Алабуга нуры

Тарихи һәйкәлләр җимерек хәлдә

Алабуга шәһәр прокуратурасы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, җирле әһәмияткә ия мәдәни мирас "1866-1868 еллардагы Яр буе рәшәткәсе" төзекләндерү эшләренә мохтаҗ.

Бу тарихи истәлекне саклау өчен берни эшләнмәгән. "РФ халыкларының мәдәни мирасы ( тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турында"гы 9.3 нче маддәсе, "Россия Федерациясендә җирле идарә оештыруның гомуми принциплары" турындагы Федераль законның 14 нче маддәсенең 15нче бүлеге, 1нче бүлекчәсе, "Алабуга шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният турында Россия Федерациясенең закон чыгару нигезләренең 40 нчы маддәсе буенча шәһәр прокуратурасы судка гариза юллаган.

Шундый ук гариза республикакүләм әһәмияткә ия мәдәни мирас "Сәүдәгәр Иконников йорты" (1870 еллардагы шәһәр училищесы бинасы) буенча да юлланган. Монда җылылык системасы юк, түбәсеннән су тама, нәтиҗәдә бина эчтән җимерелә.

Шулай ук Н.Суфиевтан республикакүләм әһәмияткә ия "Сәүдәгәр Г. И. Стахеевның сыра кайнату заводы комплексы"н алу буенча да дәгъва-гариза юлланган. Н.Суфиев милке булган әлеге бина тик тора, кулланылмый. Ул җимерек хәлдә, чүпкә баткан, аны да төзекләндерергә кирәк.

Өстә саналган гаризалар буенча тикшерү эше дәвам итә.

"РФ халыкларының милли мирасы турында"гы Федераль законның 27 нче маддәсе, 33нче маддәнең 2нче бүлеге, 15 нче маддәнең 1нче бүлеге, 16нчы бүлекчәсе, "ТРда милли мирас объектлары турындагы" ТР законының 24 нче маддәсе буенча мәдәни әһәмияткә ия булган урыннарга мәгълүмати язмалар эленмәгән өчен прокуратура тарафыннан "Поволжский книготорг", Җир һәм милек палатасы җитәкчеләренә кисәтү җибәрелгән.

С. Суворова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: