Алабуга нуры

Сөембикә манарасына ай куйдыручы

Дөньяда артык күзгә ташланмыйча тыйнак кына яшәп, шул ук вакытта кылган эш-гамәлләре белән исеме гасырларда калырлык шәхесләр була. Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшин әнә шундыйлардан. Болай дип әйтергә тулы нигез бар һәм, күпләр минем фикерем белән килешерләр, мөгаен.

1935 елның 9 маенда элекке Шөгер (хәзер Лениногорск) районының Кирлегәч авылында туган малай әтисен бөтенләй хәтерләми дә. Әниләре тәрбиясендә дүрт бала - төпчеге Габбас - үсеп, аның эштән буш сәгатьләрендә кечкенә китапханәчегендә булган борынгы Корьәннән сүрәләрне яттан сөйләвен, "Һәфтияк", "Кыйссаи Йосыф", "Хуҗа Әхмәт Ясәви", "Шаһнәмә", "Бакыр-Гани" һ.б. китаплардан өзекләр укуын тыңлап тәэсирләнүләр эзсез югалмыйлар, әлбәттә - характер ныклыгы кечкенәдән чарлана Габбасның. Аңа бигрәк тә әнисенең Сөембикә манарасы турында легенда сөйләве ошый. Һәм бу легенда бөтен ваклыкларына кадәр аның хәтеренә сеңеп кала (киләчәктә ошбу манара белән бәйле вакыйгалар эчендә кайнау оеткысы, күрәсең, шул елларда ук салына). Шул вакыттан башлап, Габбас атаклы манараны үз күзләре белән барып күрү теләге белән яна. Тик аңа әлеге хыялын 25 яшенә җиткәч, Урта Азия, Себер һәм Ерак Көнчыгыш якларын гизеп, Сахалин утравында хәрби хезмәт срогын үткәннән соң, аннан соң да әле илнең уннарча эре шәһәрләрендә булып, ниһаять, 1960 елның көзендә тәүге мәртәбә Татарстан башкаласы Казанга килгәч кенә чынга ашырырга мөмкинлек туа. Күп еллар узгач, "Сөембикә манарасының җиде баскычы" китабында ул бу турыда болай яза: "Менә ул - Сөембикә Башнясы. Дөресрәге - безнең Сөембикә Манарабыз! Бу урыннар өчен ят тоелган башка корылмалар арасында горур рәвештә югарыга омтылучы, безне үзенә тартучы бердәнбер корылма, кайсыдыр ки үзенең формасы һәм нәфислеге белән дә бик нык аерыла. Шулай да ул озак вакытлар игътибарсыз калдырылганлыктан һәм күптәннән сипләү күрмәгәнгә, ятим һәм моңсу күренә..."

Манараның ошбу күренешен күреп тетрәнү кичергән егетнең, кабат аның янына килеп (инде ТР мәдәният министрының төзелеш, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен торгызу буенча урынбасары вазифасында чагында), күп кенә сипләү-ныгыту эшләрен башкару хәстәрен күрергә, ә иң мөһиме - очына алтын йөгертелгән ярымай куярга кирәк дигән фикергә килгәнче, байтак сулар агасы бар әле. 1964 елда Казан төзелеш институтын тәмамлап, Әлмәттәге төрле төзелеш оешмаларында (1957-78 еллар) өлкән мастердан алып, берләштерелгән тимер-бетон эшләнмәләр заводы директорына кадәр күтәреләсе: аннары ике ел дәвамында Латвиянең Лиепая шәһәрендә төзелеш материаллары комбинаты директоры буласы һәм янә, ул чагындагы "Татнефтестрой" производство берләшмәсе башлыгы Мөхәммәт Сабировның чакыруы буенча, Әлмәткә кайтып, 1980-87 еллар аралыгында йортлар төзелеше комбинатын җитәклисе бар. Һәм, ниһаять, 1987 елда Татарстан Министрлар Советы рәисенең урынбасары (1989-95 елларда ТР премьер-министры) Мөхәммәт Галләм улының (Мөхәммәт Сабиров Габбас Мөхәммәтшинның ни-нәрсәгә сәләтле булуын бик яхшы аңлаган, күрәсең) чакыруы буенча мәркәзгә килеп, лаеклы ялга киткәнче республика мәдәният министры урынбасары буласы бар.

Габбас Нурулла улы әлеге вазифасында 8 ел иҗтиһат итү дәверендә халкыбыз өчен ифрат күп игелекле гамәлләр кылырга өлгерә: Казанның дистәләрчә мәчетендә сипләү-яңарту эшләре уздыру, кайберләренә яңа манаралар бастыру һәм очларына ай куйдырту; ТР Үзәк милли китапханәсен тулысынча реконструкцияләү; музейларда күп кенә яңарту эшләре башкарту һәм мәдәният учаклары тергезү һ.б. Әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде, шулай да аны биредә туктатып, Габбас аганың гомерлек хыялы (милләтебезнең алдынгы карашлы ул вә кызларының дип тә әйтергә кирәктер) - Сөембикә манарасының очына ай куйдыру өчен янып-көеп йөрүенә киңрәк тукталу мәслихәт булыр. Чөнки ул моның республика халкы өчен тарихи хәлиткеч көннәрдә - 1990 елның 30 августында парламент тарафыннан суверенлык турында Декларация кабул итү өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия икәнлеген яхшы аңлый. Бәгъзе түрәләр, кайбер галим-голәмә даирәләрендә бу идея яклау тапмый (гасырлар дәвамында канга сеңеп килгән курку галәмәте дә бардыр инде). Шуңа күрә мәдәният министры урынбасарына манара очына куеласы шарларны һәм ярымайны ясату өчен яшерен диярлек эш итәргә туры килә. Бу турыда Габбас ага: "Министрлыктан, эш белән барасым бар дип, машина сорап ала идем һәм кирәкле җиргә бер квартал кала шофердан шунда гына көтүен сорап (бусы - кайткач артыгын сөйләп ташламасын дип), заказның ничек үтәлүен карап кайта идем", - дип искә ала. Ничек итсәләр итәләр, Габбас Мөхәммәтшин һәм аның тарафдарлары, 1990 елның 23 августына ярымайның үрнәк вариантын Сөембикә манарасының очына куйдыртуга ирешәләр. Һәм иң мөһиме: моңа ризалыгын биреп ТР Министрлар Кабинеты рәисе М.Г.Сабировның Министрлар Советының махсус карарын әзерләтүе һәм 24 август көнне аңа кул куюы. "Ватаным Татарстан" газетасы соңыннан бу турыда: "Шулай итеп, уңнан яки сулдан килеп чыгу ихтималы булган ударны үзенә ала", - дип язып чыга. Ә инде 26 сентябрьдә айның алтын йөгертелгән чын вариантын манара очында күрүгә ирешәләр казанлылар.

Соңыннан Габбас Мөхәммәтшинга багышлап Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Әхмәт Гадел, Бикә Рәхимова кебек танылган шагыйрьләр шигырьләр яза.

Илнең генә түгел, милләтнең дә

Аңлаган ул уен, бар гамен...

Ул кояшы төсле шушы йортның,

Ул - шатлыгы безнең дөньяның,

- дип яза аның турында шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев.

Язмабыз героена багышлап (теге яисә бу дәрәҗәдә кагылышлы) милләтебезнең атаклы шәхесләре әйткән кайбер фикерләрне китерү дә урынлы булыр. Айдар Хәлим - шагыйрь, популяр язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе, "Шәһри Казан" газетасына 1991 елның 1 мартында биргән интервьюсыннан сөземтә:

"Сорау: - Республика суверенитеты турында Декларация кабул иткәннән соң Казанда нинди уңай үзгәрешләр күрәсез?

Җавап: - Суверенитет турында белдерелгәннән соң иң зур үзгәреш - бу Сөембикә манарасы очына ярымай куелу..."

Али Акыш - Бөтендөнья Татар Лигасы президенты, "Татарстан комсомолы" газетасына 1991 елның 19 июлендә биргән интервьюсыннан:

"Сорау: - Республика тормышындагы вакыйгалардан ниндиләрен иң әһәмиятлеләрдән дип саныйсыз?

Җавап: - Татарстан суверенлыгы турында Декларация кабул ителү, Сөембикә манарасына ай куелу һәм республика Президенты сайлау..."

Миргазыян Юныс - язучы, журналист, "Татарстан яшьләре" газетасында 1994 елның 26 мартында дөнья күргән язмасыннан:

"- Һәр килүемдә Казан мине нинди дә булса яңалык белән каршылый. Бер килүемдә мин Сөембикә манарасы очында ярымай күреп чын мәгънәсендә тетрәнү кичердем..."

Рафис Корбан - шагыйрь (2012 елдан ТР Язучылар Берлеге рәисе), 2001 елның августында язылган "Татар бәхете" мәкаләсеннән өзек:

"Кешенең иң зур, мөһим, төп эше була. Үзен, үзенең гомерен фидакарьләрчә бары тик шуңа гына багышлаган изге хезмәте. Урыста аны "дело жизни" диләр. Бу китап - Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшинның (Габбас ага Сөембикә манарасы тирәсендә үзебезнең татарлар арасында аның Казан ханлыгы заманнарындамы, әллә XVII-XVIII йөзләрдә төзелгәнме дигән бер кирәксез "авыз чайкаулар" килеп чыккач, төрле архивларда күп еллар эзләнеп һәм урыс вә татар тарихчы-археологларының хезмәтләренә таянып, кире каккысыз дәлилләр белән "Семь ступеней минарета Сююмбике" дип исемләнгән саллы күләмдәге очеркларын яза: авт.) әнә шундый олы эше. Ләкин укучылар берүк Габбас Мөхәммәтшин бөтен гомерен шушы китапны язуга гына багышлаган кеше икән дип уйлый күрмәсен. Бу китап үзе - Габбас әфәнде башкарган бөек хезмәтнең бер өлеше, икенче зур кисәге. Аның беренчесе - халкыбызның йөзләрчә елларга сузылган михнәтле язмышының татлы өметләрен гәүдәләндерүче Сөембикә манарасына Ай куюны оештыруы булса, икенчесе - шушы газиз манарабызның үзебезнеке икәнен исбатлавы, шуның өчен көрәше, манарабызны яклавы...

Гүзәл Сөембикәбезнең үзебезнеке икәнен раслаган, аны Айлы иткән милләтпәрвәр ир-егетебез Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшинга бу бөек хезмәте өчен рәхмәт әйтәсе, аңа сәламәтлек, бәхет, озын гомер телисе килә. Хәер, болай да бәхетле кеше инде ул. Аның бәхете - мәгърур Сөембикә манарасы түбәсендә Ай булып балкый. Ә шул айны кабат балкытып үзенең гомерен тагын да озайтты, мәңгеләштерде ул".

Шагыйрьнең мондый гадел һәм объектив бәяләмәсеннән дә көчлерәк итеп әйтеп булмый торгандыр, мөгаен (хәер, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, эре дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Сабировның да ошбу уңайдан әйтелгән фикерләре кимен куймыйлар). Боларга өстәп, халкыбызның хаклы рәвештә горурлыгы һәм маягы саналырлык олуг шәхесе, аның вөҗданы булган (һич арттырусыз) гали зат - Габбас ага Мөхәммәтшинга 9 майда 79 яшь тула һәм бу уңайдан аңа барыбыз исеменнән ихлас котлауларны җиткерәбез, хәләл җефете Светлана апа белән тигезлектә әле тагын озын-озак яшәүләрен телисе килә.

Фирдәвес ХУҖИН,

ТР Язучылар Берлеге әгъзасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: