Алабуга нуры

Табигать аномалияләре: кыш юклыктан кем интегә

Быел Россиядә кыш гадәттән тыш җылы булды, һәм метеорологларның алдагы көннәргә фаразларына караганда, чын кышкы салкыннар көтелми.

Бүгенге көндә кышның яртысыннан артыгы узды, әмма илнең Европа территориясенең күпчелек өлешендә кар гадәттәгедән кимрәк. Бу сезон иң җылысы булды. Хәбәрчебез төрле ведомство белгечләре белән элемтәгә кереп, елның салкын вакытында аномаль җылылыкның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген ачыклады.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Табигый аномалияләр җирле аграрчыларны бик борчый. Артык җылы кыш көзге культуралар торышына йогынты ясарга мөмкин, дип хәбәр итте алар. Шуңа күрә бу атна башында аграрчылар коллегиаль рәвештә район кырларына чыкты. Максат – уҗымнар һава торышы үзгәрешләреннән зыян күргәнме-юкмы икәнен ачыклау. Моның өчен “Россельхозцентр” ФДБУнең Алабуга районара филиалы белгечләре район кырларында көзге бөртекле культураларны тикшерде. Аларның нәтиҗәләре турында хәбәрчебезгә Люция Габдуллина сөйләде.

– Уҗым басуларында кар эреп ачылган урыннар барлыкка килгән. Хәзер кар катламы биеклеге 3 сантиметрдан 8 сантиметрга кадәр. Югары катламда 3-4 сантиметр калынлыкта көпшәк боз кабыгы барлыкка килгән. Туфрак температурасы – 0,4 градус. Һава шартларына бәйле рәвештә хәзер туфракның өске катламы акрынлап эри бара, әмма кар астында су юк.

Башка сүзләр белән әйткәндә, уҗымнарга әлегә куркыныч янамый, дип йомгаклады Люция Габдуллина. Әмма мондый җылы һава торышы 10 һәм аннан да күбрәк көн дәвамында сакланса, уҗымнар үсә башларга мөмкин. Бу очракта куркыныч туачак.

ЮЛЛАРДАГЫ ХӘЛ

Җирле автоинспекторлар һава шартларына оптимистик карашта. Аларның сүзләренә караганда, гыйнварда аномаль җылы һава торышы аварияләргә бәйле вәзгыятькә бары уңай йогынты ясады. Үз нәтиҗәләрен автоинспекция хезмәткәрләре статистик мәгълүматлар белән ныгыта. Алабуга ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2019 ел гыйнварының беренче өч атнасында 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, бу елның шул ук чорында – 88.

– Ягъни авариялелек кимү тенденциясе күзәтелә. Һава торышы яз көне кебек диярлек, бозлавык юк. Шуңа күрә кешеләр юл-транспорт һәлакәтләренә сирәгрәк эләгә, – дип шәрехли юл-патруль хезмәте инспекторы Дмитрий Штенников.

САК БУЛЫГЫЗ: ЮКА БОЗ!

Алабуга коткаручылары бу көннәрдәге җылылыкка бөтенләй башка мөнәсәбәттә. Мәсәлән, 11 гыйнварда, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, эксплуатацияләүче оешма җитәкчелеге карары белән “Алабуга районының Покров авылы – Түбән Кама районының Кызыл Чишмә поселогы” маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе вакытлыча ябылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кичү буенча массасы 2 тоннага кадәр булган транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителгән иде. Кичүнең озынлыгы – 700 метр. Әмма җылылык үз төзәтмәләрен кертте: яр буенда су туплану аркасында боз кичүендә хәрәкәт вакытлыча туктатылды.

Кешеләр үзләре проблемалар тудыра, әйтик, балык тоту өчен бозга чыгып, дип шәрехләде “ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2нче отряды” ФДБУнең 26 Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Гөлнара Яхина.

– Һәрвакыт кисәтәбез: температура гел үзгәреп тора, боз бөтен җирдә дә тигез генә булып катмый, ә яуган кар эреп киткән урыннарны каплый, нәтиҗәдә, алар күренми. Иң яхшы очракта – буш кул белән калырга, начар очракта –өйгә бөтенләй әйләнеп кайтмаска мөмкин. Хәзер бозга чыгу бик куркыныч. Илнең Европа өлешендәге бөтен территориясендә җепшек көннәр башланды. Ә җылыткан вакытта боз тәүлегенә 5 сантиметр тизлек белән юкара.

Хәзер, Гөлнара Яхина сүзләренчә, балыкчылар белән бозга чыгуны тыю һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлату әңгәмәләре алып барыла, листовкалар һәм белешмәлекләр таратыла. Шуңа да карамастан, “кыюлар” табыла.

ЙӨРӘК ХӘЛЛӘРЕ ТУРЫНДА

Әлбәттә, без сәламәтлек мәсьәләләрен дә игътибарсыз калдырмадык. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, һава торышы вируслы инфекцияләр белән бәйле хәлгә берничек тә йогынты ясамаган. Ә менә аның хезмәттәше, Алабуга шәһәр сырхауханәсенең табиб-кардиологы Әмир Келигов аның өлеше буенча хәлнең начарлануы турында әйтте. Язылу тулы, көнгә кимендә 25 кеше кабул ителә, ди ул.

– Йөрәк авырулары булган кешеләргә һава торышы һәрвакыт йогынты ясый. Бездә метео бәйлеләр бик күп, аларның организмнарының адаптация сәләте бик түбән. Күпләр кан басымына, баш авыртуына, аритмиягә зарлана.

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Һава торышы белән бәйле вәзгыятьне ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина шәрехләде. Аның фикеренчә, хәзерге хәлләр норма түгел, шуңа күрә мондый табигый күренешне “аномалия” дип атау дөрес.

– Бу чор тарихка метеокүзәтүләр тарихында иң җылы гыйнвар буларак кереп калырга дәгъва итә. Без мондый хәлне 2007 елда күзәттек, ләкин алга таба да шулай дәвам итсә, бу ел аны “уздырачак”. Эш шунда, без кыска вакытлы фаразлар гына – 5, күп дигәндә, 7 көнгә ясыйбыз. Күбрәк вакытка фараз ясый торган технология бар, әлбәттә, әмма бу очракта ялгышлык җибәрү ихтималы зур. Ирина Трущина сүзләренә караганда, агымдагы атна ахырында температураның бераз түбәнәюе көтелә, ләкин аннан соң термометр баганалары янә өскә күтәреләчәк. Температура күтәрелүне катнаш характердагы явым-төшемнәр озатачак.

Россиянең Гидрометеорология үзәге озак вакытлы фаразлар бирә, дип сөйләде әңгәмәдәшебез. Анда гыйнварның өченче декадасы климатик нормадан 13 градуска югарырак булачак дип вәгъдә итәләр.

Шулай итеп, җәйгә һава торышын фаразлаудан метеопрогнозлар бүлеге башлыгы баш тартты. Ул аңлатканча, Татарстанда һава торышына бәйле вәзгыять, гомумән алганда, Европа территориясенең башка төбәкләреннән аерылып тормый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: