Алабуга нуры

Таудан шуганнан соң... сәламәт калырга

Ел башында бөтен Татарстанны коточкыч фаҗига тетрәндерде − өч яшьлек кыз Алабугада таудан шуганда имгәнеп һәлак булды.

Сабыйны авыр хәлдә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 31 декабрьдә китерәләр. Медиклар аның гомере өчен өч көн көрәшә, тик 
3 гыйнварда бала җан бирә.
— Кызны Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә аңсыз хәлдә китерделәр. Ул шунда ук реанимация бүлегенә озатылды, анда баланы хирург, педиатр, травматолог, реаниматолог карады, компьютер томографиясе ясалды. Диагноз куелганнан соң, кыз Чаллыга, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 3нче дәрәҗәле нейрохирургия бүлегенә озатылды, — диде Алабуга Үзәк район хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Галимҗан Әхмәтшин.
Бала табу һәм бала тапкан вакытта ярдәм күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова аңлатканча, баш миенең авыр имгәнүләре булган балаларга ярдәм 3нче дәрәҗәдәге хастаханәләрнең махсуслаштырылган нейрохирургия бүлекләрендә күрсәтелә, алар республиканың эре шәһәрләрендә — Чаллы һәм Казанда урнашкан.
Билгеләп үтик, Алабугадагы фаҗига республикадагы бердәнбер очрак түгел. Ял көннәрендә Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургларына 30га якын бала мөрәҗәгать иткән (Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле травмалар белән 200ләп сабый Балалар республика клиник хастаханәсенә медицина ярдәме сорап килгән). Табиблар сүзләренә караганда, сабыйлар еш кына бер-берсенә баш белән бәрелешә, агачларга, стена, баганаларга бәрелә. Биеклектән югары тизлектә төшкән вакытта алынган мондый имгәнүләр еш була һәм иң җитдиләрдән санала.
— Травматолог буларак, мин тюбингта шууга каршы. Бәхетсезлек очраклары еш очрый. Телевизордан да бу хакта даими сөйлиләр. Мин «ватрушкаларны» сату һәм анда шууны тыяр идем, чөнки аларны идарә итү кыен. Хәтта өлкәннәр дә аны тукта алмый, ә балалар турында әйтәсе дә юк. Мондый рәвешле ял вакытында шулкадәр күп имгәнү алына, чөнки тюбингта тизлек сәгатенә 40-50 чакрымга кадәр җитә, — дип ассызыклады Галимҗан Мөбарәкшин улы.
Тюбинглар гына түгел, чаңгы, тимераяк, ледянкалар да куркыныч тудыра. Аларда шуган вакытта шулай ук каты имгәнүләр алырга мөмкин. Күкрәк читлеге, эч һәм баш мие имгәнүләре аеруча куркыныч, чөнки алар баш мие селкенүгә, баш миенә кан савуга, баш сөяге сынуга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.



— Ата-аналар үз балаларын даими күзәтеп торырга тиеш. Урамда гына түгел, имгәнүләрнең күп өлеше өйдә дә алына. Алар уйнаган вакытта урындык, диваннан, биләү өстәленнән егылып төшә. Мин балалар травматизмында сезонлылык күзәтмим. Сабыйлар кышкы вакытта да, теләсә кайсы башка чорда да имгәнүләр ала, — диде табиб-травматолог һәм, таудан шуарга барганда, травмпункт пациентларының берсе булмас өчен, билгеле бер шартларны үтәргә кирәк, дип өстәде.
Беренчедән, тауда балаларга әти-әнисе белән бару зарур. Өлкәннәр, игътибарны башка нәрсәгә юнәлдермичә, үз баласын тиешенчә контрольдә тотарга тиеш. Бу очракта травма алу куркынычы кими.
Икенчедән, шуу өчен җиһазландырылган махсус тау сайларга кирәк. Урмандагы яки парктагы кеше шуган тау итәге бала өчен туры килми. Тауда тиешле саклагыч киртәләр булырга тиеш, ә шуар алдыннан ял итүчеләргә инструктаж үткәрергә кирәк. 
Өченчедән, тау шуу алдыннан ата-аналар, мөмкин булганча, үз балаларын саклагыч киемнәргә киендерергә һәм сабыйга таудан игътибарсыз шуу нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлатырга тиеш.
Моннан тыш, әгәр сез тюбингта шуарга уйласагыз, түбәндәге киңәшләр сезгә сәламәтлекне саклап калырга һәм фаҗигадән качарга ярдәм итәчәк:
— "ватрушка"ларга утырып махсус җиһазландырылган трассаларда гына шуыгыз, анда киртәләр һәм башка шуучылар белән бәрелешү куркынычы юк;
— 20 градустан текәрәк таудан шумагыз. Шуып төшкәч туктау өчен җитәрлек урын булуына һәм тау итәгендә куак, агач һәм ташлар булмавына игътибар итегез;
— тюбингны машина һәм башка техникага такмагыз;
— бер тюбингка бер генә кеше утыра ала. Икәүләп шуу — травмаларның киң таралган сәбәбе. Еш кына бу кагыйдәне өлкәннәр белән балалар боза;
— тюбингны куллануның төп кагыйдәләрен үтәгез. Мәсәлән, "ватрушка"дан файдаланганда рөхсәт ителгән максималь массаны арттырырга ярамый;
— шуган вакытта махсус каешларга ике кул белән тотыныгыз;
— әгәр сез тюбингны салкында кабарткан булсагыз, җылы бүлмәгә керер алдыннан һавасын бераз чыгарыгыз. Югыйсә, һава киңәюе аркасында камера шартларга мөмкин.
− Ата-аналар балаларының иң кадерле булуларын онытмасыннар иде. Сабыйларның бәхете безнең аларның сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә игътибар итүдән тора. Таудамы, өйдәме — балалар кайда гына булмасын, алар һәрвакыт ата-аналар күзәтүе астында булырга тиеш. Имгәнүләр, гадәттә, өлкәннәрнең балаларга карата игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Күп кенә нәниләр тау, шугалак һәм юлда игътибарсыз кала. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккан вакытта, балаларны әти-әниләрсез генә алып киләләр, чөнки фаҗига вакытында алар янәшәдә булмый. "Ашыгыч ярдәм"не чит бер кешеләр чакырта. Балаларның кыш көне генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында күзәтү астында булуларын телисе килә, чөнки алар төрле урында имгәнергә мөмкин, − диде Гөлнара Солтанова.

Белешмә өчен
Узган ел Алабуга Үзәк район хастаханәсенең травмпунктына 2 мең 346 бала мөрәҗәгать иткән, шуларның 245е травматология бүлегенә озатылган.
Гыйнвар — 233
Февраль — 221
Март — 171
Апрель — 88
Май — 116
Июнь — 185
Июль — 206
Август — 221
Сентябрь — 255
Октябрь — 256
Ноябрь — 174
Декабрь — 210

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: