Алабуга нуры

Сыныкка сылтау яки бер бөртек шырпы

"Мөселманнарның гаепсезлеге" дип аталган һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне мәсхәрәләгән АКШ фильмы дөньяның күп илләрендә каршылык чараларына, тәртипсезлекләргә сәбәп булды.

Протест дулкыны 11 сентябрьдә Мисыр телевидениесе фильмнан берничә эпизод күрсәткәннән һәм интернетка фильм трейлерын урнаштырганнан соң Каһирәдә башланды. Биредә Америка фильмы белән нәфрәтләнгән ике меңгә якын Мисыр мөселманы АКШ илчелеген камап алды. Эстафетаны ливиялеләр эләктереп алып, Бенгазидагы Америка илчелегенә һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә Ливиядәге Америка илчесе Крис Стивенс, дәүләт департаменты хезмәткәре һәм илчеләрне саклаган ике хәрби һәлак булды.

Китергән бәла-каза өчен Ливия рәсми рәвештә Америкадан гафу үтенде. "Без бу һөҗүм белән катгый рәвештә килешмибез. Ул ислам кануннарына каршы килә. Америка Кушма Штатлары, Америка халкы һәм бөтен ил алдында гафу үтенәбез", - диде дәүләт башлыгы Милли конгресс рәисе Мөхәммәд Йосыф әл-Мәгриф.

Рәсәй Ислам комитеты башлыгы Гейдар Җамал әйтүенчә, фильмны Рәсәй территориясендә күрсәтүне тыярга кирәк. "Бу шулай булыр дип ышанам. Рәсәйдә әлеге фильмны күрсәткәннән соң безнең илдә дә урам протестлары булмас, дип беркем гарантия бирә алмый. Башка илләрдә барган протестны бүгенге көндә туктатып булмый. Америкалылар, әлеге фильмны төшергән режиссер кебек үк, ни эшләгәнннәрен аңлап бетермиләр ахрысы", - диде ул.

"АКШ хакимияте фильмның идеясен һәм аның эчтәлеген кире кага һәм аның дөньяга чыгуына безнең бернинди катнашыбыз юк", - дип белдерде АКШ дәүләт сәркатибе Хиллари Клинтон.

Башка илләрдәге кебек үк Рәсәйдә дә бу фильм экстремистик карашлы итеп танылды һәм аны күрсәтү тыелды. "Мөселманнар гаепсезлеген" хәзер YouTubе ресурсында гына күрергә мөмкин.

Россия территориясендә әлеге фильмны тыюны таләп иткән дәгъва судка юлланган инде. Суд фильмны тыярга дигән карар чыгарганнан соң да, YouTubе фильм сәхифәсен бетермәсә, Россиядә YouTubеның бөтенләй ябылу куркынычы бар. Бу турыда үзенең "Твиттер" сәхифәсендә Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

Прокатка чыкмаган, профессиональ киноиндустрия һәм Америка хакимиятенә һичнинди кагылышы булмаган бу үзешчән агитфильм фрагментларын интернетка куюдан алынган резонанс бик кечкенә булырга тиеш иде.

Егермеләп ислам илендә барлыкка килгән тәртипсезлекләр "Мөселманнар гаепсезлеге" фильмына дөньякүләм танылу китерде.

Бу вәзгыятьтә туган иң беренче сорау: шундый зур күләмле вакыйгаларның, үтереш-талауларның беренчел сәбәбе, чыннан да, шушы вак һәм ясалма продукт (хәтта ул Мөхәммәд пәйгамбәрдән көлү булса да) булды микәнни? Ә бәлки, зурдан "көрәшкә" кубар өчен ниндидер сәбәп көтеп утыручылар ниһаять теләкләренә ирешкәндер? Фильм бик вакытлы рәвештә чыкмаган булса, алар башка берәр нәрсә уйлап тапкан булырлар иде, дигән уй туа.

Бу вакыйгалардан соңрак Charlie Hebdo француз журналында бастырылган һәм пәйгамбәрне сурәтләгән карикатуралар бу фильмга караганда да начаррак иде. Алар буенча да протестлар кабынды. Тик болары инде күпкә тынычрак үтте. Сәбәбе исә гап-гади: зур протест өчен сылтау табылган иде инде.

Ливиядән алып Пакыстанга кадәр Америка объектларына һөҗүм итүче халык арасында чыннан да "Мөселманнар гаепсезлеген" карап нәфрәтләнгән кешеләр бик аз булгандыр. Милли нәфрәттән күзләрен кан баскан кешеләр арасында YouTube ресурсы белән даими кулланучылар бармак белән санарлык дисәк дөресрәк булыр. Ә нәфрәткә килгәндә: ул инде алдан ук әзерләп куелган булган. "Мөселманнар гаепсезлеге" - сыныкка сылтау булып, бу илләрдә Америкага каршы тупланган нәфрәт учагын дөрләтеп җибәрер өчен бер очкын гына булды.

Федераль яңалыклардан күренгәнчә, сентябрь башларында кузгалган протест дулкыннары һаман тынмый. Киресенчә, алар әледән-әле кабынып тора.

Без дә әлеге фильм, аның аркасында килеп чыккан тәртипсезлекләр турында шәһәр һәм район дин әһелләре белән сөйләштек.

Азат хәзрәт Шәрипов, Алабуга Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы:

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһи вә сәлләмне хурлап төшерелгән фильм һәм башка шуңа охшаш динне мыскыл итү очраклары - алар җәмгыятьнең нинди түбән әхлакый дәрәҗәгә төшүен аңлата. Кешеләрнең дини тойгыларын мыскыл итү - бу бик куркыныч нәрсә. Мондый хәлләр җәмгыятьтә киеренкелек тудыра, кешеләр арасында дошманлык һәм күралмаучанлык тойгыларын уята.

Әлбәттә, мөселманнар, һәм гомумән, һәр аңлы адәм баласы, бу күренешләргә җаны-тәне белән каршы. Динебез өйрәткәнчә, иманлы бәндә бозыклыкка битараф калмаска тиеш . "Сезнең берегез бозыклык күрсә, хәленнән килсә кулы белән төзәтсен, әгәр булдыра алмаса, теле белән әйтсен, моны да эшли алмаса, күңеле белән каршы булсын - ә бу инде (күңел белән) иманның зәгыйфьлегеннән", - дип әйтте Мөхәммәт галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә.

Ләкин бер нәрсәне онытырга ярамый: һәр нәрсәнең үз тәртибе булу кирәк. Кул белән төзәтү һәм тел белән әйтү өчен дини белемле булу таләп ителә. Мондый вазыйфаны махсус тәгаенләнгән кешеләр һәм дәүләт иминлеген саклау органнары башкара.

Бозыклыкка ризасызлык белдергәндә чиктән чыгу ярамый. Җыелышып башка чит ил илчелекләренә һөжүм итү, анда эшләгән кешеләрне куркыту, аларның җаннарына кул сузу - бу инде динебез тарафыннан тыелган гамәлләрдән һәм иманлы кешеләр мондый күренешләр белән риза түгелләр вә аларны хупламыйлар.

Адәм балалары тирә-яктагы кешеләрнең дини тойгыларына игътибарлы булган вакытта андый проблемалар килеп чыкмый. Шуның өчен дә бер-беребезгә яхшы мөгамәлә кылыйк, бу фани дөньяда яшәгән вакытларыбызда күбрәк изгелекләр эшләп калырга тырышыйк.

Әйтергә кирәк, РФ Прокуратурасы ул фильмны экстремизмга чакыручы дип таныган.

Хәйдәр Гайнанов, Морт авылы мәчете имам-хатыйбы:

- Бу фильм - дингә ихлас бирелгән кешенең һәммәсен рәнҗетә. Үзем карамасам да, интернетта аның турында язылган хәбәрләр белән таныш. Мөхәммәд пәйгамбәрне ниндидер башка кеше кабатлап күрсәтергә тиеш түгел. Безгә бары аның сүзләрен кабатлау хокукы гына бирелгән. Фильмны Рәсәй территориясендә күрсәтүгә мин катгый каршы. Мөселманнарны рәнҗеткән, аларның изге хисләреннән көлгән бу фильмны карагач, бездә дә протест күтәрелмәс дип беркем дә ышандырып әйтә алмый.

Бер бөртек шырпы бер авылны бетерә, диләр. "Мөселманнар гаепсезлеге" дә ниндидер радикаль көчләр өчен бер бөртек шырпы ролен уйный, күрәсең.

Фәридә Әскәрова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: