Алабуга нуры

Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172599/

Дәресләр республиканың 28 районында узачак.

Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исемендәге дәресләр республиканың 28 районында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәТатарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. 

"Соңгы җиде ел дәвамында язгы-көзге чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дәресләр оештыра. Чакырылыш башланыр алдыннан, без якындагы 5-7 муниципаль районга барабыз. Дәресләр “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исеме белән уза. Бер сезон эчендә дәресләрдә Татарстанның 30 районыннан 2 меңгә кадәр кеше (призывниклар һәм аларның ата-аналары) катнаша. Быел биш күчмә дәрес оештыру планлаштырылган. Без армиягә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре алдына куелган төп бурычлар, солдатларның хокуклары турында сөйлибез”, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172599/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: