Сәнәк белән кар чистарту кебек...
Хезмәт күрсәтү тарифларын кем уйлап чыгарды икән? Хезмәтләрне нәрсәгә салып үлчиләр? Квадрат метрдан чыгып түләүләр дөресме?
Алабугадагы Әйләнеч шоссе урамы, 25 нче йортта яшәүчеләрне әнә шундый сораулар борчый. Фатир хуҗалары йорт өчен җаваплы Мирхәт Бәдертдиновны шул гозер белән торак-коммуналь хуҗалык департаментына юллаган. Өлкән яшьтәге мөхтәрәм Мирхәт абый, сорауларына җавап таба алмыйча, аптырап булса кирәк, безгә аһ-зарларын сөйләп чыкты. Әмма чиновникларның безнең гәҗит белән әлләни дус булмавын искә алып, без аңа урыс телендә чыга торган газета редакциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдек.
М.Бәдертдинов йортта яшәүчеләр мәнфәгатен кайгыртып килгән икән, аның гозерен без укучыларыбыз игътибарына җиткерергә булдык. Бәлки әле телен онытып бетермәгән кайбер чиновникларның да күзе безнең газетадагы язмага төшәр, гел үк өметебезне өзеп бетермик.
Бүгенге көндә халыкны ни-нәрсә борчый соң? Беренчедән, торак-көнкүреш хезмәтләренә тарифларның фатирда яши торган кеше саныннан түгел, бәлки квадрат метрлардан чыгып билгеләнүе. Мирхәт абый әйтмешли, 50 квадрат метрлы фатирда яшәүче ялгыз пенсионер ишегалдын чиста тоту, чүпүткәргеч һәм подъездларны җыештырган өчен ни өчен фатир мәйданыннан чыгып түләргә тиеш соң әле? Бик кызык килеп чыга бит: ишегалдын кеше түгел, квадрат метрлар чүпли була түгелме... Яки чүпүткәргечләрне йогышсызландыру-дератизацияләү, подъездларны җыештыруны карагыз, монда да шундый ук хәл. Әле акчасын да бик рәхәтләнеп түләр идең: хезмәт күрсәтү сыйфаты ташка үлчим ич. Бу уңайдан Мирхәт Бәдертдинович тагын бер гыйбрәтле мисал китерде: февраль башында кар явып киткәннән соң, ишегаллары ничә көн чистартылмый ятты. "Кар эттерергә дип килгән трактор чүмечен күтәрттереп, ишегалдын берничә тапкыр урады да карны таптатып китеп барды. Шәһәр башкарма комитетының кабул итү бүлегенә шалтыраткач, миңа җиделәп телефон номеры бирделәр, әмма аларның берсенә дә шалтыратып сөйләшү бәхетенә ирешеп булмады",- ди ул тирән көрсенеп. Чиновниклар эшләргә тиешле хезмәткә алынган Мирхәт агайны юатырлык сүзләр табып булмады, әлбәттә.
Шул микрорайонда яшәүче буларак, мин Мирхәт абый белән бик килешәм. Чыннан да, шәһәр читендә булгангамы, безнең йорт һәм ишегаллары гел игътибардан читтә кала. Җитмәсә, Әйләнеч шосседан үтүче машина-техника тавышыннан колак тонса, канализация торбаларыннан килә торган сасы искә чыдарлык түгел. Әйтерсең, бәдрәф эчендә яшәп ятмыш... Ә шулай да ай саен 4-5 мең сум торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә керә дә утыра.
Россия Федерациясе Законнары нигезендә ут, су, җылылык тарифлары Татарстан Республикасының Тариф комитеты тарафыннан көйләнсә, калган хезмәтләргә тарифларны идарәче компанияләр үзләре билгели. Әйтергә кирәк, алар очсыз түгел. Күпчелек хезмәт төрләренең квадрат метрлардан чыгып билгеләнүе, билгеле ки, ризасызлык тудыра. Халыкның идарәче компанияләрне сайлап алу, эшләргә мәҗбүр итү турында башына да китереп карамавыннан, бердәм туплана алмавыннан файдаланган идарәче компанияләр ни теләсә, шуны эшли. Күпме каерасы килсә, шуның кадәр каера. Җирле хакимият бу мәсьәләгә дә йөз белән борылса, без бик рәхмәтле булыр идек.
Ш.Габиди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.6500
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.15300
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.15200
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.11600
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11500
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11300
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11200
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10500
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.10200
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9900
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9500
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9300
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.9200
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.9200
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.9100
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8600
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8600
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.8300
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8200
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.7400
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.6900
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.6800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.6500
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.6300
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.6200
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.6000
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.5900
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5700
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.5500
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4900
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4500
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4400
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика