Алабуга нуры

«Судья һөнәре объективлык һәм гаделлекне күздә тота»

Алабуга шәһәр суды судьясы итеп Марат Мирза улы Талипов билгеләнгән.

«Федераль судлар судьяларын билгеләү һәм Башкортостан Республикасы судьяларның квалификация коллегиясендә Россия Федерациясенең Президенты вәкиле турында» Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 8 августыннан 410 санлы Указы белән Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды судьясы итеп Талипов Марат Мирза улы билгеләнде. 
Марат Мирза улы 1988 елда Әгерҗедә туган.

Яңа билгеләнгән судья белән зур булмаган һәм кызыклы әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Марат Мирзович, һөнәри юлыгыз турында сөйләсәгез иде. Сез кайда укыдыгыз?

— 2011 елның июнендә мин Казан дәүләт университетының юридик факультетын бик яхшы тәмамладым. 2011 елның августыннан Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр прокуроры ярдәмчесе вазифасын башкардым. Эш барышында ЮХИДИ бүлеге, Түбән Кама районы буенча Россия ЭЭМ идарәсе махсус учреждениеләре эшчәнлегенә, җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлар кабул итү, аларның федераль законнарга туры килү-килмәвенә күзәтчелек иттем. 

2019 елның августында Яр Чаллы шәһәренә прокурор ярдәмчесе булып күчтем.

— Юрист һөнәре эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә таләп ителә, ни өчен судны сайларга булдыгыз?

— Һөнәри эшчәнлегем вакытында һәрвакыт объектив булырга тырыштым. Судны сайлап, нәкъ менә судья һөнәре объективлык һәм гаделлекне күздә тотуын аңлый идем. Вазифага керешкәндә судья бирә торган антта да шул хакта әйтелә.

Шулай ук һөнәри үсеш, дөньяга карашыңны даими киңәйтергә омтылыш, яңа белемнәр һәм бәһасез тәҗрибә туплау мөмкинлеге мине судья эшчәнлегенә китерде.

— Әйтик, Сез юрист булмадыгыз, ди, ул чагында язмышыгыз нинди булыр иде?

— Әгәр юрист буларак карьерам килеп чыкмаган булса, мин юридик фәннәр укыту һөнәрен сайлаган булыр идем. Юриспруденция өлкәсе минем өчен бик кызыклы. Мәктәптә чагында ук миңа законнарны белүче генә аларны куллана, дөрес җавап бирә һәм җәмгыятьтәге яңалыкка һәм үзгәрешләргә ияләшә ала дип тоела иде. Шуңа хокукны өйрәнү теләге барлыкка килде. Мәктәпне бетергәч юридик факультетка барасымны анык белә идем.

— Эштән буш вакытыгызны ничек үткәрәсез? Ни белән мавыгасыз?

— Шахмат уйнарга бик яратам. Шахмат — иң катлаулы уен гына түгел, ул тулы бер сәнгать, мантыйкны, игътибар туплауны, фикерләүне, күзаллауны, ниятләү һәм башка күп акыл һәвәслеген үстерә. Өстәвенә, бу — иң намуслы уен. Монда берни дә җай килүгә бәйләнмәгән. Дөрес сайланган тактика, мантыйклы фикерли белү, анализлау һәм йөрешне көндәшеңнән берничә адымга алдарак күзаллау җиңүгә китерергә мөмкин. 
Спортның актив төрләреннән йөзү һәм велоспорт ошый. 

— Кешелек дөньясы яралганнан бирле, Сезнең карашка, кеше булдырганның иң гаҗәебе һәм искитәрлеге нәрсә?

— Бик кызыклы, шул ук вакытта катлаулы сорау. Миңа калса, иң гаҗәебе һәм искиткече — балаларыбызга биргән яңа тормыш ул. Яшәү — бәя биргесез, планетадагы һәр яңа тормышны нәкъ менә кеше тудыра. Шуның белән бергә, башка кешеләр белән аралашу бәхетен, тирә-юньдәге табигатьнең матурлыгы белән ләззәтләнү бәхетен, безнең гаҗәеп дөньябызны өйрәнү һәм ачу бәхетен, яңаны булдыру һәм иҗат итү бәхетен, хыяллану һәм яшәү бәхетен кеше булдыра. Шуңа да һәркайсыбыз яшәвенең кыйммәтен белсен һәм аны кадерләсен дип әйтәсе килә.

— Тормыш шигарегез нинди?

— «Авырлыкларга карамастан, алга барырга». Кыенлыклар безне чыныктыра гына, чыдам һәм акыллырак итә. Мөмкинлек һәм шартлар булдырып, хыялланырга, яшәргә, максат куярга һәм шуңа омтылырга кирәк.

Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: