Алабуга нуры

Шәһәрнең тарихи өлешен яңарту буенча фикер алыштылар

Музей-ядкарьлекнең конференц-залында тарихи өлешне үстерү концепциясе һәм инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләр тудыру турында сөйләштеләр

Утырышта ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев, КФУ проректоры Марат Сафиуллин, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко, биналарның — мәдәни мирас объектларының хуҗалары, эшмәкәрләр катнашты.
— Бу утырыштан без конкрет тәкъдимнәр көтәбез. Безнең бурыч — шәһәрнең тарихи өлешендә яшәр һәм эшләр өчен шартлар тудыру, — диде Рөстәм Нуриев.
Шәһәрнең тарихи өлешен карап чыгу барышында әлеге территорияне үстерүнең бердәм стратегиясен булдыру идеясе туды. Гөлзада Руденко хәбәр иткәнчә, Алабугада федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия 184 мәдәни мирас объектлары бар, шуларның утыздан артыгының хуҗасы юк, бер өлеше муниципаль милектә. Мәдәни мирас объектлары булып саналган күп кенә биналар бүген бик аяныч хәлдә. Милекчеләр аларны канун таләп иткәнчә карап тота алмый. Нәтиҗәдә, бу тирәдә кибетләр ябыла, чөнки сатып алучылар азая, калган кешеләрнең дә түләү сәләте кими. 
Аңлашыла ки, мондый вакытта проблемалар барлыкка килә, аларны чишү муниципалитеттан гына тормый. Шуңа бәйле рәвештә район җитәкчелеге республика Хөкүмәтенә тәкъдимнәр белән чыкты, ул Алабуганың тарихи өлешен үстерү концепциясен эшләү идеясен хуплады. Өстәвенә, бу тәҗрибәне Татарстанның башка шәһәрләре дә үзләштерергә мөмкин. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов проблемаларны хәл итү юлларын билгеләгән тарихи өлешне үстерү концепциясен тәкъдим итте. Шулай итеп, булган эшмәкәрлекне саклап калу һәм яңаларын җәлеп итү өчен салым буенча ташламаларын кертү, аз катлы торак һәм социаль инфраструктура белән төзелеш планын эшләү, паркларны төзекләндерү һәм пляж булдыру, коммуналь инфраструктураны яхшырту планлаштырыла. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында туризм инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм вакыйгалы чаралар санын арттыру зарурлыгын ассызыклады.
— Сез җитди проблеманы чишәргә алынгансыз. Милекчеләр биналарны тиешле хәлдә тотсын өчен эшләргә кирәк. Инвесторлар өчен тарту көче булып төрле юнәлештәге вакыйгалы чаралар санын арттыру булырга мөмкин. Янәшәдә генә махсус икътисади зона булуын исәпкә алып, бу сәнәгать күргәзмәләре була ала, — диде ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шулай да, иске Алабуганы торгызу мөмкинлеге бармы?
— Мондый сорауларны чишкән вакытта барысын да үлчәп, аналитика ясап хәл итәргә кирәк. Икътисади күрсәткечләргә игътибар белән карау зарур. Мисал өчен, Алабуга эшмәкәрләренә мәдәни мирас объектларын сатып алу һәм аларны реставрацияләү ни дәрәҗәдә кызыклы булачак? Бу бик зур җаваплылык. Чаралар комплексы һәм ярдәм, һичшиксез, кирәк. Бу шәһәр башкарма комитетының да зур эше. Мин ышанам, якындагы елларда без, алда күп кенә эшләр башкарылуга карамастан, ниндидер алга китеш күрәчәкбез, — дип шәрехләде Олеся Балтусова.
Утырышта катнашучылар шәһәрнең тарихи өлешен карап чыктылар, музей-ядкарьлекнең саклау территориясендә урнашкан 25 мәдәни мирас объектларын карадылар.
Шул ук көнне утырыш нәтиҗәләре буенча Алабуга тарихи-мәдәни үзәген үстерү концепциясен төзергә, шәһәрнең иске өлешендә яңа төзелеш мөмкинлекләрен һәм перспективаларын карарга, тарихи һәм табигый ландшафтны саклап калу максатыннан эшче төркем төзү буенча эш башланды. 
Концепцияне эшләү кысаларында берничә чара планлаштырылган, алар арасында Алабуга халкы белән очрашу, архитектура һәм төзелеш семинарлары, креатив индустрияләр семинары һәм туризм мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: