Алабуга нуры

Үсәли канат куйды

Нәни каторжан Тәкъдиренә шулай язгандыр инде, туры сүзле Хуҗи агайны колхоз рәисе өнәп бетерми һәм кырык җиденче елгы Сталин репрессияләренең икенче дулкынында "халык дошманы" ярлыгы тагып, Себер якларына сөрдерә. Үзләре белән алырдай әлләни әйбере дә булмаган аларның, йорт башының кулларында берничә төенчек тә, Миннур апаныкында нәни генә төенчек.

Хатынның йөрәге өзгәләнә, биредә әле күптән түгел генә ике яшен тутырган нарасые кала аның. Ерак юлга алып чыгарга кызганалар. Дөнья хәлен кем белгән? Сабыйны әлегә Хуҗи агайның бертуган энесендә калдырып торалар. Ике ел үткәч, икенче "әти"гә әйләнгән абыйның Миңнеәхмәтне ерак Себергә озатып куясы, һәм шуннан дүрт яшьлек баланың нәни каторжан булып китәсе бар. Әлегә аннан башка гына поезд тәгәрмәчләре тук та тук көнчыгыш тарафка сузылган рельслар озынлыгын саный. Очсыз-кырыйсыз тайга читенә сыенып утырган разъездлар, анда-санда аланлыкларга сибелгән авыллар алдагы билгесезлеккә әйдәүче составны битараф кына озатып кала.

Ниһаять, Хуҗи агай хатыны белән үзләренә тәгаенләнгән Кемерево өлкәсенең Прокопьевск каласына килеп җитә.

Яшәү урыннары - бернинди дә уңайлыгы булмаган озын агач барак. Анда ун гаилә төн кунарга, көн итәргә тиеш.

Әдһәм улы Хуҗи баштагы мәлдә берүзе шахтада эшләп ала. Эш җиңелдән түгел, ашау ягы да такыр. Атнасына бер мәртәбә НКВД агентына барып күренү мәҗбүри. Моның өчен 20 чакрым ара үтәргә кирәк. Шулай итмәгәндә аны, гаип булганнар исемлегенә кертеп, качкан дип сөрән салачаклар.

Хатының һәм яшь бала белән кая барасың соң? Җитмәсә, Миннуры икенчесенә авырлы. Прокопьевскида төпләнеп тамыр җәергә дә өлгермиләр, яңа тору урыны - Юрьев бистәсенә әйдиләр. Биредә Миңнеәхмәтнең сеңлесе Банат, якты җиһанда яшәргә хакы барлыгын раслап аваз сала. Хуҗи агайның инде шөгыле башка: ул урман кисү эшенә йөри. Бер дигән иттереп мунча җиткерә. Балаларына да, үзләре өчен дә рәхәт. Тик монда тотарлар, бәлки, дигән өметләре акланмый. Янә күченү, янә яңа урын. Гаиләдә хәзер дүрт җан гына түгел, өстәл янына, әнисенең алдында булса да урын даулап, кечкенә Галиәхмәт бишеген дер селкетә. Бер Хуҗи агайның эшләгәне белән генә очны-очка ялгап барулары һай катлаулы. Миннур апа әле укырга да кермәгән Миңнеәхмәтенә кечкенә кызын һәм улын карауны ышанып, чучка фермасына эшкә керә. Хезмәте җиңелләрдән түгел, барысы да кул көченә исәпләнгән. Миңнеәхмәт бик тырыш балага охшаган. Аз гына буш вакыты булды исә (аның инде беренче класста укып йөргән чагы), йөгереп әнисе янына килә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Әнисе һәммә эшкә җитешә алмый. Суны фермадан чакрым ярым чамасы арырак җәйрәп яткан күлдән алып кайтасы. Ул ашыга-ашыга дәү имән мичкә салынган арбага үгез җигә һәм кузлага үрмәләүче Миңнеәхмәтен: "Берүк чамалап йөри күр, балакаем", - дип озатып кала. Өйдә аны дүрт күз белән кечкенәләре көтә. Миңнеәхмәт арба башына менеп утыргач, өлкәннәргә охшатырга тырышып: "На, малкай", - дип аваз сала. Үшән үгез теләр-теләмәс урыннан кузгала. Сабыйның үрсәләнеп әйдәкләвенә колагын да селкетми ул. Сай сулыкның уртасына ук кереп, ашыкмыйча, озаклап сусавын баса. Ә Миңнеәхмәт бу вакытта чиләк белән мичкәгә су тутыра башлый. Көн эссе булганда, үгезе күлгә сузылып та ята. Үз вакыты җитмичә, торгызам димә аннары.

Көз җиттеме, Миңнеәхмәт олырак малайларга ияреп, кедр күркәсе җыярга йөри. Биштәрләрен тутырып чикләвек алып кайталар да, учак өчен махсус чокыр казып, ут тергезәләр. Ләгәндә су кайный. Шуңа күп итеп күркә тутыралар. Соңыннан пешкән кабыкны чикләвектән куптарып алу берни тормый. Малай, тимер юл станциясенә барып, көнчыгыш һәм көнбатышка көн-төн агылучы юлчы һәм хәрбиләргә чикләвек сатып, аз гына булса да акча юнәтә.

Кайтуга өмет

Сталин үлгән... Бу хәбәр ничектер үз язмышларына күнегеп үк булмаса да, килешеп яшәргә мәҗбүр ителгән барак хуҗаларын сискәндереп җибәрә. Күңелләрендә нәни генә булып өмет чаткысы кабына. Бәлки... бәлки әле туган якларга да кайтырга рөхсәт итәрләр? Тик өметләр акланмый. Сөргендә яшәүчеләр тормышы һаман да иске эздән агыпмы ага. Мәскәүгә, Югары Советка юлланган хатка да хәбәр юк.

Ул да түгел, яңа урынга күченергә фәрман килеп төшә. Хуҗи агайның янә тырышлыгы бушка китә: яңа мунча өлгертүенә нибары ярты ел. Чегән тормышында яшәргә мәҗбүр ителгән сөргендәгеләрнең инде бишенче күченү урыны була бу. Хопкино станциясе дип аталган җирдә Миңнеәхмәт өченче сыйныфка укырга йөри. Инде илле бишенче елның яз җилләре исә. Сталин вафатына да ике елдан артык. Мәскәү ерак, ул һаман дәшми. Нахакка рәнҗетелеп, Себергә киткәннәрнең икенче күмәк хаты язылганга да байтак гомер үткән. Ә җавап юк. Чарасызлык җаннарны талый, аяк-кулларны богаулагандай итә. Эшләгәннәре - эш, ашаганнары аш түгел...

Тансыклаган туган җир

Ниһаять, амнистия! Поезд, зәңгәр һавага соры төтен бөрки-бөрки, тайганы аралап, көнбатышка чаба. Инде ун яшен тутырган Миңнеәхмәткә бар да кызык. Вагон тәрәзәсеннән күзен дә алмый. Аның янәшәсендә - сеңлесе Банат белән энесе Галиәхмәт. Кечкенә Рәшит - әниләре кулында. Рәхәтләнеп, изрәп йоклый. Төш күрә бугай, ара-тирә нәни авызын чәпелдәтеп елмая. Бәлки, төшендә әниләре дөньяга тудырачак җиде энесе вә сеңлесен күреп сөенәдер...

Йөгерек Нократ буендагы Мамадыш җирләре, әнә, нинди гүзәл икән син! Туган авылы Үсәлине әти-әнисе сөйләве буенча гына белсә дә, нәкъ менә шулай күз алдына китерә иде ул: гөрләп торган зур базары (элгәре заманнарда даны әллә кайларга таралган булган), хастаханәсе, икмәк пешерү заводы, МТСы һәм урта мәктәбе булган авыл бу. Үткән гасырларда аны Өчиле дип тә йөрткәннәр. Әтиләренең бабасы Бәһрәм күп еллар Өчиле старостасы булып торган. Аны гаделлеге өчен хөрмәт иткәннәр. Угры халкы аны торыктай дәү гәүдәсе, нык йодрыгы өчен хөрмәт иткән. Миңнеәхмәт ерак җирләрдә белемне чит телдә үзләштергәнлектән, Үсәлидә татарча белем эстәү җиңел бирелми. Ул, гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, кул арасына бик иртә керә.

Хуҗи агай бәрәңге бакчасының унбиш сутыена суган утырта. Түтәлдәге чүп үләнен утау һәм бакча башындагы инештән су ташып яшелчәләргә сибү - шулай ук Миңнеәхмәт җитәкчелегендәге ике-өч үсмергә йөкләнә.

Гомерләр аккан сулар кебек үтә тора. Малай үсеп буйга җитә. Ул инде Сабан туйларында мәйдан тота. Энеләре дә аның шикелле үк көрәшергә маһир була.

Хыяллар чынга аша

Медицина институтында белем алганда Миңнеәхмәт төннәрен хастаханәдә кизү тора, ял көннәрендә вагон бушата. Ул Себер ристаны булган чагында ук көнен үзе күрергә өйрәнгән инде.

Медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлаган егетне Мамадыш районының Шәдче авылы хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Өч елда ул үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтеп өлгерә. Һәм бу аны Яңа Чишмә районының үзәк хастаханәсенә баш табиб сыйфатында җибәрергә сәбәп була.

Тора-бара Алабуга шәһәр партия комитетының беренче секретаре Салих Габдуллин чакыруы белән өметле табиб табигатьнең хозур почмагына урнашкан нефтьчеләр санаторий-профилакториен җитәкләргә алына. Яңа савыктыру бинасын җиткерә. Ял итәргә, сәламәтлек ныгытырга теләүче нефтьче халкының исәбе-саны юк. Монда һәммәсе - аның тырышлык җимеше. Тик нәни мәхбүс вакытында ук башбирмәс булып үскән фигыле бу юлы да Миңнеәхмәткә түрәләр белән уртак тел табарга комачаулый. Белемен күтәрергә карар кыла. Ә аннары Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең рентген кабинеты мөдире булып эшли башлый. Соңрак исә Алабугага күчеп, анда табиб-рентгенолог хезмәтен башкара...

1997 елны оста Минск ГИДУВында нурланыш диагностикасы буенча белемен яңарта.

Шөһрәтле белгечкә, Татарстан Президентының 1998 ел, 2 март Указы нигезендә, "Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Ул - югары категориягә ия белгеч.

2005 елдан башлап үзенең ультратавыш диагностикасы буенча тикшерү үзәге ачып җибәрде бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия бу ир заты. Йөрәктән башка барлык эчке әгъзаларны тикшерәләр монда һәм куйган диагнозларының төгәллеге 95 процентка җитә. Шуңадыр да инде тәкъдим вә тәнкыйтьләр журналында бары тик мактау сүзләре генә язылган.

"Язмыштан узмыш юк", - диләр бит. Бу сүзләрдә хаклык күп. Бүгенге көндә Миңнеәхмәт Хуҗи улы ялгыз башы гына ул үстерә. Аңа 26 февральдә 68 яшь тулды. Әле ир уртасы яшендәгеләр сәламәтлегенә ия, сабыр, тыныч һәм олпат бу шәхескә эшендә һәм тормышында зур уңышлар теләп, кешеләр сәламәтлеген кайгыртуда һаман армый-талмый иҗтиһад итүен теләп каласы килә. Бер төркем якыннары һәм дуслары исеменнән

Фирдәвес Хуҗин

Рәсемдә: Миңнеәхмәт Әдһәмов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: