Сентябрь аеннан электр энергиясе өчен ОДН фатир мәйданына карап исәпләнә
Моңа кадәр ул фатир эчендә тотылган электр энергиясенә пропорциональ билгеләнә иде. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә "Татэнергосбыт" ААҖнең Алабуга бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Лукоянов сөйләде.
Яңа кагыйдә буенча ОДН өчен түләүләр торак һәм торак булмаган мәйданнар арасында тигез бүленәчәк. Димәк, әгәр моңа кадәр сезнең йортыгызда урнашкан кибет яки офис ОДН өчен түләүләрдән читтә калып килсә, хәзер бу исәпләүләр тигез бүленәчәк. Фатирга туры килүче ОДН күләмен бер бүлмәле фатир мисалында санап карыйк. Мәсәлән, йортта төрле мәйданлы 4 фатир урнашкан. Фатирлар 30, 45, 55 квадрат метрлы. Моннан тыш йортта 70 квадрат метр мәйданны биләүче кибет тә бар. Исәпләү приборлары күрсәткече буенча бу айда әлеге йорт 40 кВт электр энергиясе сарыф иткән. Һәр кулланучыга туры килүче ОДН күләмен белер өчен йорттагы фатир һәм кибет-офисларның тулаем мәйданын исәплибез:
S = 30+45+55+70 = 200 квадрат метр.
Соңыннан гомумйорт кулланган электр энергиясе тулаем мәйданга бүленә һәм килеп чыккан сумманы үз фатирыңның мәйданына бүләсең.
ОДН = 40/200 х 30 = 6 кВт (30 - фатир мәйданы).
Килеп чыккан сумма фатирга билгеләнгән ОДН була да инде.
Димәк, фатир мәйданы азрак булган саен ОДН өчен дә азрак түлисең дигән сүз.
Болар гомумйорт исәпләү приборлары булган йортларда яшәүчеләргә кагыла. Андый җиһазы булмаган йортлар өчен ОДН норматив буенча исәпләнелә.
- Бу очракта һәр йортның үзенчәлекләре: ничә катлы булуы, домофон, гомумйорт кулланышындагы башка электр приборлары, һ.б. исәпкә алына. Норматив буенча минималь күләм квадрат метрга 0,182 кВт тәшкил итә, диде А.Лукоянов.
Шәхси исәп приборлары күрсәткечен 23нән 25 нче числога кадәр язып алырга һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүчегә шушы айның 26сыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк булуын да онытмаска кирәк.
ОДН һәм аны исәпләү үрнәкләре, белгечләр фикере, счетчикларны яңадан программалаштыру вакыты белән газетаның киләсе саннарында тулырак танышырга мөмкин булачак.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланганТатарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.4300
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.11700
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.10600
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.10600
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.10300
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.9700
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.9600
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.9000
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.8800
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.8700
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.8600
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.8600
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.8500
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.8000
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.7800
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.6100
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.5300
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.4500
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.4400
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.4300
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.3800
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2500
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2100
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.1500
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика