Алабуга нуры

Татарстанда һава торышы бозыла

Якындагы тәүлектә төнлә кайсыбер районнарда 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Якындагы тәүлектә төнлә кайсыбер районнарда 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә. 

Көндез язгы кояш һаваны тугыз градуска кадәр җылытачак.

Казанда, Яшел Үзәндә, Буада иң җылы һава торышы булачак. Бу шәһәрләрдә минус дүрт градуска кадәр җылыта, дип фаразлана.

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык саклана.

ЧЫГАНАК: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/12/159611/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: