Алабуга нуры

Шәһәребезнең Мактаулы гражданины вафат

Салихҗан Габдуллинга шушы көннәрдә 88 яшь тулган булыр иде.

15 мартта Салихҗан Габдуллин арабыздан китте. 10 апрельдә аңа 88 яшь тулган булыр иде.


Салихҗан Галимҗан улы күпләргә КПССның Алабуга шәһәр комитетының беренче секретаре (1969-1979 еллар) буларак таныш.


Салихҗан Галимҗан улы 1933 елда Татарстан АССРның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында туа. 1957 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Инженер-механик белеме алгач, яшь белгеч туган районына кайта, авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укыта башлый. 
Салихҗан Габдуллинны 1969 елда КПССның шәһәр комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда аэропорт, Алабуга педагогия институты тулай торагы, сөт заводы, йөзү бассейны, Техника йорты һәм шәһәрнең яңа өлешендә торак төзелде. Шулай ук ул авыл хуҗалыгына да аерым игътибар бирде. 
Салихҗан Галимҗан улы ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
Аның үлеме күпләр өчен зур югалту.

Гүзәл Таҗиева:
— Ун ел дәвамында Салихҗан Галимҗан улы белән эшләү бәхетенә ирештем. Ул вакытта Алабуга районына Бондюг (хәзерге вакытта Менделеевск) районы да керә иде. Ул кырыс, принципиаль, шул ук вакытта гадел кеше булды. Салихҗан Галимҗан улы тормышны, үзенең гаиләсен яратты, позитив кеше, һәркемне хөрмәт итте. Башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә иде. Алабуганы яратты. Ул эшләгәндә И.И.Шишкин музей-йортын реставрацияләү башланды. Салихҗан Галимҗан улы ферма эшчеләре ял итә алсынга авылларда терлекчеләр өчен йортлар билгеләде. Җәен агитбригада булып кыр станнарына чыгалар иде. Урып-җыю вакытында концертлар үткәрелде. Салихҗан Галимҗан улы белән без аның соңгы көннәренә кадәр хәбәрдә тордык.


Шамил Дәүләтшин:
— Салихҗан Галимҗан улы белән элек бергә эшләдек. Ул мине Алабугага яшь белгеч буларак чакырды. Ул вакытта Алабуга 40 мең халкы булган зур булмаган шәһәр иде. Кадрларга кытлык кичергән замана. Укытучылар, табиб һәм башка белгечләрне монда калдыру өчен, ул Нефтьчеләр проспектында ике йорт төзергә кушты. 1976-1978 елларда, әле М-7 федераль трассасы төзелә башлаган вакытларда, Салихҗан Галимҗан улы әлеге трассаның Алабуга районы аша узуына, ә авыллардан М-7 трассасына кадәр ара биш чакрымнан да артмавы өчен тырышты. Аның тырышлыгы белән КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы тарафыннан Морт зонасын үстерү турында карар кабул ителде. Халык аны яратты, Салихҗан Галимҗан улы һәр кешегә шәхси якын килү юлын таба белде.


Геннадий Баганов:
— Шәхсән миңа Салихҗан Галимҗан улы белән бергә эшләү насыйп булмады. Пенсия яшендә булуга карамастан, ул энергияле, күтәренке рухлы булды. Алабуга районы өчен күп көч куйганлыгы турында, авыллар, үзе эшләгән дәвердә барлыкка килгән сөтчелек комплексы турында шатланып сөйли иде. Салихҗан Галимҗан улы КПССның Алабуга шәһәр комитетының беренче секретаре генә түгел, шулай ук партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе дә иде. Республика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә аның казанышлары күп булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: