Алабуга нуры

Үткән гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...

Яшәү - ифрат та кызык нәрсә. Һай, кешегә гомернең аз бирелүләре! Өлкәнәя төшкәч, кеше бу хакта күбрәк уйлана икән ул. Яшәү вакыты чикләнгән саен, адәм баласына һәр туган якты көн зур бүләк, зур бәйрәм кебек тоела. Һәр нәрсәдә бәхет күрә ул.

Кояш чыга - бәхет, ай калка - бәхет, еллар матур килә - моннан да зур бәхет юктыр өлкәннәр өчен. Шушы фикер тормыш ыгы-зыгысыннан, аның көндәлек ыбыр-чыбырыннан өстенрәк, югарырак торырга өйрәтәдер адәм баласын. Шунлыктан мөмкин кадәр изгелек кылып каласы килә аның.

Бүген сүзем шундый изге күңелле, олы җанлы шәхесләрнең берсе - әтием, Козырев Федор Иванович хакында. Аның узган гомере, бүгенге көне, тормышы хакында...

Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер кышының кыраулары төшә башлагач та, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен һәм ул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына. Ничек кенә булмасын, уфтанып искә алмый яшьлеген әтием. "Язмыш, язмыштан узмыш юк", - дип кенә куя ул. Әйе, рәхәт булмагандыр ул буынга. Ачлы-туклы тормыш. Берсеннән-берсе авыр физик эш: җир сукалау, урак уру, урман кисү, көтү көтү дисеңме - берсе дә калмый.

Ике атлары, бер сыерлары була аларның. Күрәсең, бик хәерчеләрдән булмаганнар алар. Әмма коллективлашу елларында һәммәсе - атлары, сбруйлары - барысы да колхозга күчә. Бер сыерлары калган була, анысы да ни сәбәпледер үлә. Шулай итеп, бар булган байлыкка бер кәҗә сатып алып, көн күрә башлыйлар алар. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Сигез чакрым ераклыктагы Юраш авылына йөреп, 7 нче сыйныфны тәмамлый. Ул вакытта әле уку латин графикасы нигезендә алып барыла. Авыр бул­са да, укуын Морт мәктәбендә дәвам итә ул. Укуда һәрчак алдынгылар рәтен­дә була. Өстәвенә - лидер. Әллә яхшы укуы, әллә үрнәк тәр­тибе белән һәммә сабакташы аңарга тартыла. "Белмим, нишләптер, магнит­ка сарылган кебек җыелалар иде яны­ма", - дип искә ала ул мәктәп, балачак елларын.

1940 елның кышында үз теләге бе­лән ФЗОга укырга китә. Киләчәктә чын кеше, нинди дә булса һөнәр үзләштерү - аның бөтен теләге. Барып керү белән, вакытлыча паспорт тоттыралар кулларына. Аннан инде ныклап торып эшкә өйрәтә башлыйлар. Сизелмичә ал­ты ай үтеп тә китә. Бу вакыт эчендә утын кисәргә дә, пычкы кайрарга да, балта­лар һәм урман кисү өчен яраклы төрле кораллар ясарга да өйрәтәләр аларны. Өйрәнгән эшне күтәреп йөрисе юк. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", ди бит татар халкы. ФЗОның төп өйрәнү оешмасы урман хуҗалыгы участогында була. (Мамадыш районы тирәсе). Шулай көн артыннан көн үтә. Көннәрдән бер көнне, урман кисеп ят­канда, 1941 елның 22 июнендә, бөтен урман буйлап сугыш башлану хәбәре тарала. Ул да булмый, зуррак яшьтәгеләрне җыйнап алып та китәләр. Шулар рәтендә мастер-остазлары да китеп бара. Соколкада була бу вакыйга.

1942 елның җәе. Авылга кайтырга туры килә әтиемә. Күрәсең, шундый боерык булгандыр. Авылда урып-җыю эшләре башланган вакыт. Авыл үзенә күрә зур булса да, техника дигән нәрсә юк. МТСтан график буенча районга бер комбайн бирелә. Эшләүче юк. Шулай да өлкән яшьләрдәге Михаил Никола­евич Борисов атлы кешене комбайнга утыртып, әтине аның ярдәмчесе итеп куялар. Кая барасың, карышу дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Әмма яр­дәмче булып эшләү бәхетенә ирешә алмый ул. 18 яшь тулуга, сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Җәяүләп, 45 чакрымны үтеп, Алабуга военкоматына килеп төшәләр берничә егет. Шул ук көнне җәяүләп Можгага озаталар. Ач-ялангач, аякта - чабата. Көч-хәл белән килеп җитәләр. Монда шулай да җылы каршылыйлар: җылы өй, ашарга бәрәңге бирәләр, йокларга -сәндерә. Ике көн карантин, беркая чыгарга рөхсәт булмый. Шулай да берсе рөхсәтсез өенә кайтып китә. Андый кеше ул вакытта дезертир саналган. Икенче көнне, барысын чокыр кырына тезеп, кулларына мылтык тоттырып, "Бер залптан атып үтерергә", - дигән боерык бирелә һәм шулай эшләнелә дә. Хәрби кануннар катгый була. Вәхшилек кебек тоелса да, башкаларга сабак булсын өчен эшләнгәндер дип кабул итәсе килә бу кыланышны. Шулай итеп, солдат хөкем җәзасына тартыла.

Кием-салым, ашау-эчү, ко­раллар биреп, Сталинград янына җибәрәләр. Полковник приказы буенча әтиемә, ике иптәшенә 38 нче әзерлек полкына юллама бирелә. Командир итеп билгеләнә ул. 1944 елга кадәр фронт­ның алгы сызыгын сугышчылар белән тәэмин итеп торалар.

1944 елның ахырында приказ буенча аның отрядын Балтыйк буена җибәрәләр. Аларны поезд вагоннарына төйиләр (300-350ләп кеше). 2-3 көннән алар инде Литва территория­сендә булалар. Аларның бурычы - Балтыйк илләрен дошманнан арындыру. Бу эш 1945 елның маена хәтле дәвам итә.

1945 елның 9 мае. Җиңүне Көнбатыш Двинаның яр буенда автоматтан аткан салютлар белән каршы алалар. 45нең май ахырында тугыз вагон төялгән әсирләр белән Россиягә озатылалар (500 дән артык әсир). Поезд төнлә генә барырга тиеш була, ә берничә кеше боларны саклый. Әти шунда әсирләр белән җитәкчелек итә. Кулла­рында автомат, капчыгында берничә граната (ф-1), ә билдә - кинжал. Әгәр ул-бу булса, алар вагонны шартлатырга тиеш була. Әсирләр­не исән-сау тиешле урынга илтеп тап­шыралар һәм Мәскәү комендатурасына керәләр. Аннан аны тагын Муромдагы хәрби офицерлар училищесына укырга җибәрәләр.

Әйләнеп кайтуга, өенә полк коман­дирыннан сугышта күрсәткән батыр­лыклары өчен рәхмәт хатлары килә. Шулай итеп, әтигә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Сугыштан соңгы еллар... Авыл хуҗалыгын торгызу бик авыр. Хезмәт авыл кешесенең иң беренче ихты­яҗы булырга тиеш. Алай булмаганда, колхоз тормы­шын алып барып булмый. Уңыш искиткеч түбән. Шу­ңа күрә дә хезмәт хакы да юк, бары таякка гына эш­ли халык. Мул уңыш өчен белем күтәрергә кирәклек­не күпләр аңлый, әмма мөмкинлек юк.

Ничек тә үзендә көч табып, Лубян техникумына юл ала ул. Техникумны тәмамлагач, юллама белән Башкириягә җибәрелә. Бу вакытта ул инде гаилә корган, бер бала да бар. Шунлыктан гаиләсе белән бергә сынау үтәргә туры килә аңа.

1954 ел. Язмыш аны яңадан туган якларына кайтара. Авылда белгечләр җитмәү сәбәпле, аны МТСта баш агроном итеп билгелиләр. Хуҗалыкны фән нигезендә кору өчен, бу белем генә җитеп бетми, әлбәттә. Ке­шене көчле итүче төп сый­фатларның берсе - хыялның көчле булуы, икенчесе - хезмәт ярату. Тагын бер бик кыйммәтле сыйфат - кешеләргә һәм җиргә ыша­ну. Әти үзенең туры юл­дан баруын аңлый. Ул пар­тиягә керә, ил белән, үз халкы белән бергә атларга ышаныч тудырырга тырыша, үзендә зур омтылыш, биеклеккә күтәрелү сизә. Гаилә тормышын да җайлап җи­бәрә, бер-бер артлы бала­лар туа, гаилә ишәйгәннән-ишәя. Әмма ишле гаилә бу­лу аның алга куйган максатын тормышка ашы­рырга комачауламый, кире­сенчә, аңа көч-дәрт өсти. Читтән торып, Ка­зан авыл хуҗалыгы инсти­тутына укырга керә. Алты бала атасы 1961 елда (мин, алтынчы бала, туган ел) юга­ры уку йортын тәмамлап, диплом алып, туган ягында колхоз рәисе булып эшли башлый. Белгечле җитәкче тәҗрибәләрен башлап җи­бәрә. Арыш, бодай, кукуруз һәм башка культураларга тәҗрибә үткәрә. Колхоз иген-кырлары, басулары аның горурлыгы, ышанычы, шатлыгына әйләнә. Елдан-ел югары уңыш алуга ире­шәләр. Бу уңышларга ире­шү өчен, бик күп тир түгәргә туры килә аларга. Төн йо­кылары кача. Әмма көч-дәрт сүнми, сүрелми.

Кемнәр генә булып эш­ләргә туры килми аңа үз го­мерендә, ун елдан артык колхоз рәисе, шактый ел­лар экономист, прораб та, бухгалтер да булып эшли ул. Кем генә булып эшләсә дә, эшләгән җирләрендә халык күңелендә үзенең эшләгән эшләре белән гел яхшылыкка өнди торган як­ты йолдыз булып кала. Сугыш ветераны - гомере буе халык­ка хезмәт иткән кеше. Ул -авылның иң атаклы комму­нисты. Гомере буе йорт-җирен белми, гомерен ил хезмәтендә уздыра. Ул - туган авылының беренче җитәкчесе дә. Беренче сепараторны да ул алып кайткан, ут-су керттергән, колхозга иң беренче радиолгычны да ул алып кайткан, тегермәннәрне дә ул төзеткән. "Колхозның кай ягына гына килеп чыксаң да, аны хә­терләтә иде", - дип сөйли торган була авыл халкы. Кызганыч, авылыбыз гына хәзер җир белән тигезләнгән, бер генә йорты да калмаган.

Безгә дә, халыкка хезмәт итүнең мәң­ге онытылмый торган җан рәхәте, изге хезмәт булуын төшендерде ул. Әтиемнең гомер юлы күп­ләргә якты өлге итеп алыр­лык, меңнәргә үрнәк булыр­лык. Сүз дә юк, ул халык өчен, безнең өчен бүген дә зур маяк.

Дөрес, әниемнең бу дөньядан китүенә инде шактый. Шулай да әтиемне һич кенә дә бәхетсез дип әйтәсем килми. Аңа 8 июньдә 90 яшь тула. Бүгенге көн Әлмәндәре дип әйтер идем мин аны. Әйе, әтием бүген дә бәхетле.

Нәрсә соң ул бәхет безнең өчен? Бәхет - Әтиемнең балаларында (без алты бала, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, барыбыз да исән-сау) үзенә карата хөрмәт, ярату тоюында, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңган, булган, тормышта үзләрен табып яшәвен күрүендә, балаларның ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган һәм бу яратуын сүзсез әйтә белә торган әти булуында, үзенең шул сүзсез күз карашыбызны укый белүендә. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул - кешенең кеше була белүе. Әтиемнең гомер буе әйткән сүзе йөрәк түренә урнашкан: "Балам, тормышта табиб та, укытучы да, инженер да, галим дә булып була, ә менә чын Кеше булуы бик авыр". Без дә әтиебез кебек гомеребез буе чын Кеше булып калырга тырыштык. Һәм шуның белән үзебезне бәхетле итеп тоябыз.

Ә төп йортка килгәндә, йортыбыз гади генә, авылча җиһазланган. Әмма анда шыгрым тулы мәхәббәт хисе. Әтиебезнең күңел яктылыгы безне сокландыра, төп йортыбызга килгәч, без бөтенләй үзгә кешегә әйләнәбез. Дөнья үзенең чикләрен киңәйткән кебек тоела. Бер-беребезгә тагын да якынаябыз, тартылабыз. Төп йорт безне берләштереп тора. Андагы матурлык, күңел матурлыгы, өй эченә генә сыя алмыйча, башкаларга да - туган-тумачаларга, дус-ишләргә, онык-оныкчыкларга, безнең балаларга, балаларның балаларына күчә. Ул башкаларның да күңеленә нур чәчә, башкаларны да үстерә. Менә шуның өчен дә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә әтиебезгә. Үзебезгә 55-60-70 яшь булса да, әти безгә зур терәк, ул әле безгә бик-бик кирәк.

Мәкаләмнең ахырында, әтиебезгә 90 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, кияүләре, киленнәре, туган-тумачалары, онык, оныкчыклары исеменнән иң изге теләкләремне җиткерәсем килә:

Газизебез безнең, рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен! Безне аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгарганчы, сезгә күпме сынаулар, җил-давыллар аша үтәргә туры килгәндер. Әмма сез давылга табан давыл булып бара белдегез, безгә бервакытта да җил-яңгыр тидермәдегез. Ата-аналарча кайгыртып, һәммәбезгә югары белем биреп, гадел, Чын Кеше булып яшәргә өйрәттегез.

Гомер юлында һәммәбез үз сукмагыбызны, үз юлыбызны таптык, үз оябызны кордык, гаиләләребез белән өй салып кердек, илебезгә хезмәт итәрдәй, үзебезгә терәк булырдай балалар үстердек, инде үзләре әти-әни булдылар. Без дә, балаларыбыз да, оныкларың да, оныкчыкларың да йөзеңә кызыллык китермәсләр дип ышандырасы килә.

Син әле шулай берүк яши бир. Туган йортка булмаса да, торган йортка кайтып, кунак булып, ниндидер файдалы эш эшләп, хөрмәт күрсәтеп китү -безнең өчен зур бәхет. Шул чакта нинди татлы хисләр кичергәнебезне үзебез генә беләбез.

Өебез әле нур чәчеп, ризыклар мул булып, барыбызның да игелегебезне күреп, бер-беребезгә куанып, терәк булып, озын-озак, исән-сау булып, сине шатлыкларыбыз белән сөендереп яшәргә язсын. Бәхетле, тыныч картлык телибез сиңа. Көннәрең шатлыкта үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп яшә.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: