Алабуга нуры

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге: тарихы, үсеш юллары, бүгенгесе

27 майда китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Китапханә — серле дөнья булса, китапханәче — шул серне чишәргә ярдәм итүче. Аның эше күпкырлы, кирәкле китапны табып бирүдән тыш, әледән-әле китап укучылар белән әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар да үткәрергә тиеш ул. 
Китапханә ишеген ачып керүгә, сине ачык йөз белән китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Бүген сүзебез Алабуга Үзәк китапханәсенең Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге турында булачак. Иң элек аның тарихына әйләнеп кайтыйк.
Үзәк китапханәдә бирелгән мәгълүматларга караганда, 30нчы еллардан алып 60нчы еллар ахырына кадәр район китапханәсендә татар абонементы уңышлы эшли һәм ул чакта да шәһәр халкы арасында популяр була. Татар абонементын 1937 елдан 1957 елга кадәр Хашия Әхмәтҗанова, 1957 елдан 1961 елга кадәр — Сәкинә Шәяхмәтова, 1961 елдан 1968 елга кадәр — Люция Нотфуллина җитәкли. Кызыклы кичә-очрашулар, китап укучылар конференцияләре, татар язучылары, шагыйрьләренең иҗаты буенча әңгәмәләр үткәрелә. Вакыт узгач, әкренләп татар мәктәпләре ябыла, яңа китаплар сирәк кайтартыла, әмма соңыннан ил тормышында булган гаять зур үзгәрешләр татар халкының милли мәдәниятне торгызуга, үз халкының үткәнен һәм чын тарихын өйрәнүгә омтылыш тудыра.
1989 елдан башлап Алабугада ике татар гимназиясе, бер татар мәктәбе, педагогика институтында татар әдәбияты факультеты, мәдәният училищесында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачыла. Моның нәтиҗәсе буларак, татар телендә әдәбиятка ихтыяҗ арта. 1994 елның 21 октябрендә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә Татар һәм милли-туган як турындагы әдәбият бүлеге ачыла. Биредә татар телендә, туган якны өйрәнү буенча татар һәм рус телләрендә 2 мең 621 данә китап, грампластинкалар, ноталар, периодик басмалар һәм башкалар туплана. Әлеге бүлекне ачу шәһәр өчен зур вакыйга була. Ул Үзәк китапханә базасында татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле кешеләрне: туган якны өйрәнүче укытучыларны, тарихчыларны, әдәбият белгечләрен, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларын берләштерү мөмкинлеге бирә.
Бүлекнең беренче китапханәчесе Люзия Хәмидуллина, ә 1997 елның октябреннән бүлекне үз һөнәренә тугры, иҗади эшли белүче, күп кенә кызыклы чаралар, конкурслар һәм программалар инициаторы Алсу Галимова җитәкли.
Бүгенге көндә әлеге бүлектә Раушания Вәлиева һәм Гүзәл Фатыйхова эшли.
— Беренче карашка, китапханәче эше бик җиңел күренә инде ул. Китапханәгә кергән кешегә китап биреп чыгар да, башкаларны көт... Ә чынлыкта, эшчәнлегебез аның белән генә чикләнми. Без заман белән бергә атлыйбыз, күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Бу максатларда кызыксындыру чаралары — төрле күргәзмәләр, викториналар, бәйгеләр һәм иҗат кешеләре белән очрашулар оештырабыз. Эшебез күпкырлы, иҗади һәм мавыктыргыч, — ди алар. — Бүген татар әдәбиятына ихтыяҗ зур. Шәһәр халкы, студентлар, мәктәп укучылары әдәбиятны туган телдә укырга ярата, моның ачык дәлиле — елдан-ел китап укучылар саны арта бара (1994 ел: китапханә фонды — 8 мең 828, укучылар саны — 652; 2020 ел: китапханә фонды — 21 мең 119, укучылар саны — 803).
— Гүзәл Наилевна, кешеләр нинди әсәрләргә өстенлек бирә, кайсы китапларны яратып укыйлар?
— Өлкәннәр дә, яшьләр дә детектив, драма һәм проза әсәрләренә өстенлек бирә. Хатын-кызлар мәхәббәт темасына багышланган китаплар сорый. Кешеләр төрле: кемгәдер детектив жанры ошый, башкалары тормышчан әсәрләрне яратып укый. Бигрәк тә Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?», «Сагынырсың — мин булмам», «Язмыш сынавы», Гөлсинә Галимуллинаның «Ефәк кулъяулык», «Күгәрчен оя корганда», Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар», «Канатсыз очыш», Рәдиф Сәгъди, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова һәм башкаларның китаплары аеруча зур кызысыну белән укыла.
— Әгәр дә без әсәрләре яратып укыла торган авторларның рейтингын төзесәк, беренче урынны кемнәр алыр иде?
— Кулдан кулга йөри торган китаплар ул, әлбәттә, Зифа Кадыйрова һәм Гүзәл Яхинаныкы. Әлеге авторлар беренче урында. Минемчә, аларның әсәрләре бик халыкчан, җиңел укыла, шуңа күрә ихтыяҗ зур.
— Сезнең бүлекнең иң өлкән укучысына ничә яшь?
— Иң өлкән китап укучыларыбыз 1941-1943нче елгылар. Мондый укучыларыбыз булу белән без чын күңелдән горурланабыз.
— Хәзер кайбер кешеләр кулларына китап алганчы, интернеттан укуны кулайрак күрә. Сезгә дә шундый фикерләр ишетергә туры киләдер.
— Әлбәттә, хәзер заманасы шундый. Күпләр, бигрәк тә яшьләр тормышларын смартфон, планшетларсыз күз алдына да китерә алмый, шуңа күрә алар китапларны электрон вариантта укый. Шулай да бүген китап сөючеләр, аның һәр битен укып ләззәт алучылар бар әле. 
— Соңгы арада сезнең бүлеккә нинди яңа китаплар кайтты? Газета укучыларыбызны да таныштырып китсәгез иде.
— Яңа китаплар кайтуга ук, алар белән танышырга тырышабыз, чөнки аларны укучыларга тәкъдим итәргә кирәк. Ә укымыйча, нәрсә турында сүз барганын белмичә, укучыларны да кызыксындыру авыр. «Кырау суккан алмагач» (Сәмига Сәүбанова), «Шаманнар артыннан сәяхәт» (Эльвира Фатыйхова), «Тыңлар идем тавышыңны...» (Наил Касыйм), «Әманәт» (Әхтәм Зарипов), «Каеннар ник елый?..» (Райнур Әгъләметдинов) — яңа кайткан китапларның кайберләре. Китап укучыларыбызны безнең бүлектә көтеп калабыз!
Әйе, китапханә, китап, китап укучы сүзләре — мәңге аерылмас төшенчәләр. Китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Бирегә килеп һәркем җаны теләгән китабын алып укый, вакытлы матбугат, шул исәптән безнең «Алабуга нуры» газетасы белән таныша ала.

Фотолар Гүзәл Фатыйхованың шәхси архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: