Алабуга нуры

Сезнең гомер – күпләр өчен өлге, уйлап баксаң, хәйран калырлык

Иске Юраш авылында күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Илсур Ленур улы Гыйззатуллинның якты истәлегенә багышлана.

2021нче елның 2 июнь иртәсе. Юраш авылы өстендә хасил булган кара болытлар менә басам-басам дип тора, тынны кыса. Тирә-якта шомлылык хөкем сөрә. Авылыбызның мәртәбәле кешесен, җитәкчебезне, киңәшчебезне, остазыбызны югалту хәсрәтен аңга да, йөрәккә дә һич сыйдырышлы түгел. Ямь-яшел җәй айлары көзләр сыман сары сагыш булып ятты.
Сиңа китәргә бик иртә иде әле, Илсур Ленурович.«Үлем адәм баласына төрле чакта килер. Беренчесе туганда: бала йә тере, йә үле туар. Икенчесе көтмәгәндә, гөрләп яшәп ятканда: бусы инде үкенечле үлем. Әти-әниләр, туганнар, балалар һәм дусларга түзә алмаслык яра калдырып китә торганы. Ә өченчесе инде аның картлыкта... Газраил тырнагыннан беркемгә дә котылу юк. Теге дөньядан кайтмыйбыз, барабыз гына...» Авылыбыз мулласы йомшак тавышы белән әкрен генә күңелләргә сеңдерерлек итеп вәгазь укый.
Йорт, урам тулы халык. Әйтерсең, бар район халкы җыелган. Барыбызның да йөрәге сыкрый, мыштым гына елыйбыз. «Әле сиңа яшәргә дә, яшәргә иде. Гомерең бигрәк кыска булган икән», — дип пышылдашулар. Һәркемнең уенда, телендә — тормышының гөрләп барган вакытында Илсур Ленур улының вакытсыз үлеме...
Кулымда мәктәп музеенда саклана торган елъязма, мәктәбебез елъязмасы. Мин саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең, үземнең яшьлегемә, мәктәп елларына кире кайтам. Кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр генә җитәкләмәгән Юраш мәктәбе укытучылары коллективын. Без белгәннәре генә дә биниһая.
Кемнәр бар, кемнәр юк. Ә тормыш дәвам итә... Мәктәп, Аллага шөкер, һаман яшәрә, яши, яңара. 2000нче елны мәктәп белән җитәкчелекне авылыбызның яшь, энергиясе ташып торган егете — Илсур Ленур улы алды. Элеккеге традицияләрне дә югалтмыйча, яңалары белән тулыландырып, Иске Юраш мәктәбе белән 21 ел җитәкчелек итте. Ул эшләгән дәвердә мәктәбебез район, республика күләмендә танылганнан-таныла гына барды. 
Әйе, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм алгарышын тәэмин итүдә җитәкченең роле бәһаләп бетергесез. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә, үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучы-остазларны олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Соңгы елларда илебез мәгариф системасы тирәсендә барган үзгәртеп корулар, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелде. Мәгариф учреждениеләре елдан-ел, нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Үзгәртеп корулар әледән-әле кабатланып торгангамы, без инде аларга сагаебрак карый башладык. Әмма күп очракта, заман куйган таләпләр белән килешеп, аларны авырлык белән булса да кабул итәбез. «Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк», — дия иде җитәкчебез Илсур Ленурович. Мәгариф өлкәсендәге бер генә яңалык та Юраш мәктәбен читләтеп үтмәде. Укытучылар коллективы, җитәкчебез, укучылар белән бергәләп, мәктәпне заманча таләпләргә яраклаштырып яңарттык, төзекләндердек, берләштердек. Балаларның белем алу хокукын берничек тә чикләмәдек. Уку-укытуда югары нәтиҗәлелеккә ирешү юлларын директорыбыз белән берлектә эзләдек. Һәм әйтергә кирәк, зур уңышларга ирештек: 2008нче елда районда беренчеләрдән булып бер миллионлык грантка ия булдык, 2011нче елны Илсур Ленурович район депутаты Рәшит Галәү улы ярдәме белән барлык мәктәпләрдән дә алдан мәктәбебездә тулы ремонт ясатты, республика күләмендә үткәрелгән "Белем йортларының яңа уку елына әзерлек сыйфаты"дигән бәйгедә җиңеп чыгып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан III дәрәҗәле диплом һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләндек. Болар тагын бер мәртәбә Илсур Ленуровичның алгы сызыкта баручы җитәкче булуын раслый. Ул эшләгән дәвердә мондый эшләр бихисап булды, аларны санап бетерү һич мөмкин түгел, бөтен көчен кызганмаган, зур эшләр башкарган сәләтле җитәкче иде. Ул Юраш мәктәбе өчен янып-көеп яшәде, бөтен җанын биреп эшләде. Аның җитәкчелегендә эшләгән коллективы, укыткан, тәрбия кылган укучылары дөрес юнәлештә эшләгәнен һәрвакыт дәлилләп килделәр.
Мәктәбебезнең эш нәтиҗәсе, әлбәттә, тулысынча кадрларга бәйле. Ә бит шул кадрларны туплаучы, бердәм, дус, тату коллективны яшәтүче, аңарга көч-дәрт бирүче кеше ул иде. Илсур Ленур улы һәр укытучыны, һәр укучыны, гомумән, мәктәптәге һәр хезмәткәрне шәхес итеп күреп, алар белән киңәшеп эш итте. Һәр мөгаллим, мөгаллимәгә индивидуаль якын килеп, дәресләрендә булып, укыту һәм тәрбия процессын баланың сәләтен, мөмкинлеген истә тотып оештыруга юнәлеш бирде. Күп укый, өйрәнә, эшен нигезле, фәнни итеп оештыра белә, һәр эшне йөрәк җылысы белән башкара иде ул. Кешеләрне ярата, хөрмәт итә һәм үзен яраттыра белде. Ул туры сүзле, гадел, аралашучан җитәкчебез һәрчак хакыйкать юлыннан барырга тырышты, хезмәттәшләре белән бергә атлады һәм бездә дә, үзендә дә киләчәккә ышаныч тудырырга тырышты. Һәр башлаган эшенә кыю керешә һәм ахырына кадәр башкарып та чыга иде. Һәр эштә безгә өлге булды. Көче-дәрте ташып тора иде аның. Иң мөһиме: кеше арасында сүзе үтә, фикерләве җәһәт, тапкыр, һәр сүзендә җорлык булды. Бервакытта да үзенең кул астында эшләүчеләргә җил-яңгыр тидермәде. 21 ел дәверендә без, кош балалары кебек, аның канаты астында яшәдек.
Ул эшләгән дәвердә мәктәп коллективы, сәламәт яшәү рәвеше булдыру өчен, бар мөмкинлекләрдән дә файдаланды. Авылыбызның олысы-кечесе сокланып туя алмады шушы олы җанлы, кече күңелле кешегә, һәммәсе чын күңелдән хөрмәт итә иде үзен.
Күп көч куеп укытканы, оештыра белгәне өчен, ул Россия Мәгариф оешмасының Мактау кәгазе һәм Россия Мәгарифенең Мактаулы җитәкчесе исеменә лаек булды, күп еллар дәвамында авыл, район Советы депутаты вазифаларын башкарды, халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшәде.
Апрель аенда җитәкчебезгә 56 яшь тулган иде. Кызганыч... Кешеләр күңелендә тирән эз калдырган бу Олы Шәхес турында күпме генә җылы сүзләр әйтсәм дә, аз булыр сыман тоела. Соңгы юлга озатканда, урамнарга сыймаслык халык җыелу моның тагын бер дәлиле булды. Җитәкчебезнең мәктәбебез үсешенә керткән фидакарь хезмәте, нәтиҗәле эшчәнлеге хезмәттәшләре өчен озак еллар дәвамында үрнәк булыр.
Без, Иске Юраш мәктәбе коллективы, изге эшләр башкарган җитәкчебез рухына багышлап, урыны оҗмахта булсын дип, дога кылабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухлары шат булсын, аның турында әйтелгән җылы сүзләр, рухына багышлап кылган догаларны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Тыныч йокласын, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Ул безнең йөрәкләрдә шат күңелле булып мәңге сакланыр.

Яшәү — мизгел. Ә бит шул мизгелне
Яшәү өчен кирәк сабырлык.
Сезнең гомер — күпләр өчен өлге,
Уйлап баксаң, хәйран калырлык.

Сирәк кеше бара абынмыйча,
Тайпылмыйча туры сукмактан.
Гомерегез — саф сулы бер чишмә,
Челтерәп ага көмеш улактан.

Тапланмаган, садә, чиста килеш
Кушыла ул тормыш-елгага.
Күркәм эшләр, изге гамәл кала
Бизәк булып узган елларга.
Клара Гайнетдинова, Иске Юраш мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: