ачык иҗектән башларга ( ша, шо, шу, шы, жа, жо, жу, жы һ.б.), аннан соң шундый иҗекләр кергән сүзләргә күчәргә кирәк.
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА,
"Салават күпере" балалар бакчасы логопеды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: