Алабуга нуры

Сак караш булсын

Бездә үзенең эше, яшәү рәвеше белән тарихка кереп калган, "Мактаулы алабугалы" дигән исемгә лаек булган шәһәрдәшләребез шактый. Шуларның берсе − Борис Калмыков.

Биредә туып-үскән һәм районны энергия белән тәэмин итә торган предприятиеләрнең берсен 20 еллап җитәкләгән кеше буларак, Борис Николай улы күпләргә таныш. Гомеренең кырык елын ул яраткан хезмәтенә багышлаган.

Әле алты яшьлек кенә вакытта ук, әтисенә: "Мин директор булачакмын", − ди. Шулай булып чыга да.

1975 елда, Мәскәү энергетика институтын тәмамлагач, Борис Николаевичны "Бөгелмә-500" подстанциясенә билгелиләр. Кизү инженерыннан ул аның башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннан соң аны Яр Чаллы шәһәр электр челтәрләренә баш инженер итеп чакыралар. Анда ул үзен сәләтле оештыручы һәм өметле хезмәткәр итеп таныта. Алабугага ул 1989 елда әйләнеп кайта һәм туган шәһәрендә тагын да тырышыбрак эшли башлый.

- Әлбәттә, кырык ел эчендә күп кенә кызыклы вакыйгалар һәм кешеләр хәтердә калган. "Бөгелмә-500" подстанциясенең барлыкка килүе, Чаллы электр челтәрләрендә, Алабугада эшләү турында аерым сөйләргә була. Кайгылы вакыйганың да булганы бар. 1993 елда безнең Алабуга электр челтәренең иске бинасы тулысынча диярлек янды. Бу очрак минем чәчләргә чал өстәде, һәм, көлдән ничек барысын да яңадан торгызганны искә алуы да авыр, − дип фикерләрен уртаклаша мактаулы алабугалы.

Һәр ел вакыйгалар белән тулы булган. 2005-2006 елларда шәһәрнең энергия системасы үзгәртеп корыла, аннан соңгысы Алабуганың мең еллыгы белән истә калды.

− Бу безнең шәһәр-район гына түгел, бөтен республика өчен дә мөһим вакыйга. Юллар салу, мәдәни чаралар өчен мәйданчыклар төзү, социаль өлкәне үстерү буенча җитди эшләр башкарылды. Алабуга электр челтәрләре төзелгән корылмаларны электр энергиясе белән тәэмин итә. Ул вакытта шәһәр башлыгы Илшат Гафуров безне шәһәрнең тарихи үзәген үзгәртеп кору проектына кураторлар итеп билгеләде һәм Казан, Спас, Покровская, Шәһәрлек урамнарын яктыртуны җиренә җиткерергә кушты, анда юбилейның төп чаралары узды. Архитектор һәм дизайнерларны да эшкә җәлеп иттек. Хәзер биредә шәһәрнең истәлекле урыны.

Борис Николаевич РФ һәм ТР атказанган энергетигы, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" һәм "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма пенсиягә алтмыш яшьтән китмәгән.

− Минем калуымны сорадылар, Меня попросили остаться, планировалось строительство подстанции "Щелоков-500" подстанциясен төзү планлаштырылган иде. Ул корылганнан соң, мин "Челтәрле компания" ААҖ генераль директорының киңәшчесе булып күчтем. Бер елдан соң, 63 яшемдә, пенсиягә чыктым.

Бориса Николаевичны кабинетында туры китерү элек тә кыен иде, хәзер дә ул бер урында утырмый. Яшь чагыннан спортчы, әлегәчә хәрәкәттә. Бүген дә спортка вакыт таба, бер көн генә калдырса да, үзен башкача хис итә.

Хәзер оныкларына сөенеп яши, Чулман һәм Тойма елгалары буйлап сәяхәт кыла. Урынны алыштыргач кына, яшәү рәхәтен яңадан тойдым, ди ул. Бер генә нәрсә борчый - кешеләрнең туган шәһәрләренә илтифатсыз мөнәсәбәте.

− Алабуга да, халык һәм җәмгыять төсле, үзгәрә. Ул елдан ел матурлана һәм чистара, шунысы яхшы. Мин шәһәребезгә сак карарга чакырам.

Белешмә өчен

Алабугада "Шәһәрнең мактаулы кешесе" исеме шәһәр Думасы тарафыннан XIX гасырда кабул ителгән. Ул шәһәр алдында аерым хезмәтләр күрсәтүчеләргә бирелгән. Тарихи традицияне дәвам итеп1993 елда бу исем яңадан кайтарылды.

Бүген Мактаулы шәһәр кешеләре исемлегендә 41 шәхес теркәлгән, шулар арасында - җырчы Салават Фәтхетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: