Алабуга нуры

Татарның милли үзаңына нигез салучыны олылыйбыз

23 апрельдә Казанда «Габдулла Тукай XX-XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Ул бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышланган иде.
Чара махсус котлау белән ачылып китте. Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ватандашларга, төрки кардәшләргә сәламләү сүзләрен җиткерде.
— Тукай һәрвакыт безнең белән, — диде ул үзенең тәбрикләвендә. — Аллага шөкер, XXI гасырга да Тукай белән бергә күчтек.
Минтимер Шәрип улы туксанынчы елларны, җөмһүриятебез үткән зур сынауларны искә төшерде. Хәзерге вакытта Тукай иҗатын академик дәрәҗәдә өйрәнү нәтиҗәле адым булуын билгеләп үтте.
Конференция ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында үтте, аны әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Дания Фатыйх кызы Заһидуллина алып барды.
— Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее Татарстан өчен дә, төрки дөнья өчен дә зур символик чара, — диде ул. — Татар тарихында, татарларның үзбилгеләнешендә Тукай — беренче дәрәҗәдәге йолдыз, галәмнең бер өлеше. Әзербәйҗан Фәннәр академиясе олы бәйрәм уңаеннан «Тукай һәм Әзербайҗан» дип исемләнгән китап чыгарган.
Форумда катнашучыларны Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Дагыстан, Кырым һәм башка республика һәм чит ил галимнәре сәламләде. 
Үзбәкстан галиме Низаметдин Мәхмүдов: «Тукайның максаты — хөрлек иде», — дип, аның үзбәк халык әдәбиятына тәэсирен билгеләп үтте һәм шагыйрь иҗатының фәлсәфи-әхлакый әһәмиятенә басым ясады. 1913 елдан башлап, Үзбәкстанда шагыйрьнең шигырьләре тәрҗемә ителгән, дәреслекләргә кертелгән. Низаметдин Мәмәдали улы тәрҗемә итүчеләрдән Әскар Мохтар, Гафур Голәм, Абдулла Гарифов һәм башкаларны атады.
Кыргызстан галиме Акматалиев Абдылдаҗан Амантур улы үзенең сәламләвендә совет чорындагы кыргыз әдәбиятына Тукай иҗатының зур әһәмиятенә тукталды. Кыргыз халык язучысы Чынгыз Айтматов әйткәнчә, «бөтен төрки телле халыклар да Тукай йогынтысын кичерә».
Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, Висконсин (АКШ) университеты профессоры Юлай Шамил-оглы:
— Хәзерге татар теленә нигез салучы Каюм Насыйри булса, татар идеологиясенә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗани булса, татарның милли үзаңына нигез салучы — Габдулла Тукай, — диде. — ...Милләтне телдән аерып булмый. Бу телнең кадеренә нигез салган, телгә матурлык, җан биргән, ул — Тукай. Татар теле үлсә, милләте дә үлгән була.
Юлай Шамил-оглы конференциядә катнашучыларга яңа фикерләре белән мөрәҗәгать итте. Тукай шигырьләре аша, татар телен саклап калу юлларының берсе — аның карашынча, заман технологияләреннән файдаланып, шагыйрьнең әсәрләрен җыеп, бар кешегә күренерлек сайт булдыру.
— Татарны телдән, татар телен Тукайдан аерып булмый, — диде Юлай Шамил-оглы.
Әстерхан өлкәсеннән «Дуслык» мәдәни үзәге җитәкчесе Әнвәр Алмаев татарларның Әстерхандагы җәмгыятенә 30 ел тулуын әйтеп узды. Әнвәр Ибраһим улы үзе Габдулла Тукайның бала чагы турында мәгълүматны яхшы өйрәнгән, Кушлавычта булган. «Дуслык» җәмгыяте Әстерханда Тукай исемен мәңгеләштерү ниятеннән, сквер өчен җир бүлеп бирүләренә ирешкән. Бакчага акчаны халык җыеп, анда Тукайга һәйкәл дә куелган. Хәзер алар янәшәдәге мәктәпкә Тукай исемен бирүне сорыйлар, шунда ук шагыйрьнең бюсты урнаштырылган. Йөк ташый торган судноларның берсе Габдулла Тукай исемен йөртә. 
— Балаларыгыз өчен Габдулла Тукайның һәйкәлләрен калдырыгыз, аның исемен мәктәпләргә, балалар бакчаларына бирегез, — диде Әнвәр Ибраһим улы.
Казахстандагы Габдулла Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов сүзләренә караганда, әле генә зур конкурс үткән. Бәйгедә Нурсолтан, Казан, Мәскәү, Төмән һәм башка шәһәрләрдән катнашып, балалар һәм өлкәннәр Тукай шигырьләрен яңгыраткан.
— Җаекка килегез, — дип чакырды Марат Рафаил улы, — биредәге һавага Тукай рухы сеңгән.
Шагыйрьнең Уральскидагы укытучысы Галиәсгар Усманов йортында хәзер Тукай музей-комплексы урнашкан, монда Кызыл мәчет, типография дә Тукайны хәтерләтә. Габдулла Тукай Җаектан танылган шагыйрь булып киткән. Марат Баһаветдинов юбилей уңаеннан «Господин издатель» китабын алып килгән.
Татарстан Язучылар берлеге, бөтен шагыйрьләр һәм әдипләр исеменнән Рәдиф Гаташ чыгыш ясады. 
— 1958 елны Казанда Тукайга һәйкәл куйганнан соң, шагыйрьнең дөнья буйлап сәяхәте башланды, — диде ул. — Рухи дөньясы хәзер Җирне иңли. Тукай дигәндә, аның сөйгәне Зәйтүнәне искә алмый мөмкин түгел. Фатих Котлу Зәйтүнә Мәүлүдованың каберен эзләп тапкан... 
Рәдиф Гаташ әйткәнчә, әдипләр кайда гына яшәмәсен, алар барысы да Тукай мәктәбен үткән. Тукай — бөтен төрки дөньяның әйдәп баручысы, илһамчысы.
— Без, татарлар, синең белән бергә — мәңгелек, дип әйтсәк иде, — диде ул.
Конференциядәгеләрне Мәскәүдән илче, ТРның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Эмиль Фәйзуллин да сәламләде. Шунысы сөенечле, быел Тукай юбилеена багышланган истәлекле медаль булдырылган. Тукайны өйрәнүчеләрдән Зөфәр Рәмиев, Әнисә Алиева, Азат Ахунов, Гөлчирә Ханнанова истәлек билгесенә лаек булды.
Төп чыгышлар барышында Ким Миңнуллин Тукайны өйрәнү фәненең барлыкка килүе, казанышлар турында сөйләде, шагыйрьнең иҗатын өйрәнүдә яңа юнәлешләргә тукталды.
Башкортстан Академиясеннән Әлфис Суфиян улы Гаязов, Үзбәкстан галиме Нәгбду Камәров, Кырымнан филология фәннәре докторы, профессор Исмаил Асан улы Кәримов, Мәскәүдән филология фәннәре докторы, төрки телләр һәм әдәбият белгече, профессор Әлфинә Сибгатуллина, шулай ук күренекле Казан галимнәре, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин һәм башкалар катнашты.
Исмаил Асан улы Кәримовның чыгышы Тукай турында моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүмат җиткерүе белән кызыклы булды. Ул үзе Тукайны моннан биш ел элек кенә җентекләп өйрәнә башлаган.
Татарстанның Кырым белән багланышлары 1890 елдан ук килә, ди ул. «Тәрҗеман» газетасының тупланмаларын карап чыкканнан соң, галим бик әһәмиятле мәкаләләргә юлыга. Мәсәлән, 1917 елда Кырымның хәрби министры булып торган Җәфәр Дамир: «Тукайның әсәрләрен, талантын, шигъри сәләтен өйрәнәләр, аның каһарман холкына игътибар итмиләр», — дип язып калдырган. Исмаил Асан улы аны әхлак каһарманы дип атады.
Әлфинә Таһир кызы соңгы 10 ел эчендә төрек телендә Тукайга багышлап басылган язмалар турында бәян итте.
— Төркиядә Казан, татар тарихын өйрәнәләр, университетларның күпчелегендә татар телен өйрәнү яхшы куелган, — диде ул.
Фәүзия ханым Бәйрәмова, тарих фәннәре кандидаты буларак, чыгышын «Габдрәшит Ибраһим һәм Тукай» темасына багышлаган иде.
— Тукай дөньяга татар милли күзе белән карый, Габдрәшит Ибраһим ислам күзе белән карый, — диде ул. Аның фикеренчә, Ислам лидерларының берсе булган Габдрәшит хәзрәт белән Тукай арасындагы мөнәсәбәт — ул «буыннар бәрелеше». Фәүзия ханым бүләккә китабын биреп калдырды.
Әдәбият галиме Тәлгать Нәби улы Галиуллин үзенә кадәр чыгыш ясаучыларга мөрәҗәгать итеп, тәнкыйть сүзләре дә әйтеп алды: 
— Яңадан Тукайның бөеклегенә ышанабыз, Тукай турында сөйләшәбез, ләкин күпчелегебез текстларыннан читләшәбез. Мифологиясен алсаң да, жанрлар үсеше, шигырь төзелешен алсаң да, Тукайның текстлары белән эш итәргә тиешбез.
Үз чиратында Тәлгать әфәнде Тукай мөнәҗәтләренең тематик-сәнгати эшләнеше турында сөйләде.
Фоат Галимулла улы Габдулла Тукай тормышын 3 чорга бүлеп карый: бала чагы, Казан чоры, Җаек чоры. Аның чыгышы мәшһүр татар артисткасы Галия Кайбицкая истәлекләренә нигезләнеп язылган. 
Дания Заһидуллина әйтүенчә, конференциядә ясалган йөздән артык доклад, җыентыкта басылып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтына урнаштырылган.
Төрки халыклар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы яңадан-яңа бәйләнешләр ача тора. Тукай иҗаты — ачылып бетмәгән сандык кебек, аны безгә әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: