Алабуга нуры

Татар теле кемгә кирәк?

Татар көчле, татар талантлы дип сөйләргә яратабыз, анысы. Даһиларыбыз күләгәсенә ышыкланып, күкрәк кагып йөрүне әйткән дә юк...

Тик үзәккә үткән тел мәсьәләсе генә чабудан тарта. "Рус теле сакчылары" да даими рәвештә канга тоз салып торудан тартынмый. "Балаларыбызга татар теле дәресләре рус теленә караганда нигә күбрәк укытыла? Татарлар үзләре дә үзләштерергә теләмәгән телне нигә безгә көчләп тагасыз?" дигән шикаять-ризасызлыкларын хәттә матбугат очрашуларында да белдерәләр. (Югары белемле журналист шулай фикер йөрткәч, башкасыннан ни көтәсең инде?)

Минем максатым рус теле сакчыларына нәрсәдер исбат итү түгел, ә үзебезне уйландыру. Хәзер чыннан да милләттәш ата-аналар балаларын туксанынчы еллар башындагы кебек татар мәктәпләре, татар классларына кертергә ашыгып тормый. Биргән очракта да "Татар сыйныфында балалар саны аз, балага укытучы тарафыннан игътибар күбрәк булсын дип монда бирдек әле", дигән фикерне генә ишетергә туры килә. Ләкин ул сыйныфларда да татар теле һәм әдәбиятыннан башка фәннәр рус телендә алып барылганы беркемгә дә сер түгел.

Татарларның ана телен укырга теләмәгәнлеге, ниһаять, җитәкчеләребезгә дә барып иреште булса кирәк. Премьер-министр Илдар Халиков катнашында Татарстанда телләр законы үтәлеше хакында ябык киңәшмә уздырылды.

Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов әлеге очрашуда моның киресен раслап чыгыш ясаячагын журналистларга җиткерде җиткерүен. Ата-аналар үз телебез яшәеше өчен борчыла дип белдерде ул. Телне яхшырак укыту, яңа дәреслекләр эшләү кирәклеген дә инкарь итми министр. Тик ул дәреслекләр Фарис Харисов заманында кирәгеннән артык нәшер ителде бугай бит инде.

Киңрәк уйлап карасак, татар теленә зарурлыкны бәлкем бүтәннән башларга кирәктер? Балалар бакчасы, мәктәпне нигез итеп алудан бигрәк, бәлки телгә ихтыяҗны булдырудан башларгадыр. Мәсәлән, хәзер бит БДИны да рус телендә генә бирергә ярый, җәмгыятьтә исә татар теленә, Туфан Миңнуллин әйтмешли, ишек каты калды. Дәүләт структураларында, эш кәгазьләрендә телебез бит гамәлдә түгел диярлек. Искә төшерегез әле, кайсыгызның эшкә кергәндә йә киткәндә татарча гариза язганы бар?!

Киң итеп, дәүләт дәрәҗәсендә кулланышка кертелсә, иманым камил: татар телен хәттә күрше республика халкы да өйрәнә башлаячак. Игътибар иткәнегез бардыр: кыйммәтле сәүдә йортларына кереп күләмле товар сатып алырга ниятең булса, сатучы рус егет-кызлары да татарча сөйләшә башлый бит (һичьюгы, тешен кысып булса да түзә, "говори по-русски" дип чәчрәп чыкмый). Кайдан беләсең татарча дисәң, күршебез, ирем йә хатыным татар дип тә өстиләр әле.

Телне бәлкем чыннан да җитәкчеләрдән өйрәтә башларга кирәктер. Гыйбрәтле язмыш кичергән Явыз Иван, Петр Беренченең кыерсытуларын татыган ана телебезнең хәле шәптән түгел... Язмыш сынауларыннан бары үз көче белән генә сакланып калган миләт вәкилләре буларак, ХХI гасырга килеп җиткән телебезне мәсхәрәләүгә юл куймык!


Гөлҗиһан ГӘЛЛӘМОВА

http://intertat.ru/tt/ сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!