Алабуга нуры

Тарих җебе өзелмәсен…

Ленин комсомолының йөз еллыгын илебездә якты тантана белән билгеләп үттеләр. 2018 елның 29 октябрендә, күпсанлы җыелышларда, чал чәчле комсомол ветераннар, ерак яшьлекләрендәге кебек, яраткан җырларын яңгыратты, ал байраклар астында узган тынгысыз елларның кызыклы вакыйгаларын искә төшерде. Алабуга шәһәренең комсомол тормышына керткән өлеше бик тә үзенчәлекле.

1919 елның җәендә Совет хакимияте тәмам урнашып беткәч, шәһәрдә беренче яшьләр берләшмәләре оеша башлый. Революция китереп чыгарган үзгәрешләрдән соң барлыкка килгән шушы берләшмәләр Алабуганың шәһәр комсомол оешмасына нигез салган. Хәзер архив материалларын, район газеталарының күләмле тупланмаларын актарганда, саргайган фотосурәтләргә карап, беренче комсомол отрядларының данлы тарихын бөртекләп җыябыз. Алардан соң килгән буынның ихтирамлы хәтерендә Анна Чувыгинаның исеме мәңгегә калачак,  ул 1919-1920 елларда Алабуга өязендә комсомол комитетының җаваплы сәркатибе булган. Архивларда Екатерина  Сафанеева исеме дә сакланган. Әнисенең авыр язмышы турында безгә “НГДУ” идарәсе ветераны, скважиналарны капиталь төзекләндерү цехы башлыгы (1998-2003 елларда) Михаил Александр улы Сафанеев сөйләде.

Екатерина Михаил кызы Сафанеева 1906 елда Шәһәр управасының баш хисапчысы Михаил Сафанеев гаиләсендә туган. Инкыйлабның үзгәрешләрен бөтен күңеле белән кабул иткән әтисе эш өстәле артында, ачлыктан ябыккан килеш үлеп китә. Өязнең Халыкка социаль ярдәм бүлегеннән махсус паек алу мөмкинлеге булса да, ул казна байлыгының бер валчыгына да кулын сузмый. Революциягә кадәр күп балалы, әмма җитешле гаиләдә кызларына бик яхшы тәрбия бирелгән. Екатеринаның кыз туганнарыннан берсе Смольныйдагы затлы туташлар институтын тәмамлаган, апасы танылган Бестужев курсларын бетергән, Катя үзе Алабуга хатын-кызлар гимназиясенең 4 еллык курсларында укыган.

Әле унбиш яше дә тулмаган яшь комсомол кызны Кураково авылына китап ызбасына җитәкче итеп җибәрәләр. Халыкның укымышсызлыгын бетерү максатында, Екатерина Михайловна кайберләре үзеннән ике мәртәбә диярлек олы яшьтә булган авыл кешеләрен укырга-язарга өйрәтеп кенә калмый, агитация рәвешендә төрле чыгышлар ясый, аларда кулакларны, сәүдә итүчеләрне, диндарларны тирги торган булганнар. Авыл яшьләре һәм карт крестьяннар комсомол кичәләренә теләп йөргән. Катя Сафанеева җитәкчелегендә, Кураковода комсомол ячейкасы эшли башлый. Бер ел тырышып эшләгән кызны Казанга курсларга җибәрәләр. Тиздән ул комсомол Александр Филипп улы Пупышевка кияүгә чыга. Өлкән буын алабугалылар бу кешене яхшы хәтерли – 1946-1966 елларда ул арматура заводында баш хисапчы булып эшли. Екатерина һәм Александр Алабуга районының комсомоллар активы исәбенә керә. Алар белән бергә, алабугалы яшьләрнең алдынгы сафында Петр Альшевский (Бөек Ватан сугышы елларында диңгез пехотасы майоры, Ленинградны яклап сугышучыларның берсе); Федор Зигмунд, ул соңыннан Казан дәүләт университеты профессоры; Иван Моисеев (комсомол оешмасы секретаре) була. Алабугадагы беренче комсомол ячейкалары бандитлар белән көрәшә, кулак күтәрелешләрен бастыруда катнаша, еш кына өмәләр оештыра. Чулманнан бүрәнәләрне тартып чыгарып, аларны кисеп, мәктәп һәм хастаханәләргә таратканнар. Екатерина Михайловнаның хәтерендә калганча, 1920-1921 елларда Идел буенда коточкыч ачлык булган. Калаларда, урамда ук, ач кешеләр егылып үлә торган, авылларда һәм салаларда да шундый ук хәл күзәтелгән. Шул ук вакытта кулакларда икмәк булган. Алабуга комсомоллары җәмәгать ашханәләрне оештыруда катнашкан, спектакль һәм күренешләр куеп, чимал җыйган, байлардан артып калганны тартып алуда катнашкан. Акрынлап Монастырь астыннан (Подмонастыркадан), якын-тирә авыллардан яшьләр комсомолга керә башлый. Комсомоллар “Синяя блуза” дип аталган агитбригада чыгышлары аша зур агарту эшләре башкара. Романтика аларны юлга чакыра. Екатерина һәм Александр, дуслары белән бергәләп, Саратовка китә, аннан инде Сталинградка, анда Екатерина Михайловна Качинскида авиация училищесендә эшли, география һәм рус теле укыта, ул вакытка, берьюлы ике факультетта укып, институтны тәмамлап өлгергән була. Бөек Ватан сугышы башланганда, гаилә башлыгы Түбән-Волжск пароходлыгының баш хисапчысы була. Сталинградта калу куркыныч икәнлеген аңлап, ул балалары белән хатынын өйгә, Алабугага кайтарып җибәрә. Михаилның исендә калганча, туган шәһәр аларны ачлык һәм эшсезлек белән каршылый. Хәрби комитетка мөрәҗәгать итеп карый Екатерина Михайловна, тик “сез бит алабугалы, үзегезне-үзегез туйдырырсыз, Аллаһ булышыр” диләр. Кулда дүрт кечкенә бала, акча һәм ашамлыклар юлда ук беткән, шул вакытта ул Мальцево авылына эшләргә һәм яшәргә китәргә дип карар кыла. Анда мәктәп укытучысы кирәк икән. Хәзер язып аңлатуы да кыен, ничек ул эшкә урнашкан да, балаларына ни ашаткан... Әмма күп балалы яшь укытучының интегүләре, өен җылыту өчен чыбык-чабыкны урманнан үзе әзерләүләре турында иренең әтисенә ишеттерәләр. Иренең гаиләсе Тихоновода яши, һәм бабай кеше оныклары белән киленен үз канаты астына ала, хәтта бөтен амбар ачкычларын да аңа ышанып тапшыра. Тумышы белән алпавыт кызына  крестьян тормышының барлык өлкәләрен үзләштерергә туры килә. Поспеловога күчкәч, ул сыер саварга, үлән чабарга, бәрәңге утыртырга өйрәнә. 1945 елда ире фронттан кайта, Саратовка, зур шәһәргә китәргә үгетли, анда аның гражданкадагы һөнәре кирәк булган булыр иде. Саратовта шуның кадәр ачлык, әниләре үзенең ике сыерын һәм баз тулы бәрәңгесен искә төшереп, ирен туган якка әйләнеп кайтырга ризалата.

Сугыштан соңгы яңа тормыш башлана. Гаилә Алабугага күчә. Эшкә урнашалар: Катя – китапханә  техникумына, Александр – арматура заводына (ул чорда әле механика заводы). 1948 елда уллары Миша туа. 1949 елда, бер яше тулган малайны күтәреп Казан урамыннан барганда, төз гәүдәле полковникны очраталар. Ул, Екатерина Михайловнага текәлеп караганнан соң, кинәт каршыларына йөгерә. Бу аның Качкинск училищесендәге укучысы булып чыга, Казан хәрби-сәяси училищесендә укыта икән. Әлеге полковникның фамилиясе Михаил Александровичның исендә түгел, әмма тегесе Екатерина  Михайловнаны шул уку йортына эшкә урнаштыруда зур тырышлык куя. Тәкъдим бик мавыктырганга, ул риза була. Шулай да, анкетада үзе һәм репрессияләнгән бертуган абыйсы турында мәгълүмат урнаштырып, бар ниятләрен җимерә. Аны эшкә алу түгел, Алабугада гомумән эшләү турында сүз дә булмый. Ике яшьлек Миша белән ул берничә тапкыр авылдан-авылга күчеп йөри. – Гари, Лекарево, Бондюг… Кайда мәктәптә эш бар, шунда эшли. Ире белән аерылыша, өлкән балалары инде үз юлын тапкан, шулай кече улы белән тормышын дәвам итә. Михаил аңа терәк була, һәм ул аның күп кенә яшьлек хыялларын чынга ашырырга булыша.

Михаил Александр улы Сафанеев гомерен комсомол белән тыгыз бәйли. Башта Совет армиясе сафларында, Тольяттида хезмәт иткәндә, алтмышынчы еллар ахырында автогигант төзелешендә, аннары – “Прикамнефть” идарәсендә, 1970-1974 елларда ул анда ВЛКСМ комитетының ирекле сәркатибе була. Аңа кадәр бу вазифа җәмәгать йөкләмәсе генә булган, Сафанеев эшне нефтьле Кама буе комсомолының абруен үстерерлек итеп оештыруга ирешә. Шул чордан алып, данлы Ленин комсомолы тарихы тәмам булганчыга кадәр, “Прикамнефть” идарәсенең комсомол комитеты Алабуга районының башка комсомол оешмалары арасында иң алдынгысы булып кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: