Алабуга нуры

Шәһәрнең тарихи өлеше: тәртипкә китерергә һәм төзекләндерергә

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев дүшәмбедә Алабуганың тарихи үзәген карап йөрде.

Шәһәрнең тарихи үзәген карап чыгучылар, шулар арасында – торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү предприятиеләре җитәкчеләре, музей-ядкарьлек хезмәткәрләре, алларына игътибар тиешле төп проблемаларны ачыклау бурычын куйды. Ленин мәйданын караудан башладылар. Биредә бүген тулы көченә үзгәртеп кору бара. Мең еллык шәһәребезнең тарихи йөзен һәм аның туристлык маршрутларын саклауны бөтен күңеле белән кайгыртучы, Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко шунда ук Рөстәм Нуриевнең игътибарын Гассар урамында барган эшләрнең озакка сузылуына җәлеп итте. Шәһәрнең бу өлеше алабугалылар яратып йөри торган урынга әйләнде, әмма соңгы ун ел эчендә урамнарның тышкы күренеше начарайды.

Алга таба – Казан, Тойма, Спас урамнары буйлап аска төштеләр һәм яңадан –Нефтьчеләр проспекты буенча. Җитәкчеләр әледән әле тукталыш ясады. Төп туристлык урамын чүптән һәм кышын кардан чистарту турында да фикер алыштылар. Шәһәр төзеклеге кагыйдәләренә караганда, якын-тирәне шушында урнашкан кибет, сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы бинасы хуҗалары тәртиптә тотарга тиеш, Казан урамында алар җитәрлек. Шулай да һәрберсе үз бурычына җаваплы карамый. Шунлыктан чәчәк түтәлләрен чүп баскан, юлга түшәлгән таш арасына үлән үскән, чүп-чар таралып ята, кышын – кар көртләре һәм бозлавык. Бу кыенлыкны чишү өчен, муниципаль контроль бүлегенә сәүдә нокталары ияләре белән тыгыз бәйләнешкә керергә, кирәк булса, тәртип бозучыларга административ җәза кулланырга тәкъдим иттеләр.

Тарихи өлештәге кайбер биналар, аларны тиешенчә карап тоту шарты белән, хосусый милеккә тапшырылган иде. Милекчеләрнең барысы да үз вазифаларын үти дип булмый – кайбер фасадлар буялган, кайсыларының күренеше бөтенләй шатландырмый. Мәсәлән,Казан урамындагы 47нче йорт. Бинаны сатып алучыга тәрәзәләрдәге ватык пыялаларны булса да алыштырырга кушылган, инвестор моңа аларны барыбер ваталар дип җавап биргән. Шул рәвешле, Казан урамында видеокүзәтү камералары урнаштырырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Алар шәһәрнең тарихи кыйммәткә ия буш биналарын сакларга булышачак.

− Күпкатлы йортлар яныннан үткәндә, күреп торабыз, монда яшәүчеләр тәртип салырга атлыгып тормый. 73нче Федераль Закон буенча, мәдәни мирас корылмаларына керә торган йорт өчен, беренче чиратта, аның иясе җавап бирә. Биналарны саклау проблемаларын чишүдә, минемчә, идарә компанияләре, хакимият кенә түгел, биредә торучылар үзләре дә актив катнашырга тиеш, −ди Гөлзада Руденко.

Рейдта катнашучылар Нефтьчеләр проспектындагы чишмә янында да тукталды. Суы акмаса да, әлеге урынны җыештыру мөһим. Моның өчен шәһәр өмәсе оештырырга ниятлиләр.

Ике сәгатьләп йөргәннән соң, алда эшләр зур дип әйтергә мөмкин. Тиешле хезмәтләргә һәм бина хуҗаларына тирә-якны җыештырырга кушылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: