Алабуга нуры

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев: “Элек күпчелек татарларның фамилияләре булмаган”

Татар фамилияләре кайчан барлыкка килгән? Татар морзалары сыйныф буларак ни өчен юкка чыккан? Татар морзаларында кайсында рус дворян тамырлары бар? Бу хакта "Татар-информ" журналистына танылган тарихчы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сөйләде. Борынгы татар фамилияләре морза нәселләрендә генә калган - Искәндәр Аязович,...

Татар фамилияләре кайчан барлыкка килгән? Татар морзалары сыйныф буларак ни өчен юкка чыккан? Татар морзаларында кайсында рус дворян тамырлары бар? Бу хакта "Татар-информ" журналистына танылган тарихчы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

Борынгы татар фамилияләре морза нәселләрендә генә калган

- Искәндәр Аязович, татар фамилияләре алар кайсы вакытта барлыкка килгәннәр һәм хәзергә кадәр ничек сакланып калганнар?

- Мин үз вакытында XVIII гасырның тарихи чыганакларын ныклап өйрәндем, XVII гасыр мәгълүматлары, рус һәм татар чыганаклары белән таныш.


Шуны әйтә алам: мәсәлән, XVIII гасырда күпчелек татарларның фамилияләре булмаган. Документларда фамилияләр берничек тә язылмаган, аларда һәрвакыт, мисал өчен, Абдулла Мостафа улы дип кенә язылганнар.


Ләкин, татарларның аерым бер категориясе була, алар XVIII һәм, минем уйлавымча, XVII гасырда да фамилиягә ия булганнар. Алар беренче чиратта, югары катлам һәм феодаль сыйныф вәкилләре. Йомышлы кешеләр, морзалар һәм кенәзләр - аларның фамилияләре булган. Гадәттә, мәсәлән, Сөләйман Мостафин кенәз Ишеев яки Яушев улы дип язылган була. Мондый кешеләрнең фамилияләре була, бу татар халкының аз санлы өлеше. Минем уйлавымча, халыкның гомуми массасында фамилияләр XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында гына барлыкка килә башлаган.

Башлангыч чорда татар морзалары рус дәүләтенә кирәк була

- Кенәз Дашкиннарның, Акчуринарның, Еникеевларның фамилияләре киң танылган, алар борынгы фамилияләрме?

- Татар фамилияләре эпопеясе татар феодаль сыйныфы язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бу тарих болайрак. Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе территориясе Явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан соң, элекке Казан ханлыгы территориясе, аннан соң Әстерхан, Себер ханлыклары рус дәүләте составына керәләр. Татарларның әле бу вакытта күпсанлы һәм көчле бердәм феодаль сыйныфы була. Без алар турында рус дәүләтендә фамилиягә ия булырга мөмкин кешеләр дип уйлый алабыз. Ләкин, тора-бара, XVII гасыр ахырына - XVIII гасыр башына бу феодаль сыйныф юкка чыга, бүлгәләнеп бетә. Һәм шунысы кызык - XVII гасырда йомышлы татарлар дәүләткә кирәк булалар. Феодаль сыйныф вәкилләре дәүләткә кирәк.

Беренчедән, бу кешеләр яңа дәүләткә, яңа хакимияткә, лояль булалар, алар армиядә хезмәт итәләр һәм рус армиясе составында аерым отрядларны тәшкил итәләр. Ул вакытта армия ополчение нигезендә төзелгән була, бу әле XVII гасырдагы тәртипкә салынмаган армия була. Йомышлы татарлардан торган отрядлар XVII гасыр уртасында, XVII гасырның икенче яртысында, аерым хәрби вакыйгалар вакытында рус армиясенең 10 процентын тәшкил иткән дигән мәгълүматлар да бар.

Татарларның икенче группасы - йомышлы җирбиләүчеләре дипломатик хезмәттә була. Ул вакытта татар теле халыкара тел функциясен башкара, Көнчыгышның күп кенә илләре белән рус дәүләте арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр теле була. Татар теле, илчеләр боерыгында, рус хакимнәренең рәсми хатларында күп кулланыла. Мәсәлән, Алексей Михайловичның Һиндстан, Иран, Урта Азия белән аралашуы татар телендә бара. Татар теле, хәзерге инглиз теле, урта гасырларда Европада латин теле башкарган рольне уйнаган. Бу күпләргә мәгълүм түгел, ләкин бу шулай. Шуңа күрә арадашчылык өчен бу телне белгән кадрлар кирәк була. Шуңа күрә йомышлы татарларның бер өлеше әлеге дипломатик хезмәткә җәлеп ителгән була.

Өченче төркем - административ хезмәт, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр. Һәм нәкъ шушы кешеләр дәүләткә кирәк була, аларга җир бүлеп бирелә һәм өстенлеккә ия катламга әйләнә.

Ләкин бу төркемнәр саны акрынлап кими башлый. Фамилиягә ия булырга мөмкин кешеләр юкка чыга башлыйлар дияргә була. Татар феодаль сыйныфының саны XVII гасыр ахырына кисәк кенә кими. Һәм минем фикеремчә, бу дәүләт тарафыннан махсус эшләнгән була.

Бу катлаулы процесс, ләкин мин аны кыскача гына аңлатып китәм. Әлеге кешеләр - рус дәүләтендә хезмәт итүче татарлар, мөселманнар. Алар җирбиләүчеләр яки вакытлыча җирбиләүчеләр булалар, хезмәт өчен вакытында түләү алалар һәм шуның өчен аларны "йомышлы" дип аталганнар. Алар җирләренең хуҗалары булмыйлар һәм бу җиргә хокуклары да булмый: аны сата, алыштыра, бүлешә алмыйлар, бары ул кишәрлекне куллана гына алганнар.

"Чабаталы морзалар"

Һәм тагын әлеге күренешнең бөтен кызыгы шунда - аларның җирләре була, ләкин аны эшкәртергә кешеләре булмый, чөнки татарларда крепостной хокук дигән төшенчә булмый. Татар җәмгыятенең иң түбән катламы - ясаклы татарларны, крестьяннарны хезмәткә, дөресрәге әлеге җир эшенә җәлеп итә алмаганнар. Җир бар, ә эшләргә кеше юк. Бу бер.

Икенчесе - бу кешеләргә җир белән нәрсә эшләргә соң? Рус мәкалендәгечә, печән өстендәге эт кебек - алар бит анда утырып тора алмый, ничек тә бу җир белән файдаланырга кирәк. Һәм алар бу җирләрне сата, бүлә, алмаша башлыйлар. Каршылыклы хәл килеп чыга: дәүләт әлеге процесска ничек тә булса комаучауларга, рөхсәт бирмәсә тиеш була, чөнки бу закон тарафыннан тыелган. Әмма дәүләт моңа күз йома, чөнки әлеге кешеләрнең дәүләткә хезмәт итүе кирәк булмый башлый. Рус дәүләте ныгый, көчәя, абсолют монархия ныгый, чикләр зурая һәм татарларның дипломатик, административ хезмәттә кирәге кими. Алар татарлар, мөселманнар булу сәбәпле, дәүләт аларга ышанып бетми, шикләнеп карый. Җир белән законсыз рәвештә башкарылган әлеге алыш-биреш бу сыйныфны икътисади яктан көчсезләндерүне аңлаганга күрә, дәүләт моны тыймый. Әлеге хәл үзеннән-үзе, кинәт башлана. Һәм ахырдан аның табигый нәтиҗәсе килеп чыга -җирбиләүче татарлар XVII гасыр азагына "йомышлы татарлар", "феодаллар", "җирбиләүчеләр", "морзалар", "кенәзләр" исеменә формаль яктан гына тәңгәл килә башлыйлар, бу атамалар артында бер нәрсә дә булмый. Шуңа күрә, татар телендә "чабаталы морзалар"дигән төшенчә барлыкка килә, ягъни ул морза, ул йомышлы, кенәз, ул феодаль сыйныфы вәкиле, ләкин үзенең милке юк. Кабатлап әйтәм - болар барысы да хәйлә белән эшләнгән дәүләт сәясәте. Бу кешеләрнең күп булуы дәүләткә кирәк булмый, алар потенциаль оппозиция. Алар мөселманнар, алар татарлар, алар чит. Соңрак бу процессны, танылган татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин, татар феодаль сыйныфының таркалуы дип атый.

Алда таба булган хәлләр тагын да мавыктыргычрак. 1718 елда, Петр I вакытында йомышлы татарларның өстенлекле булып саналган барлык катламнарын да адмиралтейство эшләренә язалар. Аларны Урта Идел буе төбәгеннән читтә, Балтыйк буендагы хәрби ныгытма эшләренә җәлеп ителә башлыйлар. Петербург, Кронштадт, Рига шәһәрләре, көньяк юнәлешләрдәге, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар төзелешенә җибәрәләр, шул ук вакытта адмиралтейство эшләренә дә җәлеп итәләр. 1718 елда Петр I приказы белән, йомышлы татарларның барлык катламнары да кораблар төзү өчен урман кисәргә, иң авыр хезмәткә җәлеп ителәләр.

Ә алга таба тагын да гаҗәеп хәлләр була. 1724 елда йомышлы татарларның барлык катламнары да рәсми рәвештә юкка чыга һәм дәүләт крестьяннары катламына язылалар. Ясаклы татарлар (гади игенче халык) кебек үк, болар да дәүләт крестьяннарының җыелма өлеше булалар. Һәм гениаль ситуция килеп чыга: элек югары катлам вәкилләре, аксөяк, элита, аристократия, җирбиләүчеләр булып саналган кешеләр 1724 елда ясаклы татарларга караганда да мөшкелрәк хәлдә калалар, чөнки алар адмиралтейство эшенә мәҗбүри бурычлы була. Аларның статусы бер була, алар салым түләүче катламга әйләнәләр, җан башына салым, имана түлиләр, ягъни алар гадәти крестьян катламына әверелә. Йомышлы татарларның төп массасы гади крестьян халкына әйләнә.

"Әби патша"дан морзаларга карата җылы караш

Тагын да гаҗәебрәк хәлләр була. Мин бары тик йомышлы татарларга бәйле моментларга гына кагылып үтәм. 1780 елларда Екатерина II рус дәүләте дворяннары статусын билгели. Татарның йомышлы кешеләре, крестьяннар итеп язылган булуларына карамастан, "йомышлы татарлар" төшенчәсе һаман да була әле. Екатерина II йомышлы татар морзаларына, кенезләренә барлык хокукларны һәм өстенлекләрне бирү турында указ чыгара. Ягъни, татарның йомышлы кешеләре, Екатерина II дән дворян нәселләре китабына язылу хокукы алалар. Дөрес, ике шарты үтәгәндә генә. Беренче шарт -аларның затлы нәселдән чыккан кешеләр икәнен раслаучы рәсми юридик документлары булуы, әлбәттә, бу барысында да булмый. Күп вакыт узган, берничә буын алышынган, кешеләр төрле сынаулар аша үткән - янгыннар, фетнәләр, күченеп йөрүләр һәм башкалар. Шуңа күрә, мондый документлар халыкның бик аз өлешендә генә сакланып калган була. Икенче шарт - Россия дворяннары китабына язылырга теләүче татарлар православие динендәге рус крепостной крестьяннары хезмәтеннән куллана алмыйлар. Бу үз көчендә кала, моны дәүләт игътибар белән күзәтә.

Екатеринаның бу указы нинди нәтиҗәләргә китерә? Мин үз вакытында бу документларны Мәскәү архивларында карадым. Анда саннар бар, хәтердән генә аларны әйтә алмыйм, ләкин Россия империясенең төрле районнарында, татарларның аерым гаиләләрен дворян нәселләре китапларны яза башлыйлар. Бу хәлдә шунысы кызыклы, Казан губернасында мондыйлар булмый. Урта Идел буе Казан ханлыгы үзәге булганга күрә монда татар халкының төп өлеше яшәгән, биредә контроль кырыс, җирбиләүчеләргә басым көчле була.

Шуңа күрә татар морзаларының шәҗәрәләре татар дөньясының читендә -Тамбов өлкәсендә, Пенза губернасында, хәзерге Мордовия, Оренбург төбәкләрендә теркәлә, анда дистәләгән фамилияләр барлыкка килә. Чыннан да фамилияләре булган кешеләр барлыкка килә. Терегуловлар, Акчуриннар һәм башка кенәз нәселләре билгеле.

Татар фамилияләренең барлыкка килүе фантазия һәм грамотага да бәйле була

- Һәм бүгенге татар морзалары җыены Татарстаннан читтә уза, мәсәлән, Уфада.

- Андый җыен бездә дә бар. Татар Конгрессыннан Фәрит Уразаев "Морзалар җыены"н җитәкли. Бу, үз чиратында, кызыксыну, ниндидер кайтаваз. Ләкин, мин, аерым гаиләләрдә ата-бабалары турында истәлекләр саклангандыр дип уйлыйм. Фотографияләр, документлар, истәлекләр, алар турында сөйләшүләр булгандыр, ләкин, минем уйлавымча, бу татар халкының аз өлешенә генә кагыла.

Билгеле булганча, татар фамилияләренең күбесе исемнәрдән килеп чыга. Алар әти исеме белән бәйле. Хәтта бүген дә кешенең фамилиясе дә әтисенең исеменә охшаш булган күп мисалларны беләбез. Бу тенденция хәтта совет чорында да бетмәде. Һәм шуны истә тотарга кирәк - авыл җирендә яшәгән күп кешеләрнең совет вакытында, 50 нче еллар азагына кадәр паспортлары булмый. Аларның фамилияләре теркәлгән документлар булмаган дияргә була. Соңыннан, алар паспорт алганнан соң, төрлечә уйлап чыгарып язганнар.

Мәсәлән, минем гаилә тарихыннан бер мисал. Әни яклап минем әбинең паспортында Гимазетдинова фамилиясе язылган була. Аның бер улы Гыймадиев фамилиясендә, ә икенче улы Илһаметдинов фамилиясендә була. Алар бертуган абый-эне булалар, минем әни Гимазетдинова.

- Кайвакытта аерма берничә хәрефтә генә була, ә монда...

- Әйе, Гыймадиев фамилиясен Гимазетдиновтан кыскартып ясаганнар. Аның иренең исеме Илһаметдин була, шуңа күрә аның бер улы Илһаметдинов фамилиясен ала, димәк, барысы да кешеләрнең фантазиясеннән, грамота дәрәҗәсеннән торган. Әлбәттә, Еникеевлар, Терегуловлар кебек аерым бер төркем үзләренең танылган фамилияләрен саклап калаганнар. Казанда да бу нәселнең күп вәкилләре бар. Мурзиннар җыены моны теркәгән. Шәҗәрәләргә карата зур кызыксыну бар, күптән түгел Казанда архив идарәсе генеологиягә багышланган зур конференция уздырды. Архивларга нәсел агачларын төзүгә бәйле күп сораулар килә. Кызыксыну чыннан да зур.

"Русны кырып карасаң, татар чыга"

- Билгеле булганча, күп кенә рус кенәзләре нәселләренең татар тамырлары бар.

- Әйе. Әлбәттә, монда сәясәт бик нык катнашкан. Шундый бер легенда бар, русча әйтсәк: «Поскреби русского - наскребешь татарина». Танылган, киң яңгыраш алган әйтем. Рус дәүләте тарихында җитди урын алып торган күп рус фамилияләре татар тамырларына ия. Бу чыннан да шулай.

Ә моның белән сәясәт ничек бәйле? Әлбәттә, Мәскәү кенәзлеге белән Алтын Урда арасындагы, дөресрәге аларның варислары арасында, үзара көрәш барганда, бу алышка Литва кенәзлеге кушыла. Көньяк Европа территориясендәге төрле дәүләтләр сәяси лидерлык өчен көрәштә булалар. Алтын Урда варислары, Бөек Литва кенәзлеге белән әлеге бәрелештә Мәскәү җиңүче булып чыга. Бу көрәш нәтиҗәсендә бүген сәяси эмиграция дип аталган феномен барлыкка килә. Ниндидер сәбәпләр аркасында үз ватаннарын ташлап киткән кешеләр, башка дәүләтләрдә таяныч, сыеныр урын тапканнар. Казаннан, элекке Алтын Урдадан һәм башка татар дәүләтләреннән качаклар Мәскәүгә киләләр һәм аларны анда кабул итәләр. Качакларның күбесе хакимият өчен барган сәяси интригаларда катнашкан зур урындагы кешеләр, шулай ук Чыңгыз хан династиясе вәкилләре дә була. Алар Мәскәүдә калалар, аларны анда күтәрәләр, чөнки бу сәяси яктан файдалы була.

Әйтик, Касыйм ханлыгы феномены. Касыйм ханлыгы XV гасыр уртасында, элекке Алтын Урда, татар ханлыклары элитасы вәкилләреннән барлыкка килә. Бер фактны искәртеп үтү дә җитә, беренче хан Касыйм була. Әлеге ханлык нәкъ менә аның исеме белән атала. Касыйм хан төзелеп килгән Казан ханлыгыннан качып китә, ул Олуг Мөхәммәднең улы була (Казан ханлыгын төзүче). Анда Чыңгыз хан династиясе вәкилләре дә була. Әлбәттә, бу җиргә, шушы дәүләтләрнең элитасына караган кешеләрне утырталар.

Бабич һәм Нарышкин - татар тамырлары булган фамилияләр

- Димәк, Касыйм ханлыгы - татар элитасы дәүләте булып чыга?

- Асылда, чынлап та шулай. Бу кешеләр рус дәүләтендә табигый рәвештә утырып калалар, алар кенәзләр, ә соңыннан патша тарафыннан яклау табалар, шулай акрынлап сарайга якынаялар. Сәяси максатларда православие динен кабул итәләр, рус хатыннарына өйләнәләр һәм күп кенә рус фамилияләренә башлангыч бирәләр. Бу темага күп басмалар чыкты. Баскаковның «Русские фамилии тюркского происхождения» дигән китабы, Альфред Хәсәнович Халиковның «500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения» дигән бик яхшы тикшеренүе бар. Әлеге мәсьәлә, әлбәттә, тел белгечләренең, тарихчыларның игътибарын җәлеп итә. Ата-бабалары теркәлгән нәсел агачлары бар. Мәсәлән шул ук, Державин үзендә татар тамырлары барлыгын, бабасы татар морзасы икәнен әйткән.

Кайберәүләр өчен бу ниндидер экзотик элемент булып торган һәм алар моның белән горурланганнар. Куприн түбәтәй киеп йөргән, әнисе кенәз Колынчаковлар нәселеннән дип әйтә торган булган. Әмма кайбер фамилияләрнең рәвеше үзгәрә, әйтик, Нарышкиннар рус яңгырашлы фамилия, гәрчә Нарышкиннарда татар тамырлары бар.

Ләкин монда бер нәрсә бар. Бездә еш кына бу нәрсәне күпертәләр һәм эмоциональ кабул итәләр. Минем карашка, монда аек акыл белән эш итәргә кирәк. Кайвакытта шулай дип әйтәсе килә: "Карагыз, болар барысы да безнекеләр - кенәз Йосыповлар, боларны татарлар барлыкка китергән". Ләкин мондый очракларда шундук: "Әйтегез, ә Пушкин рус шагыйреме әллә Эфиопиянекеме? Пушкиның бабасы Эфиопиянеке була", - диясе килә. Шуңа да карамастан, беркем дә Пушкин бөек рус шагыйре дигән фактны кире какмый. Шуңа күрә, мин, күп рус дворян нәселләредә татар тамырлары бар икәнен онытмаска, истә тотарга кирәк дип уйлыйм, ләкин моның белән артык горурланырга, хәзерге тарих белән ничек тә булса бәйләргә кирәк дип санамыйм. Хәтта кайсыдыр бабасы Алтын Урданыкы булса да, аларның хәзерге татарлар белән бернинди дә бәйләнеше юк. Бу кешенең үзен кем итеп санаганыннан чыгып уйларга кирәк. Ул кем булган, нәрсә эшләгән, нинди юнәлештә, кайсы диндә булган, нинди дәүләткә хезмәт иткән? Һәм барысы да аңлашыла. Бу татар тамырлары булган рус дворян фамилияләре генә, артык та, ким дә түгел.

- Бабич фамилиясе, мәсәлән.

- Бу да шулай ук төрек фамилиясе. Мин филолог түгел, ләкин моны карарга була. Бабич - төрекчә яңгырашлы, төрек тамырлары булган фамилия.

Рус дәүләте Алтын Урда мирасы өчен көрәштә җиңеп чыга

- Алтын Урдадагы сәяси эмиграция турында сөйләгәндә, аның тарихын хәзер кире карау мөмкинме?

- Миңа калса, монда тагын күп буталчык әйберләр бар. Күп вакыт, без тарихта нәрсә күрергә телибез, шуны эзлибез. Бу киң таралган тенденцияләрнең берсе. Кызганычка каршы, халкының төп өлеше, хәтта тарих белән кызыксынмаганнар да, хатаны җибәрә. Кызганычка каршы, без тарихны күпкырлы һәм каршылыклы күренеш дип күз алдына китермибез, анда төрле яклар бар, яхшысы да, начары да, батырлыклар да, ниндидер хаталар һәм хыянәтләр дә. Моны аек акыл белән кабул итәргә кирәк, тарихны үзгәртеп булмый бит. Шуңа күрә әлеге тенденция Алтын Урдага бәйле. Моны да рус тарихы традициясе дип әйтеп була, ул Алтын Урданы бары тик дошман буларак кына һәм бары тик кара төстә генә сурәтли. Хәзер безнең татар тарихында Алтын Урда прогрессив, яхшы һәм позитив өлеш керткән дәүләт буларак күрсәтелә. Хакыйкать урталыкта ята.

Без еш кына үзебезнең заманча сыйфатламаларны үткәнгә күчерәбез, мондый хәл шулай ук күзәтелә. Без мәсәлән, үткәндә үз тамырларыбызны эзләгәндә безнең хәзерге сәяси сыйфатламаларны, ошатуларны үткәнгә күчерәбез, һәм бу гадәти күренеш дип санала.

Кызганычка каршы, бу алай түгел. Эш шунда, XIV-XV гасырларда, XX яки XXI гасырларга караганда дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр башка төрле булган. Без хәзерге чынбарлыктан чыгып уйлыйбыз һәм аларны үткәнгә күчереп, узганны шулай аңлыйбыз. Бу хата.

Шуңа күрә мин болай уйлыйм: Алтын Урда - ул көчле, куәтле дәүләт булган, күп халыкларның икътисади, мәдәни, сәяси, этник тормышларында зур роль уйнаган. Минем уйлавымча, Алтын Урда таркалганнан соң ул, бу дәүләтнең турыдан-туры варислары булган тагын бик күп яңа төрки халыкларга башлангыч биргән. Шул ук казахлар, татарлар, Кырым татарлары, башкортлар, ногайлар - болар Алтын Урданың уртак этник мирасына ия булган халыклар. Һәм юрганны үзеңә тарту тенденциясе, кайбер төрки халыкларның тарихында "бу безнең генә дәүләт" дигән принцибы, минемчә дөрес түгел.

Шул ук вакытта, рус дәүләте Алтын Урдадан ераклашырга тырыша, ләкин ул да бит үзенчә бу дәүләтнең дәвамчысы булып тора. Карагыз, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, нишли? Ул билгеле бер чикне уза.

Кызганычка каршы, без гадәтләнгән нәрсәләргә игътибарны җәлеп итмибез. Безнең, ниндидер гомуми күзаллау бар: "Рус дәүләте үзенең бәйсезлеге өчен көрәшкән, ә Казан ханлыгы - Алтын Урданың агрессив сәясәтен Иделдә дәвам итүче юлбасарлар үзәге". 90 процент халык, бигрәк тә рус халкы моны нәкъ шулай кабул итә, сүз нәрсәне дә булса бәяли ала торган һәм тарих белән аз булса да таныш кешеләр турында бара. Шундый стереотип караш яши, ә чынлыкта нәрсә килеп чыга соң?

Явыз Иван Рус дәүләтенең сыйфатын һәм йөзен күп нәрсәдә үзгәртә, бу ил тарихында зур үзгәреш. Рус патшасы, тарихи яктан беркайчан да рус дәүләтенеке һәр Рюриклар династиясенеке булмаган территорияне яулап ала. Бу бик җитди һәм сыйфатлы алга китеш, сыйфатлы үзгәреш. Рус дәүләте Алтын Урданың сәяси мирасы өчен көрәшкә керә һәм аны дәвам итә. Ягъни, Мәскәү дәүләте 1552 елдан соң Мәскәү янындагы җирләрне үзләштерүдән, Алтын Урда җирләрен үзләштерүгә күчә. Мәскәү дәүләте барлык сәяси конфликтларда үзен көчле уенчы итеп күрсәтә һәм бу көрәштә җиңүче булып чыга. Ул Казан, Әстерхан, Себер, алга таба, XVIII гасырда Казахстанны, XVIII гасырда Кырымны яулап ала. Болар барысы да Алтын Урда җирләре җыелмасы. Шуңа күрә, мин тарих тыныч, аек акыл белән һәм объектив рәвештә бу хәлне бәяләргә һәм шушы яктан Россиянең үсешен күзалларга тиеш дип уйлыйм. Шул рәвешле, рус дәүләте XVI гасыр уртасында күп нәрсә дә үзенең сыйфатын үзгәртә, ул чын мәгънәсендә күп милләтле, күп конфессияле була һәм үзенең эчке сәясәтен тулысынча үзгәртә.

БДИ кешене надан калдыра һәм уйламаска өйрәтә

- Тарихны аек акыл белән бәяләр өчен сыйфатлы белгечләр кирәк. Сез, гуманитар мәгариф өлкәсендәге яңарышлар белән бәйле тенденцияләрне ничек бәялисез?

- Бу, әлбәттә, бик җитди сорау. Эш шунда, белем бирүдә хәлнең начарлануы, беренче чиратта, гумнитар өлкәдә генә күзәтелми, ул башка өлкәләрдә дә бар. Урта белем бирүче мәктәпләрдәге хәлләр минем күңелемә ятмый. Миңа калса, хәзерге балаларга бирелүче урта белемнең дәрәҗәсе, совет мәктәбендә без алган белем белән чагыштырырлык түгел. Бу минем шәхси күзаллауларым. Мин абитуриентлар, студентлар белән 30 ел эшлим, үзебезгә килгән абитуриентларның сыйфатын күрәм. Безгә 80 еллар ахырында килгән, совет мәктәбендә белем алган абитуриент, хәзерге гел бишлеге генә укучыдан ким дигәндә, ике башка югары иде. Һәм моның белән бернишләп тә булмый, бу - урта белемнең дәрәҗәсе, бу - урта белем бирүдә уздырыла торган реформалар.

Мине БДИ белән булган хәлләр куркыта. Нәрсә ул БДИ? Бер яктан караганда, барысы да яхшы, барысы да аңлашыла кебек. "Ришвәтчелек һәм без аны җиңдек". Бердәм дәүләт имтиханнары кешене надан калдыра һәм уйламаска өйрәтә, мин, гомумән, гуманитар белем бирү өлкәсендәге БДИ практикасын тамырдан кире карауны кирәк дип саныйм, ләкин аның ниндидер өлешләрен сакларга була.

Мин беренче курска киләм, 30 ел элек студентлар белән аралашуда гадәти булган нәрсәләрне сорый башлыйм. Мин боларны хәтта аңлатмыйм да, чөнки беләм Бу шуны күрсәтә - алар боларны беләләр. Ә бу балалар чиста кәгазь бите кебе. Алар бернәрсә дә белмиләр. Миңа текәлеп утыралар, сорау биргәч, смартфоннарында, Гуглда нидер эзлиләр. Кызганычка каршы, аларның бу мәгънәдә күзаллаулары бик нык үзгәрде.

Кызганычка каршы, хәзерге мәктәп баласы, интернет ярдәмендә барысын да эшли ала дип уйлый, менә монысы куркыныч. Бер яктан караганда, аны соңгы ике елда мәктәптә БДИ белән башын катыралар, ул бары тик попугай кебек шул төймәләргә басып яки цирктагы маймыл кебек "бер, ике, өч, дүрт вариантның берсен сайла", дип кенә утыра ала. Ярый ла ул зиһенле булса, ә калганнар нишләргә тиеш?

Совет вакытында биргән белем нигезле белем булган дип саныйм. Минем уйлавымча, әгәр дә совет мәктәбенең күп өлешен саклап калган булсалар, хәзерге кебек маймылланып, көнбатыштан нәрсәдер күчереп алмаслар иде һәм үзебезнең бик яхшы урта мәктәп булыр иде. Совет мәктәбе нигезендә заманча, аннан, мәсәлән, идеологияне алып ташлап, үзебезнең Россия урта белем бирү системасын булдырыр идек. Ә без нигәдер, миф артыннан куып, хәзергене булдырдык. Безнең уку йортына килгән укучыга элек мәктәп укыткан нәрсәләрне без укытырга тиеш булабыз, әле ул дүрт ел укый. Безнең Казан университетында, мәсәлән, укытучылар югары квалификацияле, мөмкинлекләр бар, ләкин, кызганычка каршы, урта мәктәп җибәргән хаталарны төзәтү өчен күп вакыт китә. Һәм кайвакытта өлгермибез. Интернет белән бозылу, балалалыкта калуның билгеле бер дәрәҗәсе, балаларның мөстәкыйль рәвештә фикерли алмаулары килеп чыга. Шуңа күрә, гомуми тенденция шулай: ул югары уку йортыннан гына тормый, һәм гуманитар белем бирүнең сыйфаты тулаем алганда хәзер безне канәгатьләндерә алмый.

Идел-Урал Россия дәүләтен саклап калу проекты була

- Тиздән юбилей датасы ТАССР ның 100 еллыгы көтелә. Бу дәүләт төзелешенең тарихын яңадан карау зарурлыгы бармы?

- Искечә яңа караш дияргә кирәктер, мөгаен. Гомумән бу дата, мөһим һәм чынлап та, безнең хөкүмәт ТАССРның 100 еллыгын үткәрү турында дөрес карар чыгарды.

Бу дата безнең үзаң өчен дә, үткәнгә кызыксынуны арттыру өчен дә мөһим роль уйный. Сәяси яктан да бу мөһим дата, ләкин шул ук вакытта Татар АССРын төзү большевикларның хәйлә сәясәте эшчәнлеге нәтиҗәсе икәнен дә онытмаска кирәк. ТАССР - бер яктан татар дәүләтен, аның традицияләрен торгызу, яңарту, ләкин Татарстан Республикасы - ул чиста татар дәүләте генә түгел ә күпмилләтле дәүләт икәнен дә аңлыйбыз. 1917-1920 елларда булган вакыйгалар бик кызыклы, чөнки ул вакытта татар дәүләтен барлыкка китерү һәм торгызу буенча берничә проект эшләнелә. Мәсәлән, 1917 ел ахыры 1918 ел башында дәвам иткән Идел-Урал штаты проекты. Ләкин ул, беренче чиратта большевиклар тырышлыгы белән, кабул ителми. Минем уйлавымча, бу күренеш ул вакытта татарларда нинди көчле сәяси хәрәкәт формалашканын күрсәткән. Көчле, мөстәкыйль, сәяси һәм идеологик, фикер ияләреннән һәм интеллектуаллардан торган.

Татар милли сәяси хәрәкәте, үзенең эчтәлеге, колачы, мөмкинлекләре һәм потенциалы белән большевикларны куркыта. Шуңа күрә проектны тиз арада ябалар. Ләкин Идел-Урал проекты сепаратистик булмый бит. Ул Россия дәүләтен саклап кала торган проект була, бу хакта, кызганычка каршы, еш кына оныталар. Бу Россия Империясенең эчке төзелешен үзгәртеп коруга юнәлдерелгән проект була. Ләкин ул барыбер куркыткан, штатта, бу территориянең күп өлешен алып торган татарлар төп рольне уйнарлар иде, мөгаен, бу большевикларны куркыткандыр.

Соңыннан большевиклар үзләре әзерләгән Татар-башкорт проекты чыга, ләкин ул да кабул ителми, чөнки монда да тугандаш, бер-берсенә якын ике зур төрки этнос берләшер иде. Бу шулай ук, большевиклар өчен ниндидер потенциаль куркыныч тудырырга мөмкин. Һәм ахырдан ТАССР барлыкка килә. Бу проект күп нәрсәдә ясалма, ул традицияләргә нигезләнмәгән, кызганычка каршы, бу дәүләт төзелешеннән татар халкының күп өлеше сызып ташланды. Миңа, мәсәлән, хәзергә кадәр бер нәрсә аңлашылмый: хәзерге Татарстан территориясенә, якын урнашкан, татар халкы өстенлек итүче районнар ни өчен республикада составына кертелмәгән? Һәм шулай килеп чыга, татарларның дүрттән бер өлеше ТАССР читендә кала.

Моның нәрсә китереп чыгарганын без хәзер аерым ачык күрәбез. Татарстаннан читтә булган татарларның, мәдәни, милли үсешкә мөмкинлеге аз һәм аларның үзләренең этносларын саклауда, милли тәңгәллектә проблемалары бик зур.


Рөстәм КИЛСЕНБАЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: