Алабуга нуры

Тар коллыкка баш имәгән йөрәк

Алабугага Муса Җәлил кызы Чулпан һәм аның оныгы танылган пианист Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил һәм Лиза килде. Геройны искә алу кичәсе шагыйрьнең Казандагы музей-фатиры хезмәткәрләре катнашында "Көмеш гасыр" китапханәсендә үтте.

Алабугалыларның шәһәр кунаклары белән очрашуын "Миф" музей-театры (җитәкчесе Андрей Иванов) театральләштерелгән күренеш белән ачып җибәрде.

Тамашачылар күз алдына әсирлеккә дучар ителгән шагыйрь образы килеп басты. Фашист төрмәләрендә дә рухы сынмаган, тормышының ахырына кадәр илгә биргән антына тугры калган Мусага һәм, Муса кебек үк, гильотинада җәзаланган Юлиус Фучикка тиңнәр юк. 1946 елдан башлап 1953 елга кадәр Муса Җәлил шигырьләре бастырылмый, аның исеме телгә алынмый. 1953 елда гына аның исеме яңадан кайтарыла.

Җәлил музее мөдире Нәзирә Газизова шагыйрь истәлекләреннән өзекләр укыды. Чулпан Җәлилова әтисе турында хәтирәләре белән бүлеште.

- Сугышка кадәр вакыт бик бәхетле булды, - дип искә ала Чулпан ханым. - Ул чагында биш яшьлек сабый булуына карамастан, ул күп мизгелләрне хәтерли. - Әти мине үзе белән Язучылар союзына ала иде. "Алтынчәч" операсы репетицияләренә алганы булды. Сугыштан соң бу әкият, сәхнә төшемә еш керә иде. Ялтада ял иткән вакытны да хәтерлим. Гази Кашшаф белән (без аны Гази абый дип йөртә идек) барган идек. Ак шәһәр, фонтан, диңгез, ком... Әти миңа үсемлекләр турында сөйләде. Аның белән фонтан тирәли йөгереп йөргәнем исемдә. Бу бәхет сугыш башланган көн белән тәмамланды. Әти белән әнинең төсе ни өчен үзгәрүен аңламадым, әмма кайгы килгәнен сиздем.

1941 елның 8 гыйнвар көнне Муса гаиләсе белән хушлашып, сугышка китә.

Казанда, Максим Горький урамындагы хәзер музей урнашкан фатирда, Чулпан әтисен соңгы тапкыр күрә. Бәләкәч кызны сугыш киеме нык гаҗәпләндерә.

"Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремнән сөеп сыйпады, - дип яза шагыйрь тоткынлыкта. Тормыш иптәше Әминәгә, кызы Чулпанга, туган иленә мәхәббәте аның һәрбер шигырь юлында чагыла.

Җәлил хатларыннан өзек тыңлаганда, өлкән яшьтәгеләр гаиләләрендә күз карасыдай сакланган фронт хатларын искә алгандыр. Алар өмет белән тулы. Җәлил дә дошманны тиз җиңеп, гаиләсе янына кайту турында язган.

Муса тоткынлыкта чакта аның гаиләсенә бик кыенга туры килә. Шөкер, гаилә дуслары Гази Кашшаф, Әхмәт Фәйзи ярдәмнән ташламый.

1953 елның 23 апрелендә Константин Симонов "Литературная газета"да Илья Френкель тәрҗемәсендә Муса Җәлилнең берничә шигырен урнаштыра. Фидакарь шагыйрь турында "Правда" газетасында "Үлемнән көчлерәк" дигән баш астында мәкалә бастырыла.

Җәлил музейлары Минзәлә шәһәрендә һәм Балтач районының Карадуган авылында бар. Фронтка китәр алдыннан Муса Минзәләдә политхезмәткәрләр курсында укыган. Хәзер анда шагыйрьнең исемен йөртә торган урамда урнашкан педагогия көллияте бинасында легендар шәхеснең истәлекләреен кадерләп саклыйлар. Карадугандагы Җәлил музеенда авыл укытучылары һәм мәктәп укучылары җыйган ядкарьләр арасында шагыйрьнең үз кулы белән бүләк итү сүзләре язылган "Татар әдәбияты тарихы" китабы саклана.

Казан музеенда булган һәркемгә билгеле: биредә уникаль экспонат "Моабит дәфтәрләре" шагыйрь кулының җылысын саклый. Дәфтәрләрнең беренче өлешен илгә Габбас Шәрипов, икенчесен Андрэ Тиммерманс тапшыра. Беренчесе гарәп, икенчесе латин хәрефләре белән язылган. Учка сыярлык кына: 9 га 7 сантиметр зурлыкта, берсенә - 61, икенчесенә 50 шигырь сыйган. Аларның ватанга кайтуы, чыннан да, могҗизага тиң. "Моабит дәфтәрләре" өчен шагыйрь (үлгәннән соң) Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Алабугалыларга бу дфтәрләрне күрергә мөмкин булды.

Безнең шәһәрнең Муса Җәлил исеме белән танылган укытучы Маһинур Фәйзуллина аркылы бәйләнеше бар. Ил буенча "халык дошманнары"на каршы сәясәт барган елларда кыен хәлгә калган Маһинур Фәйзуллинага Муса Җәлил ярдәм кулын суза. Маһинур Фәйзуллина Казанда, беренчеләрдән булып, Җәлил иҗаты буенча лекцияләр укый. 1940 елгы "Совет әдәбияты" журналында аның шагыйрь иҗаты турында мәкаләсе басыла. "Хат ташучы" поэмасы басылгач, Җәлил әлеге китабын "Тирән хөрмәт билгесе буларак Маһинур Фәйзуллинага. 1940 ел, 5 май" дип язып, Маһинур ханымга бүләк итә. 1948 нче елда, Җәлил исеме пышылдап кына әйтелгән вакытта, Маһинур Фәйзуллина "Совет әдәбияты" журналында "Гражданнар сугышы героикасы" дигән мәкаләдә тагын Муса Җәлил иҗаты турында сүз кузгата. Авторга һәм баш редактор Кави Нәҗмигә җитди кисәтү ясыйлар.

Кичәдә шагыйрьнең тирән эчтәлекле шигырьләре яңгырады.

- Әти искиткеч музыкаль кеше иде, - ди Чулпан Җәлилова, - мандолинада, фортепьянода уйный иде.

Аның бу сәләте оныкларына да күчкән. Татьяна да, Михаил белән Лиза да кичәнең башыннан азагына кадәр музыка инструментларында уйнады.

Каһарман шагыйрьнең тормышы Плецензее төрмәсендә өзелә. Биредә тоткынлыкта булган кешеләрнең 2891е җәзалап үтерелгән, шуларның 24е - Советлар Союзыннан. 24нең 11е - татар. 25 август көнне алар якты көнне соңгы тапкыр күрә.

Кайгы алып килгән август аенда әтисе турында якты истәлекләре белән бүлешкән Чулпан Җәлиловага, кичәне музыкаль яңгыраш белән аеруча тәэсирле иткән оныкларына, шагыйрьдән калган ядкарьләрне кадерләп саклаучы Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатир хезмәткәрләренә без бик рәхмәтле.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: