Алабуга нуры

Татар телен саклап калыйм дисәң...

Апрель ае татар дөньясына ике зур бәйрәм бүләк итә: берсе - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне булса, икенчесе - туган тел көне. Татарстанда 2006 елдан бирле уздырылып килүче "Мин татарча сөйләшәм" акциясе да, нәкъ менә бу айга туры килә. Әлеге акцияне уздыру тәкъдимен иң беренче булып, "Yzebez" хәрәкәте вәкилләре...

Без, Алабуга шәһәренең 10 нчы мәктәп укучылары да, әлеге акциядә һәр ел теләп катнашабыз. Алдагы еллар белән чагыштырганда акциядә катнашырга теләүчеләр, татар телен камил белмәсәм дә, аңлыйм диючеләрнең саны арту безне, әлбәттә, куандыра. Быел без әлеге акциядә 5 нче сыйныф балалары белән катнашырга ниятләдек. Елдагыча, кибет, даруханә, чәстарашханә, дәваханә, шәһәр транспорты һәм башка халыкка хезмәт күрсәтү объектларында булып, татар телендә аралаша белүче хезмәткәрләрне барладык. Мәктәбебез урнашкан 4 нче мәхәлләдә яшәүчеләр арасында сораштыру уздырдык. Татар телен аңлыйм, ләкин матур итеп сөйләшә белмим дип уфтанучыларга, татарча аралашу өчен иң кирәк булган 150 сүзне үз эченә алган сүзлекләр бүләк иттек, татар телендә матур итеп шигырь сөйләгән, яки җырлаганнарга истәлек бүләкләре тапшырдык. Мәхәллә халкы белән аралашу 8 март бәйрәменә туры килгәнгә, укучылар татар телендә матур итеп язылган котлау открыткалары да ясап өләште. Оныкларының татар телендә иркен сөйләшә алмауларына сыкрап яшәүче дәү әниләр өчен бу - зур бүләк булды, хәтта күз яшьләре белән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Шулай ук, бишенче сыйныф укучылар арасында "Мин татарча өйрәнәм, беләм, сөйләшәм" дигән уен оештырылды. Биремнәр укучыларның татар теле, татар язучылары, милли ашлары, бизәкләре, тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыкларлык итеп төзелгән иде. Ахырда укучылар милли ризыкларыбыз гөбәдия һәм чәк-чәк белән тәмләп чәй эчте, аларны ничек әзерләргә кирәклеген дә өйрәнде. Акция кысаларында укучыларга татар милли уеннары, гореф-гадәтләре хакында да шактый мәгълүмат бирелде. Алар белән татарча биюләр, Татарстан гимны, түбәтәйле уенын өйрәндек. Тагын да күбрәк уен, бию, җырлар өйрәнеп, без быел кечкенәләр өчен Сабантуй бәйрәме уздырырга ниятлибез. Моннан тыш, укучылар йортларга һәм кибетләргә эленгән алтакталарны тикшереп, фоторәсемнәргә төшерде һәм без хаталары булган, яки татарча тәрҗемәсе булмаган алтакталар хакында, җаваплы кешеләргә хат юлладык. Быелгы акция кысаларында тагын бер яңа эшкә нигез салынды, рус телле укучылар үзлектән татар телен өйрәнә башлады. Моның өчен, рус сыйныфында укучылар арасыннан татар телен иң камил белүче бер һәм бик нык өйрәнергә теләк белдергән ике укучыны сайлап алдык. Аларның берсе милләте буенча рус егете - Артем Сергеев, ә икенчесе татар кызы - Алия Файрушина. Артемның дуслар арасында татарлар күп, күршеләре дә татар, ул алар белән иркен аралашып яшәргә тели, шуңа да татар телен өйрәнәсе килә. Алия татар кызы булса да, алар гаиләдә рус телендә генә аралаша һәм дуслары да руслар, ә Алия үзенең татар кызы булуы белән бик горурлана, шуңа да үз телендә матур итеп татарча сөйләшергә тели. Укучылар татар телендә аралашу өчен иң кирәкле сүзләрне барлагач, үзләренең юлын төзеде, иң беренче алар китапханәгә юнәлде. Дуслары Фәридә Рәҗәпова өйрәткәнчә, татарча-русча сүзлекләр сорап алгач, алар татар милли ашлары сатыла торган "Печка" кибетенә юл алды. Укучылар татар телендә гөбәдия сатып алырга теләүләрен әйтеп, ничә сумлык икәнен сорарга өйрәнсә дә, бу кибеттә хезмәт күрсәтүченең татар телен белмәве сәбәпле, максатларына ирешә алмады. Татар телен белгән сатучы эзләп, дүрт кибеткә кердек, бишенчесендә генә безгә бәхет елмайды. Алга таба даруханәдә укучылар кай җирләре авыртканны әйтеп, үзләренә кирәкле даруны сорады. Беренче даруханәдә үк безне татар телендә бик матур сөйләшүче фармацевт каршылады. Юлыбыз - тукталышка. Укучыларның максаты - үзләренең кайда яшәүләрен әйтеп, анда ничек барырга кирәклеген ачыклау иде. Алар бу әңгәмә өчен кирәкле сүзләрне бик тиз үзләштереп, максатларына җиңел иреште, тукталышта автобус көтеп торган алты кешенең бишесе татарча аңлап, балаларга юлны күрсәтте. Татар телен бу рәвешле өйрәнү балаларга бик ошады, беренчедән алар үз яшьтәшләреннән өйрәнә, икенчедән, бу сүзләр аларга чыннан да тормышта кирәк булачак, чөнки нинди очракларда нинди әңгәмә төзергә кирәклеген дә алар үзләре сайлады. Алга таба да татар телен өстәмә рәвештә, нәкъ шулай җанлы аралашуда өйрәнү дәвам итәчәк, чөнки нәтиҗәсе уңай, теләк белдергән укучыларыбыз саны да инде егермедән артты.

Телебезне һәркем аны үстерергә үзеннән күпмедер өлеш керткәндә генә саклап кала алачакбыз. Моның өчен татар балаларының якыннары, дуслары белән үз туган телендә аралашуы, ә рус балаларының телебезгә хөрмәт белән, аны теләп өйрәнүе мөһим.

Лилия ЗИННӘТОВА, Гөлназ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: