Алабуга нуры

Солдат хат ташучы була ала

Газета-журналларга язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Быелгы язылуның үзенчәлекләре нидә, алабугалылар ниләр укырга һәм яздырырга ярата - бу турыда безгә Алабуга районара элемтә бүлеге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлов сөйләде:

- Газета-журналларга язылу менә инде берничә ел тотрыклы кала. Саннар бер дәрәҗәдә тора. Без каталогларны тәкъдим итеп язылуны тәэмин итәбез һәм халыкны хезмәтләребез белән таныштырабыз. Элек каталогларда газета-журналлар 6 меңгә якын булса, хәзер бу сан 14 меңгә җитте, ягъни әлеге спектр даими рәвештә үсә һәм үзгәрә. Ниндидер басма матбугат конкуренциягә чыдый алмыйча юкка чыга, ә аларга алмашка башкалары килә. Матбагачылар халыкның теләкләрен өйрәнә, кайсы темага өстенлек бирүләрен исәпкә ала. Ә күпләр бүген балалар тәрбиясе, сәламәт яшәү, бакчачылык темаларын үз итә. Мәсәлән, моннан бер биш ел элек алабугалылар өч мең төрле басма матбугат яздырса, хәзер бу сан биш меңнән артык. Ә шәһәрдә яшәүчеләр языла торган басма матбугат саны элеккечә 30 мең кала. Без өч районга эшлибез. Безнең почтамт аша үтә торган барлык газета-журналларның яртысы Алабугага туры килә. Җирле басма матбугат арасында «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары алдынгы урынны алып тора. Шәһәр һәм район яңалыкларын белеп тору өчен халык бу газеталарга элек тә ничек язылган булса, бүген дә шулай ук ала. Республика басма матбугатыннан алабугалылар «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына өстенлек бирсә, Рәсәйнекеләр арасында «Российская газета»ны яратып укый. Әлбәттә, бу эштә дәүләт ярдәме комачау итмәс иде. Күп кенә илләрдә вакытлы басмага дотация бер кешегә 3 мең сум тәшкил итсә, бездә ул әлегә 20 сум гына. Көнбатышта яшьләрдә укуга мәхәббәт уятуда зур эш башкарыла, күп кенә газета-журналларны бушлай өләшәләр. Бездә дә яшьләр белән шундый эш оештыру комачау итмәс иде. Шул рәвешле аларны шәһәр һәм район тормышына җәлеп итәргә дә мөмкин.

Газеталарны китерү сыйфаты турында әйтми калу мөмкин түгел. Күпчелек очракта бу почта тартмаларының нинди хәлдә булуына бәйле. Тартмаларның күбесе ватылган, ә кайдадыр алар бөтенләй юк. Халык зарлана башлый, ә бит почта тартмаларының нинди хәлдә булуы өчен бары тик кеше үзе җаваплы. Алар төзек һәм ачкыч белән бикләнгән булырга тиеш. Бу фактор да вакытлы басмаларга язылу нәтиҗәсендә чагылмый калмый. Бу юнәлештә без дә чаралар күрәбез.

Тагын менә нәрсә турында хәбәр итәсе килә. Альтернатив хезмәт турында законга кул куелды һәм ул хәзерге вакытта гамәлдә. Армия хезмәтенә бару урынына егетләр почтальон булып эшли ала. Күпләр әле бу турыда белми.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, басма матбугат белән кызыксыну арта. Интернетның киң таралыш алуына карамастан, басма матбугатның да киләчәге зур һәм якты. Мин китергән саннар шул турыда сөйли.

Алия КАРИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: