Алабуга нуры

Сәясәттә бала язмышы

Дима Яковлев исемен ишетмәгән һәм белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Исегезгә төшерәбез: 2008 елның июлендә кечкенә Диманы тәрбиягә алган америкалы Майлс Харрисон баланы көне буена ябык машинада калдырып китә. Малай эссе сугудан вафат була.

"Дима Яковлев" дип аталган закон 2012 елның 28 декабрендә америкалыларның "Магнитский актына" җавап буларак кабул ителә. Аның буенча 2013 елның 1 гыйнварыннан Америка гражданнарына Рәсәйдән ятим балаларны тәрбиягә алу тыела. Әлеге закон безнең илдә шактый зур ыгы-зыгы тудырды. Кемдер кабул ителгән канунга ризасызлык белдереп митингка чыкты, кемдер аны хуплады, ә кайберәүләр бу законның яхшы һәм начар якларын табып, әле дә үз фикерен төгәл генә әйтә алмый. Дөресен генә әйткәндә, мин дә каршы яки риза дип төгәл генә җавап бирә алмыйм. Бу медальнең ике ягы бар. Бер карасаң, чыннан да, ятим балаларның кайберәүләре чит илдә үлә һәм мондый фаҗигаләрнең булуы рәсәйлеләрне бик борчый. Ә икенче яктан карасаң, чит илдә Рәсәй балалары гаиләле булып, бәхетле тормышта яшәгән очраклар да шактый. Ә бездә - Рәсәйдә ятим балаларның гомере өзелгән очраклар Америка белән чагыштырганда күпкә азрак дип уйлыйсызмы? Бәлки, массакүләм мәгълүмат чараларында ятим балаларга бәйле коточкыч вакыйгаларны аз яктырту сәбәпле, без алар турында сирәк ишетәбез һәм беләбездер?!

Кабул ителгән "Дима Яковлев законы" беренче чиратта балалар йортында тәрбияләнүче балаларның язмышында чагыла. Шул сәбәпле, мин Алабуга балалар йорты директоры Елена Гырдымова белән әңгәмә кордым.

- Елена Владимировна, сезнең "Дима Яковлев кануны"на мөнәсәбәтегез нинди?

− Минемчә, ул гадел һәм дөрес. Безнең балаларның менталитеты һәм генофонды башка. Чит ил гражданнары балаларыбызны тулысынча аңлый алмау сәбәпле, фаҗигале хәлләр килеп чыга. Безнең балалар йортыннан балаларны чит илгә бик сирәк тәрбиягә алалар. Мәсәлән, 1995 елда Италиядән килгән бер гаилә Алабуга балалар йортыннан бер малайны уллыкка алды. Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамланды. Хәзер инде аның үз гаиләсе бар.

Шуны әйтергә кирәк, 8-17 яшьлек балалардан: "Сез Америка яки башка чит ил гаиләсендә яшәргә теләр идегезме?", дип сорагач, "безнең Рәсәй гаиләләрендә генә тәрбияләнәсебез килә", дип бертавыштан җавап бирде, - диде Елена Владимировна.

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче балалар да бу законга карата үз фикерләрен белдерде:

Арина, 16 яшь:

- Минем чит илдә яшисем килми, сеңлем Юляның да чит ил гаиләсендә тәрбияләнүенә каршы.

Сергей, 14 яшь:

- Чит илгә мин бары тик ял итәргә яисә кунакка гына барыр идем. Минем бары тик үз илебездә укыйсым һәм яшисем килә.

Гади халыкның әлеге законга булган фикерләрен белергә теләп, мин алабугалыларга мөрәҗәгать иттем.

Галя һәм Артур Сибгатуллиннар:

- Без бу законны хуплыйбыз. Тәрбиягә алынган барлык балаларны да чит илдә бәхетле тормыш көтүе икеле. Чит илгә яшәргә китүче бала өчен, бигрәк тә барысын да аңлый торган бала өчен, бу бик зур стресс. Чит ил гражданнары күп очракта Рәсәйдән авыру балаларны алып китә, чөнки аларда медицина күпкә яхшырак, андый балаларга анда мөнәсәбәт тә башка. Шулай да без чит илгә тәрбиягә алынган балаларыбызның киләчәк тормышлары турында берни белмибез. Рәсәйдә ятим балалар өчен яхшы шартлар тудырылса, балаларны уллыкка алырга теләгән барлык рәсәй гаиләләренә бала алырга рөхсәт ителсә, хәзер безнең илдә вәзгыять бөтенләй башка булыр иде. Бездә ятим балалар азрак булсын өчен бала алган гаиләләргә, шулай ук аз керемле гаиләләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәтергә, торак проблемаларын хәл итәргә булышырга кирәк.

Саннар һәм фактлар:

Тәрбиягә алу статистикасы

2010 елда Рәсәйдә 7802 бала тәрбиягә алынган, 3355 бала чит илгә киткән (Америкага - 1016).

2011 елда Рәсәйдә - 7416 бала, чит илдә - 3400 бала (шуларның 956сы Америкага) тәрбиягә алынган.

2012 елда ятим балаларны тәрбиягә алу нәтиҗәләре әлегә юк, тик шуны төгәл әйтергә була, узган елда Рәсәй балаларын уллыкка алу буенча Италия беренче урында, аннан соң АКШ, Испания һәм Франция.

Рузилә ГАЛИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!