Алабуга нуры

Шәһәр чисталыгы һәм матурлыгы яшь буын кулында

19 апрельдә шәһәр һәм район мәктәп укучылары катнашында шәһәр мәдәният йортында "Яшел шәһәр" экофестиваленең муниципаль конкурсы булды.

Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының табигый байлыклардан куллану буенча урынбасары Радик Нуретдин улы Гайнетдинов, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов бар иде.

Чара район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинаның чыгышы белән башланып китте:

- Безнең өчен экология темасы икеләтә актуаль. Бу махсус икътисади зона үсүе белән бәйле. Бүген шәһәр һәм районның чисталыгы өлкәннәрне генә түгел, балаларны да борчый. Быел 2017-2022 елларда экологик белем бирү һәм экологик тәрбия муниципаль программасы эшли башлады, ул мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә ала. Бу залга узар алдыннан, кунаклар белән бергә укучыларның һәм студентларның проектлары белән таныштык. Яшь буынның шәһәр һәм районга, экологиягә шундый мәхәббәте сөендерә. Миңа сезнең кызыклы идеяләрегез ошый һәм аларны тормышка ашырырга тырышырбыз.

Укучыларның чыгышлары агымдагы экология елына, табигый байлыкларга, шәһәр һәм районда булган экология проблемаларына багышланды.

- Кече яшьтән үк экология темасы белән таныш булуыгыз сөендерә. Иң мөһиме, экология - сезнең йорт, яшәгән урыныгыз турындагы фән икәнне онытмасагыз иде, - диде Радик Гайнетдинов.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узды: "Бездән башка кем" автор видеороликлары, "Экотайм" автор шигырьләре һәм җырлары. Катнашучылар арасында иң кечкенәләр - 22 нче "Гнездышко" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга искиткеч җыр бүләк иттеләр, нәтиҗә дә сөенечле, алар - җиңүчеләр арасында.

- Бу сәхнәдә безнең республика һәм район өчен экология эшендә үзләрен күрсәткән җиңүчеләргә димломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыруыма шатмын, - дип башлады сүзен Ривал Зарипов. - Районда экологияне алга чыгару буенча зур эшләр башкарыла. Белем бирү учрежденияләрендә, балалар бакчаларында балаларны системалы, эзлекле рәвештә экологиягә өйрәтә торган программалар эшли. Бүгенге чара моның ачык мисалы.

- Динара Ямалетдинова әлеге җырның сүзләрен язды, мин аңа көй уйладым, аннары балалардан ансамбль оештырып, шушы җырны өйрәнә башладык. Экология фестиваленә заявка җибәрдек, алар безнең җырны сайлап алдылар, тыңладылар, ошаттылар һәм безне бу конкурста катнашырга чакырдылар. Бер ай чамасы әзерләндек. Без әле катнашып кына калмадык, җиңдек тә, - ди шатланып бакчаның музыка җитәкчесе Эльмира Алибаева.

Шушы ансамбльдә чыгыш ясаган Маша Галимова:

- Миңа барысы да ошады! - ди.

Ә мәдәният сараеның мәрмәр залында укучылар һәм студентларның шәһәр территориясен тагын да матурайту, ял итү урыннарын тагын да эчтәлекле итү турында, яшьләр күзлегеннән чыгып шәһәрне яңарту проектларын күрергә була иде. Барысына да күз салып чыккач, күңелгә яткан икесенә тукталырга булдым.

Берсе - шәһәребезнең танылган гармунчысы, мөгаллим Илдус Сәләхов исемендәге сквер проекты.

- Безнең сквер Илдус Сәләховка багышлана. Ул республиканың иң яхшы 100 кешесе исемлегенә кергән. Илдус Сәләхов бик иҗади кеше булган. Паркны скрипка ачкычы формасында эшләргә уйладык. 12 җырлый торган һәм төсле фонтан булачак - музыкада да 7 һәм 5 ярым тон бар. Монда 7 эскәмия, 7 яктырткыч урнашкан, болары 7 нота белән бәйле. Һәйкәлдә кош сыны сүрәтләнгән, ул очарга омтылышны аңлата. Үзәк керү юлыннан алып барысы да музыка белән бәйле парк мәдәният йортының сул ягында урнашыр дип уйлыйбыз, - диде Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Диләрә Хөснетдинова.

Икенче проект халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле белән бәйле.

- Бүген Габдулла Тукай мәйданы шагыйрь иҗатын яратучыларны берләштерә, шул ук вакытта аның иҗатын танытуны, туган җиребезгә, туган телебезгә карата ихтирамлылык, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли торган үзәк булып тора. Һәйкәл яны территориясенә агачтан Тукайның әкият геройлары урнаштырылачак. Ул матур һәм зәвыклы ял итү урыны булып аның әкиятләре аша тәрбияләнгән халкыбыз җанына рәхәтлек, тынычлык һәм рухи азык бирәчәк һәм киләчәк буын өчен ул менә дигән, шәп шигърият мәйданы булачак, - дип сөйләде Искәндәр Мирзаһитов.

Ә без үз чиратыбызда бу проектлар тормышка ашыр һәм мең еллык тарихы булган, экологик яктан чиста, гүзәл шәһәребез тагын да матурланыр, дигән уйда калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!