Алабуга нуры

Социаль хезмәткәр — ул табигый сәләт

Бу елның августында Зоя Галанинаның үз тормышын ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә багышлавына менә инде 14 ел була.

Зоя Николаевна — «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре. Әлеге өлкә хезмәткәрләре аз керемле кешеләргә, ятимнәргә, инвалидларга, пенсионерларга ярдәм күрсәтә. Социаль эш ул һөнәр генә түгел, ә күңел халәте дә. Өлкән яшьтәге кешеләрне көндәлек кайгырту: азык-төлек сатып алу, өй җыештыру, хуҗалык буенча ярдәм итү, медикаментлар китерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, участок табибы белән эшләү — боларның барысы да социаль хезмәткәр җилкәсенә төшә.
Зоя Галанина Алабуга районы Атиаз авылында туган. Шәһәргә 1982 елда күчеп килә. Кечкенә чакта педагог булырга хыяллана, әмма Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлаганнан соң 17 ел дәвамында Алабуга хуҗалык кибетендә сәнәгать товарлары сатучы-кассир булып эшләгән. Кибет ябылгач, үзен башка өлкәдә сынап карарга була. Алабугада халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге барлыкка килүе турында дустыннан белеп, социаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. Коллективка бик тиз кереп китә, һәм шунда кала да. Сатучы белән социаль хезмәткәр арасында нинди охшашлык бар соң, дип сорарсыз сез. Бу сорауны мин дә әңгәмәдәшемә бирдем.
— Сатучының эше, барыннан да элек, кешеләр белән бәйле. Бу өлкәдә дә кешеләргә игътибар, хөрмәтсез эшләү мөмкин түгел. Сатып алучылар арасында, әлбәттә, өлкәннәр дә күп. Минем аларга мөнәсәбәтем аеруча җылы булды. Кибеткә бару алар өчен товарлар сатып алу гына түгел, аралашу да бит. Безнең урамда яшәүче бер әби янына социаль хезмәткәр килеп йөри иде. Мин аның өлкән яшьтәге кешеләр белән ничек аралашуын, карамагындагы кешеләрнең аңа ничек каравын күзәттем. Һәм менә, 17 ел кибеттә эшләгәннән соң, үзем дә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килеп эләктем. Туры мәгънәсендә бу хезмәтнең бер өлешенә әверелдем. Эшкә рәхәтләнеп йөрим. Һөнәремнең исеме генә үзгәрде дисәм дә була, ә кешеләр белән эшләү калды.
— Өлкән яшьтәге кешеләр, гадәттә, бик сизгер, йомшак күңелле, кәефләре дә еш үзгәрүчән була. Ә сезнең карамактагылар нинди?
— Миңа бәхет елмайды дип саныйм, алар белән эшләве бер дә кыен түгел. Григорий Николаевич Злобнов турында искә алмыйча булдыра алмыйм. Ул, кызганыч, вафат инде. Искиткеч кеше иде үзе. Шулкадәр киң күңелле, ачык йөзле! Мин аның янына һәрчак бәйрәмгә барган кебек йөрдем. Ул үзе дә шалтыратып, һәрвакыт бәйрәмнәр белән котлый, хәтта телефон аша шигырьләр укый иде. Аның белән эшләү бик җиңел булды. Хәзер дә минем карамакта игелекле һәм мәрхәмәтле кешеләр. Мәсәлән, Григорий Григорьевич Разживин, Владимир Иванович Ольховский, Клара Әбделхәй кызы Ганиева, Саҗидә Зиннәт кызы Идрисова, Лариса Александровна Шорина. Барлыгы ун пенсионерга хезмәт күрсәтәм. Лариса Александровна — рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Николай Сергеевич Фирстов белән бергә 1нче мәктәптә укыткан. Бик игелекле, әдәпле һәм зыялы ханым. Клара Әбделхәй кызы да — изге җанлы кеше. Владимир Иванович «Интернет» челтәреннән актив файдалана. Ул гомере буе җитәкче вазифасында эшләгән, шуңа күрә аның өчен бу гадәти күренеш түгел. Алар беркайчан да, бернигә дә зарланмый, хәзерге вакытта ничек кенә авыр булмасын.
Үз карамагымдагы өлкәннәргә мин график буенча атнага ике тапкыр йөрим. Дүшәмбе — беренче биш кеше, сишәмбе — тагын биш кеше янына, аннары — пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә. Әби-бабайларның күбесе фатир эчендә генә йөри, урамга чыкмыйлар диярлек. Бездә әле мобиль бригада да эшли. Чәршәмбе көнне авылга барам — анда ике әбигә хезмәт күрсәтәм.
— Зоя Николаевна, сезнең эш көнегез ничәдә һәм нидән башлана?
— Минем эш көне иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр һәм ул, кагыйдә буларак, азык-төлек сатып алудан башлана. Мәсәлән, Саҗидә апа кибет сөтен яратмый, авыллардан китерелгән сөтне өстен күрә. Шуңа 7 сәгать 40 минутта инде мин аңа сөт сатып алырга барам. Ә аннары килешү буенча башка хезмәтләр күрсәтелә — мәсәлән, идән юу, төшке аш пешерү. Сүз уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хезмәт фронтында катнашучыларга бушлай хезмәт күрсәтелә. Сатып алырга кирәк булган товарлар исемлеген без иртән бергәләп төзибез, аннары мин кибеткә барам — азык-төлек, дарулар, хуҗалык товарлары сатып алырга. 
— Сезнең карамактагыларның яше нинди? 
—80 яшьтән 95 яшькә кадәр. Тик бу мине куркытмый. Үзем үскән вакытта әбиләрем белән бергә яшәдек, шуңа күрә өлкәннәр белән аралашу тәҗрибәсе бар.
—Сезнеңчә, социаль хезмәткәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Иң мөһиме — мәрхәмәтлелек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: