Алабуга нуры

Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган

Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.

Дионис террариумистика белән күптәннән таныш. «Минем кәлтә һәм башка хайваннарым бар иде. Еланнарым булмады, хәер аларның кайбер үзенчәлекләрен белсәм дә», — дип искә ала алабугалы. Башта ул буар елан яки питон сатып алырга теләгән. Ләкин еланнарның бу төрләре аларны өйдә тоту өчен махсус күнекмәләр таләп итә, ә ул алган агусыз елан өйрәнчекләр өчен менә дигән. Шулай ук зур еланнар йорт хайваннарына — песигә, эткә һөҗүм итәргә мөмкин. Ә еланның бу төре бик каты ачуы килсә генә тешли ала.

Дионис еланга Бадди дип исем кушкан, аңа 4 яшь. Гаилә әгъзалары, шулай ук дуслары мондый йорт хайваны алуга төрлечә фикердә булган. Кемнәрдер каршы килгән, ә кайберәүләр, киресенчә, хуплаган. Дионис аңлатканча, бу барыннан да элек кешеләрнең еланнар турында күп нәрсә белмәве белән бәйле. Күпләр өчен елан — агулы һәм тешли торган хайван.

Әңгәмәбез барышында елан террариум һәм аның эчендә куелган агач ботагы буйлап шуышып йөрде. Дионис аңлатканча, еланнарның мондый активлыгы стресс белән бәйле: елан нәрсәгәдер борчылса, ул еш хәрәкәтләнә, ә инде бик аз хәрәкәт ясаса, ул тыныч дигән сүз.



— Өйдә рептилия тоту, песи яки эт тотудан бик күпкә аерыла. Үзенчәлекле характерга ия булу мөһим, хайванның хәрәкәте ни аңлатуын белеп торырга кирәк. Аларны бернәрсәгә дә өйрәтеп булмый. Әмма еланнар бик акыллы җан ияләре, гәрчә аларның күрү сәләте начар булса да, алар куркуны, йөрәк тибешен сизә. Исне алар тел ярдәмендә билгели, — ди блогер.

Ул үзенең йорт хайванын тычкан, күсе, чеби белән туендыра. Ә тычканнарны ул күрше шәһәрдәге махсус кибетләрдән сатып ала, алар туңдырылган рәвештә сатыла. Ашату алдыннан аларны җебетергә кирәк. Еланга тере тычкан бирү киңәш ителми, чөнки ул аңа зыян китерергә мөмкин. Блогер алган агусыз елан атнага бер генә тапкыр туклана икән. Шулай ук ул махсус тәрбия таләп итми, аңа витаминнар да кирәкми.
— Еланны юындырырга, тарарга кирәк түгел. Астына җәяргә — кәгазь, йомычка, келәм, шулай ук янына савыт белән су гына куярга кирәк, — ди Дионис.

«Барысы да ташбакалардан башланды. Хәзер мин тере почмакны киңәйтергә уйлыйм»



Алабугада тагын бер кеше — Максим, экзотик хайваннар тоту белән мавыга. Аның фатирында еланнан башка кәлтә, төрле бөҗәкләр, үрмәкүч, шулай ук елга ташбакаларын күрергә мөмкин. Соңгыларын ул балалары өчен ике ел элек ярминкәдә сатып алган. Хәзер аның агама, маис полозы, эублефар, Мадагаскар тараканнары (агама азыгы), нанду хроматус (үрмәкүч), зоофобуслар (бөҗәкләр) бар. Сүз уңаеннан, соңгыларын ул личинка өчен тота, чөнки алар кәлтәләр өчен азык булып тора. Алабугалы аңлатканча, болай арзанрак чыга, чөнки һәр личинканы Яр Чаллыдан сатып алырга туры килә. Әлеге хайваннарның бәяләренә килгәндә, алар аның төрләренә бәйле. Мәсәлән, альбинослар иң кыйммәтлеләрдән санала. Яшь шулай ук әһәмияткә ия: яшь зур булган саен, бәя арта, чөнки беренче вакытта аларны карау четерекле. 

Россиядә агусыз елан (полоз) 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр тора, ә үрмәкүчнең бәясе 100 сумнан алып 14 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Агаманың бәясе 2 мең сумнан алып 35 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә токымның сирәк очрый торган төрләренең бәясе, мәсәлән, агусыз елан (полоз), 150 мең сумга кадәр җитә.

 

Максим өчен иң кызыгы — үрмәкүчнең кабык салу вакыты. 
— Ул вакытта экзоскелет тулысынча салдырыла. Шулай итеп, үрмәкүч эченнән үрмәкүч чыга. Бу, әлбәттә, шаккатыргыч, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты террариумист.

Максимның хайваннары арасында иң усаллары — ташбакалар. Алар һәрвакыт тешләргә тели икән. Өстәвенә, алар озын гомерле дә. 
— Ташбака берничә ел яшәде дә, үлде, дигән сүзләрне еш ишетәм. Кагыйдә буларак, алар 50 яшькә кадәр яшәргә һәм 30 сантиметрга кадәр үсәргә тиеш. Барысы да кешеләрнең тиешле шартлар тудырмавы белән бәйле, мәсәлән, мондый ташбакаларга даими рәвештә су кирәк, алар хәтта су астында йоклый, — дип аңлатты Максим.

Алабугалы сүзләренчә, аның тормыш иптәше мондый җан ияләрен сатып алуга башта каршы чыккан, ләкин өйдә барлыкка килүгә, аның фикере үзгәргән. Дуслары да аның бу мавыгуына күнеккән.
Хәзер Максим үз карамагындагыларга ни кирәклеген яхшы белә. Мәсәлән, кәлтәгә кальций кушылган ашамлыклар бирелә, ә ташбакалар ит ярата, әмма аларга кәбестә бирү катгый тыела. Шулай ук ул тиешле шартлар да тудыра: агама өчен даими яктылык, ташбакаларга ял урыны һәм башкалар. Алабугалы сүзләренчә, бик күп нәрсәне өйрәнергә туры килә, чөнки экзотик хайваннар өчен ветеринар-герпетологлар ил буенча санаулы гына. Хәзерге вакытта Максим агама өчен пар эзли.

Террариумистлар белән аралашканнан соң, минем дә шундый үзенчәлекле йорт хайваны алырга теләк туды. Шуңа күрә закон тарафыннан нинди чикләүләр бар, шулай ук хайваннарны яклаучы вәкилләрнең бу мәсьәләгә ничек каравын белергә булдым.

Белгеч киңәше 
Равил Салихов, юрист, РФ юристлары Ассоциациясе әгъзасы:
— Башкалар арасында аерылып тору өчен, кешеләр төрле ысуллар куллана, шуларның берсе — йорт хайваннары. Хайваннарны тоту турында Хөкүмәт карары гамәлдә. Кайбер очракларда гражданнарга хәтта куркыныч ерткыч хайваннарны да тоту рөхсәт ителә. 
Шулай итеп, йортта еланның, ташбакаларның, кәлтәләрнең, үрмәкүчсыманнарның кайбер төрләрен тоту тыела. Имезүчеләр арасында аю, бүре, юлбарыс, арыслан һәм сыртланнарны тотарга ярамый. Кошлар арасында пингвиннар, киви, лачын һәм кайбер тәвә кошларын да өйдә тоту тыела. Шулай ук исемлектә китсыманнар һәм кайбер балыклар да (скат, акула, алабуга, угорь) бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хайван хуҗалары санитар-гигиена чисталыгы өчен тулы җаваплылык тота. Хайван хуҗасы аны биологик үзенчәлекләренә туры китереп тотарга, аны кыерсытмаска, караучысыз калдырмаска, авырган очракта вакытында ветеринария ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Асия Әхтәмова, Алабуга балалар экология-биология үзәге җитәкчесе:
— Һәр хайван табигый яшәү тирәлегендә яшәргә тиеш. Тик еш кына, күңел ачу өчен һәм табыш алу максатларында, мәсәлән чыгыш ясаганда яки фотога төшү өчен, кешеләр хайваннарны җәфалый. Хайван агрессив булмасын өчен, махсус тынычландыргыч чара бирү очраклары да була. Шулай бер күренешкә тап булдым: кешеләр крокодил янында фотога төшә алсын өчен, хайванның авызын ябыштырып куйганнарын күрдем. Ә безгә еш кына елга ташбакаларын һәм башка хайваннарны китерәләр. Сатып алалар да, берничә айдан соң уйнап туйгач, аларны безгә алып киләләр. Әлбәттә, без кабул итеп алабыз. Ләкин хайваннарны алай рәнҗетергә ярамый. Хәзерге көндә кешеләрнең мөмкинлекләре зур. Экзотик хайваннарны, нигездә, кеше арасында үзеңне күрсәтү яки соклану өчен, шулай ук балалар хайваннарны өйрәнсен, табигать белән кызыксынсын өчен тоталар. Минемчә, мондый төр җан ияләрен йортта тоткан очракта, иң мөһиме — хайваннар өчен табигый шартлар тудыру. Бу вакытта җан иясе зыян күрми, киресенчә, табигый яшәү тирәлегенә караганда озаграк та яши ала.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: