Алабуга нуры

Татар җырын киң җиһанга таратучы

16 гыйнварда Татар халык җырларын дөнья күләмендә таныткан мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров арабыздан китте. Татарстанның һәм Россиянең халык артистя, Тукай бүләге, “Алтын Аполлон” иясе үзе турында якты истәлекләр калдырды.

Шәһәребездә яшәүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гөлшат Зәйнашева исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова аны җылы сүзләр белән искә ала:

– Сандугач кебек тавышлы, талантлы башкаручы иде ул. Исемдә, 90нчы елларда Илһам Шакиров Алабуганың Техниклар йорты залында Әлфия Авзалова белән бергә җырлады, зур концерт белән килгәннәр иде. Шулай ук аның бирегә алтмыш өченче елда килгәне дә бар, ул чагында Алабуга пединститутының актлар залында чыгыш ясаган. Без – аның җырларын тыңлап үскән кешеләр.  

Шушы елның 15 февралендә Илһам Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Тумышы белән ул җырлы-моңлы Сарман районыннан. Язмыш киртәләрен үтеп, халыкның яраткан җырчыларыннан берсенә әйләнгән Илһам Шакиров тугандаш телләрдә дә, рус телендә дә җырлап, зур сәхнәләрдә дан казанды.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәре буенча, җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында башланачак.

Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: