Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спортчы, иганәче, эшмәкәр: Фәйзелхан Әхмәтҗанов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Фәйзелхан Гарифҗан улы Морт авылында яши.

Июльнең берендә Фәйзелхан Әхмәтҗанов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, ул хуҗалык эшләре белән искиткеч идарә итүче дә, эшмәкәр дә, танылган спортчы да.

Үз вакытында Фәйзелхан Әхмәтҗанов шәһәрдә эшмәкәрлек белән актив шөгыльләнгән: сәүдә иткән, машина кую урыннары булдырган, туган ягы Мортка кайтып, авыл хуҗалыгын үстерә башлаган, авылга булышкан. 

— Минем туган ягым — Морт. Колхоз банкротлыкка чыкты, мин аны күтәрдем һәм әкренләп барысы да җайга салынды: иске савым аппаратлары бар иде, ике салынып бетмәгән корпусны сатып алдык, аларны ясап бетердек, ашлык чистарту комплексын, келәтләр төзедек. Мин килгәндә бер комбайн да юк иде, хәзер иномарка комбайннарым гына да алтау. Районда беренче булып, ике иномарка алдым һәм өч «Дон» кайтардым, — дип искә ала Фәйзелхан Гарифҗан улы.

Дәүләт ярдәме дә тия: «50гә50» финанслау программасы, республика грантлары.

Шул ук вакытта, Фәйзелхан Әхмәтҗанов иганәчелек белән дә шөгыльләнергә өлгерә, төп эшләреннән аерылмый гына тырыша. Мәсәлән, махсус хәрби операция урынына ул мең тонна тушенка җибәргән, Мортта спорт залы төзегән, хәзер авыл балалары көрәш белән шөгыльләнә. Район чемпионнарын да үстергәннәр инде. 

Язма героебыз ирешелгәннәрдә генә туктарга җыенмый.

— Аллаһы боерса, тагын ни дә булса эшлисе килә әле. Сәламәтлек булса, тик утырмабыз.

Редакция хезмәткәрләре дә Фәйзелхан Әхмәтҗановка озын гомер һәм ниятләренең тормышка ашуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев