Алабуга нуры

Табыш та алган, хәйрияче дә булган

Алабуга – өяз шәһәре, анда Стахеевлар, Ушковлар, Черновлар, Гирбасовларның сәүдәгәр династияләре калдырган гаҗәеп мирасы безне җиңел генә XIX гасырның урталарына күчереп куя. XIX гасырда биредә 10 мең кешегә 600 сәүдәгәр булган, аларның уникесе – миллионер, ягъни шәһәрдә яшәүче һәр алтынчы кеше сәүдә иткән. Шулай да күп сәүдәгәрләрнең исемнәре бүгенгә кадәр аз билгеле яисә бөтенләй билгесез.

Бервакыт теплоходтан төшкән берәү Шәһәр тарихы музеена кереп, аларның ерак бабасы, сәүдәгәр Константин Федотович Соловьев гаиләсе турында сорашкан. Мирасханә хезмәткәрләре, кызыксынып китеп, аның турында мәгълүмат эзли башлаган. Сәүдәгәрләр өчен гаилә шәхси эш кенә булмаган – аңа карап, гаилә башлыгының никадәр абруйлы, эшмәкәрлектә уңышы һәм нинди җәмәгать эшлеклесе булуы хакында фикер йөрткәннәр. Дмитрий Павлович  Соловьев сүзләренә караганда, аның бу бабасы ике тапкыр өйләнгән булган, ул никахлардан 16 бала туган. Соловьевлар Болынлы (хәзер − Говоров) урамында яшәгән, флигельле йорт бүгенге көнгәчә сакланган һәм республика карамагындагы тарихи-мәдәният һәйкәле булып тора. Монда 1919-1920 елларда танылган режиссер һәм актер, Алабуга музыка-вокал драма түгәрәген, аннары инде театрын да оештыручы Милий Александрович Кустинский яшәгән.

К.Ф. Соловьев башта 1858 елгы Юстина Иван кызына өйләнгән, аларның  Александр исемле уллары һәм Татьяна исемле кызлары туган. Шулай ук Александра, Лидия, Мария исемле өч кызлары булганлыгы билгеле (3 айлык вакытта дөнья куйганнар). Метрикә кенәгәләрендә Юстина Иван кызының  вафаты да язылган, ул 21 яшьтә үлеп киткән. Икенчеләй Константин Федотович бай урал казаклар атаманының кызына өйләнгән. Александра Георгиевна белән никахыннан 7 бала булган: өч кыз (Анна, Мария, Александра) һәм дүрт ул (Леонид, Василий, Сергей, Павел). Кызлар башлангыч белемне Алабуга хатын-кызлар гимназиясендә алган, аннан соң Германиядә укыганнар.

Соловьев безнең өчен ни белән кызыклы соң? Н.П. Лигенко язган “Купечество Удмуртии” китабында ул сәнәгатьче, күн фабрикасының хуҗасы буларак телгә алына. Әйтергә кирәк, XIX-XX гасырларда Вятка губернасында күн эше Себер якын булганга үсеп киткән, ул чакта күн бәясе югары булмаган, аннан тегелгән аяк киемен якын-тирә губерналарның эре шәһәрләрендә сатарга мөмкин булган.

Константин Федот улы, иске гореф-гадәтләр тарафдары, православие йолаларын ничек бар шулай кабул итүче, заман белән бергә атлаган, зур табыш китерә торган яңа ысулларга тартылган, мещаннан икенче гильдия сәүдәгәренә күтәрелгән. Базардагы сорау һәм тәкъдимнәрне өйрәнеп, К.Ф. Соловьев эшчәнлек өлкәсен киңәйткән. Аның сәүдә-сәнәгый мәнфәгатьләре күпкырлы булган: 1895 елда ул металл эшкәртеп җитештерә белгән, һөнәр өчен машина, аппаратлар һәм кораллар ясый алган, 1899 елда – Алабугада котельный ясаткан. Моннан тыш, Камада пароход төзү эшен оештырырга уйлаган, моның өчен Подмонастырка авылы каршында пристань янындагы ике кишәрлекне 10-15 елга арендага алган. Судно корпусын һәм аңа машина Воткинск заводыннан кайтарылган. Аны сызымнарсыз гына төзегәннәр.

1897 елда Вяткада “Бабушка” дип аталган буксирлы яңа пароход йөри, ул Алабугада Соловьев заводында төзелгән була. Озынлыгы – 40,43 метр, киңлеге – 4,62 метр, егәрлеге – 120 ат егәрлеге. Дөрес, ул озак йөрми, 1898 елның көзендә елга вакытыннан алдарак бозлана, күп кенә пароходлар йөге белән бозга ката, шулар арасында 300 мичкә сыра белән “Бабушка” да була. 1899 елда аны сатып җибәрәләр, ул 1928 елга кадәр Идел буйлап йөри.

Тагын бер– 161 фут озынлыгында, 23 фут киңлектә һәм биеклеге 8 фут булган буксирлы пароход төзегәннәр, анысы нефть ягышлы, Иделдә һәм Камада йөргән.

Соловьевларның пароход төзи торган предприятиесе аркасында, өстәмә эш урыннары барлыкка килгән һәм эшчеләр саны 100 дән 250гә кадәр арткан. Әлеге оешма уңышы баю чыганагына әйләнгән. 1909 елда Константин  Федот улы карамагында бакыр кою предприятиесе дә булган, ул XIX-XX гасырларда һөнәрчелек эшенең бик мөһим өлкәсе санала, тагын да киңрәк күләмле җитештерүгә әйләнә. Оныклары әйтүенчә, Соловьев  нефть сала торган баржаларны төзекләндерә белә, “Стахеев һәм К” иптәшлеге белән бергә эш алып барган һәм XIX-XX гасырның иң эре компания иптәшлеге “БраНобель” белән йөк судноларын нефть ташуга бирү буенча килешүе булган.

Сәүдәгәрләр табыш китерә торган заводлар салган һәм хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Раштуа бәйрәменә Константин Федот улының Алабуга Александр приютында тәрбияләнүче кызлар файдасына12 сум керткәне билгеле. Шулай ук Алабуга хатын-кызлар гимназиясе каршындагы чиркәү старостасы, икенче гильдия сәүдәгәре К.Ф. Соловьевның Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан “тырышлык өчен” дип язылган, муенда йөртү өчен ясалган алтын Станислав тасмасы белән бүләкләнгәне турында да әйтелгән.

Константин Федот улы 1918 елда яман шеш авыруыннан вафат булган, моны метрикә кенәгәсендәге язма дәлилли.

Марина АЗОВЦЕВА, Шәһәр тарихы музееның фәнни хезмәткәре

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: