Алабуга нуры

Табигый геологик истәлекне ничек саклап калырга?

Ничек тарихны урларга була яки, киресенчә, аны саклап калу турында хикәят

Мин бу мәгълүматны халыкка җиткерү өчен соңгарак калдым һәм шуның өчен үкенәм дә. Әле барысы да юкка чыкмаганлыктан, нәрсәдер эшләргә мөмкин.

Эш шунда ки, 2011 елның 23 августында мин Алабуга шәһәрлеге җирлегендә урнашкан, Татарстанда гына түгел, гомумкешелек өчен мөһим булган табигый геологик истәлекнең бетон плитәләр һәм башка төзү материаллары чүп-чары астында калу ихтималын күрдем. Хәер, әлеге табигый һәйкәлнең бер өлеше зыян күргән инде.

Бу табигый геологик һәйкәл нинди әһәмияткә ия соң? Ул постамент та, статуя да түгел, бөтенләй икенче нәрсә. Ул -Пермь чоры утырма катлауларының геологик шәрәләнгән урыннары. Һәр алабугалының аны күргәне бар. Бу шәрәләнгән урыннар Алабуганың иске пристане янындагы юлдан бик әйбәт күренә. Ул Танайка урманындагы Красная Горкага кадәр һәм арырак сузыла. Әмма киңлеге 50 метр һәм озынлыгы 100 метрлы бер участогы аерым әһәмияткә ия. Кама елгасының текә яр полосасы пристаньга илтә торган юлдан башланып зур кисәкле известьташлар тырпаеп торган тау сыртына кадәр сузыла. Бу урын "Алабуга шәһәрлеге" белән янәшәдә генә. Известьташ кантарлары буйлап кәҗә сукмагы үтә. Аның буенча барганда, иске пристаньга илтүче тимер баскычка эләгергә мөмкин. Нәкъ менә шушы урында республиканың танылган геологлары Пермь системасы ярусларының Казан һәм Уфа катлаулары тасвирламасын эшләгән булган. Алар арасында Казан университеты профессоры танылган геолог Виктор Алексеевич Чердынцев та бар. Бу шәрә урыннар аның 1911 елда басылып чыккан "Алабуга шәһәре янында Пермь катлаулары" дигән хезмәтендә тасвирлана. Бу басманың оригиналы "Түбән Кама" Милли паркының табигать музеенда саклана, анда әлеге табигать һәйкәленә багышланган стенд та урын алган. Казан университеты геологлары бу геологик һәйкәлне Уфа һәм Казан чорларына кагылышлы чик утырмаларның эталон шәрәләнүе үрнәге дип саный. Монда Уфа ярусы кызыл балчык һәм ком баганалары рәвешендәге борынгы континенталь катлаулар рәвешендә күренә. Ком баганалары борынгы елга тарафыннан салынган эзләр. Уфа ярусын Казан чорының күгелҗем төстәге диңгез катлаулары каплый. 270 миллион ел элек монда диңгез җәйрәп яткан. Эре известьташлар алар әнә шул борынгы диңгез ятмалары.

Алабугада мәгарәләр һәм җир асты юллары турындагы легендалар һәркемгә билгеле. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, известьташ кантарлары гөмбәзе астында борынгы Алабуга легендаларын куәтләп торучы куышлыклар әле дә сакланган. Әйе, әлегә алар исән, әмма бераз вакыттан соң алар җимереләчәк. Төзү эшләре алып бару сәбәпле, мәгарә гөмбәзендәге таш җимерелеп төште инде. Монда югарыда, элеккеге бакчалар урынында, төзү эшләре башланды. Әлегә ни төзиячәкләре дә билгеле түгел, бары мәйданга җир кертү эшләре бара. Хуҗасын ачыклау да мөмкин булмады.

Минем "Здравствуй, Елабуга" дигән китаптан мисал китерәсем килә. Аның 11 нче битендә Ананьино каберлеге тарихы турындагы язмада надан бер алабугалының борынгы каберлектән рәсемле ташларны рөхсәтсез алып кайтуы хакында сөйләнә. Югыйсә бу ташлар курганда гасырлар буе яткан, берәү дә кагылмаган. Ә менә бу алабугалы аны алып кайтып, мунча ташы итеп файдаланган. Табигый ки, ул ватылган. Шулай итеп тарихның бер өлеше юкка чыккан. Бу вакыйганың тагын кабатлануын һич тә теләмәс идем. Шунлыктан яз килгәнче, төзү эшләре яңарганчы, табигый һәйкәлебезне саклап калу өчен, нәрсә дә булса эшләп каласы иде. Бу эшне җайга салу максатыннан мин Алабуга дәүләт тарих-архитектура музей-ядкәрлеге генераль директоры Г.Руденко исеменә август аенда ук хат яздым. Әмма бу җирлек тыюлык зонасына керми, шунлыктан анда миңа ярдәм итә алмадылар. Җитмәсә "Татарстан табигатенең геологик памятниклары" дип исемләнгән яңа басмада ул халыкара әһәмияттәге геологик истәлек дип билгеләнсә дә, аеруча саклана торган табигый территорияләр статусы алмаган булып чыкты. Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре Дәүләт реестрында ул резерв участоклары исемлегендә генә тора (ТР Министрлар Кабинетының 730 нчы карары, 13.10.2010 ел). Шулай итеп ул аеруча саклана торган табигый истәлек буларак рәсмиләштерелми калган.

Күпме вакыт эчендә мәсьәлә хәл ителмәгән икән инде, республиканың Министрлар Кабинетында даими рәвештә үзгәрешләр булуын, җитәкчеләр алышынуын күз алдында тотсак, әлеге табигый һәйкәлгә махсус статус бирү мәсьәләсе әле озак вакытлар хәл ителмәячәк. Әгәр киң җәмәгатьчелек күтәрелеп аны яклап чыкмаса ул китапларда гына искә алыначак. Хәзер бу төзү мәйданы хуҗасын табу мөһим. Ихтимал, анда Кама елгасына карап торган чираттагы кафе яки ресторан төземәкчеләр. Ул кешене янәшәсендә шундый мөһим тарихи объект булуына инандырырга һәм аны күмеп калдырырга түгел, бәлки карап тотарга, күрсәткеч такта куеп, күзәтү мәйданы ясарга күндерәсе иде. Бәлки шул чакта бу объект аңа өстәмә керем китерер һәм тарихны урлаган надан алабугалыны каһәрләп искә алган кебек түгел, бәлки озак еллар яхшылыгы өчен телгә алыр иде. Ярый ул чорда интернет булмаган, шунлыктан аның исемен дә белүче юк, ә бүген башка дөнья.

Шунлыктан мин Алабуга шәһәрлеге янындагы төзелеш хуҗасын табарга ярдәм итүләрен сорап, җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, тарихи истәлекне бергәләп саклап калыйк.

Ринур Бекмансуров, Табигать музее мөдире

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим