Алабуга нуры

Татар телен белү якынайта

Татар теленең матурлыгы, аһәңе күпләрне таң калдырган. Ул Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галиәскар Камал теле. Бүген бу телдә башка милләт кешеләре дә сөйләшергә омтыла.

Телгә мәхәббәт - мәктәптән

− Мәктәп укытучым миндә татар теленә мәхәббәт уятты. Мин аны бишенче сыйныфтан өйрәнә башладым, ә сигезенчедән алып, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә конкурс һәм олимпиадаларда катнаша башладым, җиңүләргә ирештем. Бу исә минем телне өйрәнү теләгемне тагын да көчәйтте, үзем рус кызы булсам да, татарча иркен сөйләшергә күнектем, − дип фикерләрен уртаклаша Ромина Рябова, ул КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультетының татар теле бүлегендә, беренче курста укый.

Укучысының тырышлыгын күреп, укытучы аңа кайсы факультетка керергә мөмкинлеген киңәш иткән. Ромина дөрес юл сайлаганын хәзер үк төшенгән инде.

Ул Дөм-Дөм авылыннан килгән. Гаиләдә һәрвакыт рус телендә сөйләшкәннәр, әмма әнисе дә, әбисе дә татарча белә.

− Бабам татар булган, хәзер ул юк инде, ләкин әбием аның хәтерен саклап, мөселман йолаларын хөрмәтли - мәсәлән, без Корбан бәйрәменә җыелабыз, Корбан ашы үткәрәбез. Ике милләтнең дә (рус һәм татар) мәдәниятен ихтирам итәбез, − ди Ромина.

Кызга татар теленең көйле аһәңе ошый. Ул рәхәтләнеп татарча җырлар тыңлый, татар телендә әсәрләр белән таныша. Яраткан шагыйре - Муса Җәлил, Зифа Кадыйрова романнарын йотлыгып укый. Үзенең курсташлары белән татарча җиңел аралаша. Татар теле буенча белемнәрен камилләштерергә өмете зур аның, моңа югары уку йорты мөгаллимнәре ярдәм итәренә ышана.

− Без ике дәүләт теле булган Татарстанда яшибез. Алабугада да кешеләр татарча да, русча да сөйләшә. Ике телне дә белү кирәк, дип уйлыйм, чөнки көндәлек тормышта да моның кирәге чыга. Студентлар өлкән яшьтәге кешеләргә булыша, карталр һәм инвалидлар йортына йөри, татар әбиләре һәм бабайлары һәрвакытта да рус телендә яхшы аралаша алмый бит, анда да татар телен белү кирәк, − дип саный Ромина.

Якташ татарлар

Светлана Дерягина 30 елдан артык инде тәрбияче булып эшли. Хәзер ул 1нче балалар бакчасында ясле төркемен алып бара.

− Мин бирегә Киров өлкәсеннән укырга дип килдем. Әнием татар авылында туып үскән, бала чагымнан ук аннан татарча кайбер сүзләрне ишетеп үстем. Әйләнә-тирәбездә дә татарлар күп иде. Алабугага килүемә, татарча сөйләм бөтен җирдә яңгырый иде. Кызыксынып, белмәгән сүзләремне сорый һәм истә калдыра идем. Соңыннан татарча белү эшемдә дә кирәк булды. Татар балалары килүгә, мин алар белән татарча аралашырга тырышам. Сабыйларга шулай ияләшүе җиңелрәк. "Исәнмесез", − дип каршыласаң, бала таныш сүзне ишетә һәм калырга курыкмый. "Матур малай", − дисәң, елмаеп җибәрә. Күп гаиләләрдә татарча гына сөйләшәләр һәм, рус телен бәләкәй балалар кайвакыт аңламый. Шуңа күрә андый баланың киләсен белсәм, алдан ук әзерләнәм. Балалар белән гади фразалар өйрәнәм. Кирәк булганда, ата-аналар белән беркадәр татарча гәпләшәм, − ди Светлана Аркадьевна.

Аның сумкасында "Татарча сөйләшәбез" дигән китапчык ята. Анда еш кулланыла торган сүзләр һәм сүзтезмәләр бирелгән. Светлана Дерягинага ул зур ярдәм булып тора. Телне өйрәнү моның белән генә бетми. Аңа татар көйләре дә ошый. Хәзер тәрбиләнүчеләре белән "Әпипә "не җырлый. Күп сабыйларга бу көй таныш, көйне ишетүгә, күзләре очкынлана.

− Татарстанда яшибез икән, татар телен белергә кирәк, минемчә, бигрәк тә монда туганнарга. Дөрес, башка телна өйрәнү гади түгел. Теләк бар икән, 10-20 тел өйрәнергә мөмкин. Билгеле, көчләп өйрәтү кирәкми, − ди Светлана Аркадьевна.

Шул ук вакытта республикада туган телне саклауларын билгеләп үтә ул. Сөйләвенчә, Чувашстанга баргач, анда чуваш телендә сөйләшүчеләрне аз очраткан. Ә менә чит республикада татарча аралашучыларны күрү көтелмәгән куаныч булган.

− Чувашстанда татар сөйләмен ишетсәм, шатланам, бу кешеләр минем өчен − якташлар. Улым армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтте, анда татарча ишеткәч, шулкадәр шатланган, якын кешесен, туганын очраткандай булган, − ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: