Алабуга нуры

Сәлимә әбинең бер көне

Сәлимә әбинең туган көне 28 майда. Быел шимбәгә туры килүе шундый әйбәт булды, балалары җыелышып кайтты. Бер улы аңа телефон бүләк итте. Кич буе әниләрен аннан файдаланырга өйрәтте.

Икенче көнне мич алдында коймак пешереп йөргән Сәлимә әбине өлкән улы чакырып алды да:

- Әни, телефоныңны болай кояш туры төшә торган урында калдырма, экраны сизгер, - диде.

- Ә-ә, шулаймыни, улым? Күләгәгә куярга, дисеңме?

- Күләгә дигәннән, дөньяда нәрсә генә өйрәнелми, диңгез төбе дә, ерак космос киңлеге дә, ә кешенең шәүләсе "күләгәдә" кала бирә, - диде ул, өстәл артына утырып. Әнисе кире мич каршына басты. Кече кызы Сания, бала чагындагы сыман, табадан төшкән коймакны эләктерде дә, аны бер учыннан икенчесенә күчереп, суыта башлады.

Рифат сөйләвен дәвам итте:

- Славяннар күләгәне кеше тәненнән бөтенләй аерылып, зыян китерә дип санаган. Берәү дошманының күләгәсенә басса, начар сүзләр әйтсә, кеше үләргә мөмкин, күләгә кеше тәненең аерылмас өлеше, дип исәпләгәннәр.

- Тотынды абый лекциясенә, - диде Саҗидә һәм өстәлгә куелган чынаякларга сөт сала башлады.

- Миңа сөтсез генә, - диде Сания. - Шуннан, абый?

- Болгарлар сихерче кешегә суксаң, ул авырту тоймый, ә менә усак агачы белән күләгәсенә орсаң, сихер көче югала дип ышанган.

Саҗидә бәләкәй чәйнектән куе чәй агызды да, зур чәйнекне алып килеп, кайнар чәй ясады.

- Анысын гына минем дә ишеткән бар, - диде ул. - Күп кеше күләгәгә басарга ярамый, ди.

- Ирландиядә: "Кеше күләгәсенә бассаң, аңа уңышсызлык китерәсең", диләр. Руслар: "Үләр алдыннан кешенең күләгәсе юкка чыга", белоруслар: "Күләгәнең чагылышын акбур белән сызып алып яисә инәләр белән читләрен кадап чыгып, кешедән бөтен авыруын яки бозымын "алып" була", - дип ышана.

Ул арада әниләре табынга күпереп пешкән коймакларын китерде.

- Әле барыгыз да юкмыни? - диде ул, як-ягына каранып.

Шуны гына көткәндәй, олы якка кече малае Ришат килеп керде:

- Әни, тәмле ис бөтен урамга таралгандыр.

- Сезне озаткач, күршеләремне чәйгә чакырырмын. Утыр, балакаем.

Саҗидә аның алдына да чынаяк куйды.

- Син кайда йөрисең соң? Абыең сөйләгәнне ишетми калдың менә.

- Нәрсә турында?

- Кү-лә-гә-ләр!

- Аның сөйләр нәрсәсе бар? Яктылык булганда, теләсә нинди әйбердән күләгә барлыкка килә.

- Тагын бер акыллы баш! Эш бит анда гына түгел, - диде Саҗидә. - Кайберәүләр күләгәдән курка. Кеше вафат булгач, өй эчендәге көзгеләрне каплап куялар.

- Аңы чиста булганда, кеше үз шәүләсеннән курыкмый. - дип аңлата башлады абыйлары. - Үлгән кешенең җаны үз шәүләсен күрергә тиеш түгел, андый бүлмәдә исән кешеләргә дә чагылырга ярамый. Анысы башка нәрсә. Мин әле сезгә Хиросима күләгәләре турында әйтмәкче булам. Хиросимада шартлау үзәге булган Айон күперендә тугыз кешенең күләгәсе ята. Көчле нурланыш кешеләрнең чагылышын бу күпер өстендә мәңгелеккә калдырган.

Сугыш белән бәйле тагын бер очракны әлегә кадәр аңлата алмыйлар. Германиядә Битигхайм дип аталган бәләкәй генә бер шәһәр бар.

Анда коточкыч хәлләр күзәтелгән: йортларның стеналарында ун елга бер тапкыр кеше шәүләләре пәйда була, һәм алар, тере кебек хәрәкәтләнә.

1991, 2001елда булган бу күренешләрне 1941 елда еврейларны күпләп юк итү белән бәйләүчеләр бар.

Моңа кадәр эндәшми генә утырган әниләре түзмәде:

- Cин хәзер шәүләләр өйрәнә башладыңмыни, улым? - дип сорады.

- Әлегә кызыксынам гына.

- Кешеләрчә күмелми калган мәетләрнең җаны шәүлә булып күренсә дә, гаҗәп түгел.

− Күңеллерәк тема тапмадыгыз инде, − дип бүлдерде аларны Сания. - Әни, авыл яңалыкларын сөйләрсең, бәлки?

− Алары күз алдында инде. Юл уңаенда күргәнсездер: авыл башында яңа ветеринар пункт тора әнә, бирегә табарак фельдшерныкы.

Сүз иярә сүз чыгып, авыл хәбәрләренә күчтеләр. Кем яңа машина сатып алган, кемнең малае йорт салып кергән.

Сөйләр сүзләр бетмәсә дә, китәр сәгатьләре якынлашты, әмма әниләренең ялгызы гына ничек көннәр үткәрүе турында берсе дә сүз кузгатмады. Сәлимә әби үзе зарланмады. Җиде ел инде балаларын каршы ала, озатып җибәрә. Баштарак аны үзләре янына чакырмадылар түгел, чакырдылар, әмма торган нигезен ташлап китәсе килмәде аның. Карты вафат булганнан соң, бер көн дә тора алмас кебек булса да, тора-бара ияләнде.

Менә бу юлы да балалары артыннан капкасын ябып, алар күздән югалганчы, карап торды. Аннан соң әйләнеп керде. Яңа гына шау-гөр килеп торган өй эче бушап калган иде. Күршеләрен чакыру уеннан да кире кайтты. Сүз бер үк эзгә төшәчәген белә бит ул: берәрсе яныңа кайтып торабыз, дип әйтмәдеме, диячәкләр, ә аның акланып утырасы килми.

Киләсе атнага - Сабан туе. Бәйрәмгә дә кайсы да булса кайтыр. Сабан туена бүләкләр алып куйыйм әле дип, Сәлимә әби җитез генә киенде дә, кибет урамына китте.

Инешне борылгач, яшел чирәм уртасыннан салынган сукмактан барганда, аны күршесе куып җитте.

− Күз тимәсен, кызлар кебек йөрисең әле, − диде ул.

− Аллага шөкер, аяк-кул исән булганда.

Аларга каршы килүче Закир бабай туктатты үзләрен:

− Чибәр түтиләр кая китте?

− Бу тыкрыктан тагын кая барып була микән соң? - дип көлде Сәлимә. Шул чагында аның күзе чирәмдә чагылган күләгәләргә төште. Аның шәүләсенә баса күрмәсеннәр дип, ул кинәт кенә читкәрәк китте.

− Курыкма, мин бүген аек, − диде карт, моны үзенчә аңлап. - Карчык сыек май алырга җибәргән иде.

Ул киткәч, күрше Вәсимә пышылдап кына:

− Салган чагында бәйләнәме әллә? - дип сорады.

− Юк ла. Андый вакытында ул урамның бер башыннан күренсә, мин икенче чаттан әйләнеп узам.

Закир бабай урам аша гына тора. Аңа зыяны тимәсә дә, Сәлимә начар гадәтлеләрдән ераграк йөрү ягын карый.

Кибеттән кайткач, Сәлимә әби тавыкларын ашатты. Аннан соң телефонын кесәсенә салып, бакчага чыкты. Бәрәңге буразналары арасында күренгән билчән аңа күптән тынгы бирми иде инде. Чүп үләннәре утап йөргәндә, кинәт: "Нажмите один", − диюләрен ишетте. Тураеп басуына: "Выбор не сделан", − диде кесәдәге тавыш.

− Хикмәт, син икән әле, кеше куркытучы, − диде карчык, телефонын кулына алып. Экранында берничә цифрлы язу чыккан, ялгыш кына берәр төймәсенә басылгандыр, күрәсең.

Хәл алырга булды, өенә кереп, чәй кайнатырга куйды. Суыткычын ачты да, күзе майонез кабына төште. Аның тышына: "Живой" дип язылган иде. Сәлимә әби көлеп җибәрде:

− Пилмәннәргә дә шулай яза башларлармы икән?

Балалары алып кайта да, салатка, ашка ярый дип, калдырып китә. Әниләре майонезга ияләнмәгән. Салат өчен аңа көнбагыш мае булсын, ашка сөт өсте салырга күнеккән.

Кичен кабат бакчага чыкты, түтәлләренә су сипте. Ишегалдындагы эшләрен бетереп, өенә керүгә, балалары шалтырата икән. Кич буе дүрт баласының әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшеп, вакыт үткәнен сизми дә калды.

Төшендә дә телефоны керде. Ул галәмәт зурайган, өй буенча очып йөри, имеш, аның күләгәсе дә мичнең алгы ягын бөтенләй каплап-каплап ала. Үрелеп, төймәләренә кагылмакчы була, берәрсенә бассаң, кечерәер иде, дип уйлый. Ул арада урамда җил купты, тәрәзә капкачлары каерылып китеп, кинәт ачылды, карчык аларны тизрәк ябарга ашыкты. Телефоны тәрәзәдән чыгып китсә? "Бөтен авылны аның күләгәсе каплар", − дип уйлады ул һәм уянып китте.

Телефоны өстәл өстендә тыныч кына ята иде.

Зәйнәп ХАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: