Алабуга нуры

Шоколадлы пирожный

Кирәк булачак:

1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, 1 ст. сөт, 0,5 ст. көнбагыш мае, 2 йомырка, 5 аш кашыгы какао-порошок, ванилин, 1 бал кашыгы камыр йомшарткыч.

Пешерү тәртибе:

Шикәр комын, сөт, какао, көнбагыш маен бергә кушып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга.

Килеп чыккан массаны икегә бүлергә.

Массаның бер өлешенә йомырка, он, разрыхлитель, ванилин салып тагын бер кат миксер ярдәмендә күпертеп алырга.

Камырны майланган табага бушатып, 175 градус кызулыктагы мичтә 30 минут дәвамында пешерергә.

Камыр әзер булгач, мичтән алырга һәм берничә минуттан калган шоколадлы массаны өстенә салырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: