Алабуга нуры

Социалистик ярыш шартларында

Совет чорында Алабуга районының иҗтимагый җитештерү өлкәсендәге эшчәнлек, башка районнардагы кебек үк, үзара ярышка нигезләнгән.

Моннан алтмыш ел элек, ТАССРда җитештерү оешмалары еллык планнан өстәмә рәвештә, 1 миллион 669 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.

Алабуга районының чәчүлек җир мәйданнары 1958 елга 3206 мең гектар биләгән. Ул елларда сабан бодае, карабодай кебек кыйммәтле культуралар чәчү арта бара. Бәрәңге, шикәр чөгендерен күбрәк үстерә башлыйлар. Район газеталары мәгълүмәтенә караганда, мөгезле эре терлек саны 12 процентка арткан, аның каравы, сарык үрчетү кимегән. Мәсәлән, 1957 ел белән чагыштырганда, сарыкларның баш саны 2 процентка ким булган.

Сөт җитештерүдә бер сыердан 300 килограммнан артык сөт савып ала башлаганнар.

Авыл хуҗалыгында гына түгел, шәһәрдә дә бишьеллык планнарын вакытында үтәү буенча ярыш бара. Алабуга районында бер елда барлыгы 350 мең квадрат метр торак йорт куллануга тапшырылган. Шул исәптән район хезмәтчәннәренең үз көче һәм дәүләт кредиты ярдәмендә 3939 торак йорт шәһәр халкы өчен, 18900 йорт колхозчылар һәм авыл интеллигенциясе өчен салынган.

Ул заманның тагын бер үзенчәлеге – колхозларда җиләк-җимеш бакчалары утыртылу. Татарсатан Министрлар советы игълан итүе буенча, октябрь аенда “Ел айлыгы” үткәрелгән.

Шәһәр сәнәгате дә бер урында гына тормаган, билгеле. Алабугада механика заводы, балык эшкәртү, туку, кирпеч чыгару заводлары кебек оешмаларда шулай ук совет хөкүмәте тарафыннан ярыш киң җәелдерелә. Аның нәтиҗәләре басма матбугатта яктыртылып килә. Артта калучыларны тәнкыйть утына тоталар. 1958 елның 1 гыйнварына механика заводы 1 миллион 37 мең сумлык табыш китерә. Район газеталары бу хакта: “...4 елда чыгарылган продукция күләме ике тапкырдан артык”, – дип язып чыга. Балта осталары, агач эшкәртүчеләр эшли торган төзелеш бүлегендә мәктәпләр өчен верстаклар ясала башлый. Механика заводында  яңа эшләнмәләр җитештерүне үзләштерүгә зур әһәмият бирәләр. Мәсәлән, чуен мичләр, ашлык ындырлары өчен пультлар ясаулары билгеле. Завод эшчеләре Бехтерево иемендәге күмәк хуҗалыкка шефлык итә. Шәһәр оешмаларының авыл хуҗалыкларына ярдәмен хөкүмәт шулай ук тикшереп торган.

Мәгариф өлкәсендә урта белем алу турында өлгергәнлек аттестаты Татарстанда 1958 елда 17 мең егет һәм кызга тапшырылган.  Бу күрсәткеч аннан алдагы елга караганда 8 процентка артык. Урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр саны 9 меңгә якынайган.

Алабуга төбәгендә нефть чыга башлаганнан соң, шәһәр күзгә күренеп үсә башлый. Төзүчеләр урамында микрорайон уртасында мәктәп төзәргә карар кылалар. Аңа кадәр барак бинасында укып йөргән балалар һәм аларның әти-әниләрен шатландырып, 1968 елда яңа мәктәп куллануга тапшырыла. Аны 7нче Төзү трестының 50нче төзү-монтаж идарәсе төзи. Алабуганың 3нче урта мәктәбенә якын тирәдәге мәктәпләрдән укучылар күчә, шуңа күрә яңа бинага беренче сыйныфлылыр 8 класс җыела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: