Алабуга нуры

Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган

Чит илдән килгән вәкилләр Татарстанда сайлау участоклары эшләрен югары бәяли.

Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Алай гына да түгел, Серик Егизбаев яшь гражданнарның актив булуын, кеше кая гына теркәлүгә карамастан, аның башка урында тавыш бирә алу мөмкинлеген, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен шартлар тудырылуын, сайлау участокларында видеокамераларның даими эшләвен, куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә оештырылуын, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен уңай шартлар тудырылуын югары бәяләде.

ЧЫГАНАК: http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160113/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим