Алабуга нуры

Үткәннәргә сәяхәт: Припятька әйләнеп кайту

Бүген Чернобыль атом электростанциясендәге авариягә нәкъ 34 ел.

Бу вакыйга дөнья атом энергетикасы тарихына иң зур экологик һәлакәт буларак кереп калды. Алабугадан Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүгә 1986 елда гына да 72 кеше җибәрелгән. Барлыгы исә Чернобыль аша 173 алабугалы үткән (соңгы чакырылыш 1990 елда була. – Автор иск.). Аларның 70кә якыны бүгенге көндә дә исән. Шуларның берсе – Фәнил Габдуллин. Без аның белән үткәннәргә сәяхәткә юл тоттык.

“Мин Чернобыльгә дөнья күрмәгән яшь малай килеш тә, армиядә ашыгыч хезмәт узучы солдат буларак та түгел, ә инде яше җиткән ир-егет булып эләктем. Ул вакытта армия дә (Грузиядә хезмәт иттем), өйләнү дә артта калган, хәтта ата булырга өлгергән идем. Үзем Башкортстанда туып үстем, армиядә хезмәт иткәннән соң, комсомол юлламасы буенча Норильск шәһәренә килеп эләктем, анда 17 ел гомерем үтте. Алабугага без хатыным һәм кызым белән 1985 елда күчеп килдек. Мин трактор заводына эшкә кердем. Фатирга акча эшләү хыялы бар иде.

Ул көн – 1986 елның 30 июне – минем хәтеремә мәңгегә кереп калды. Көтмәгәндә хәрби комиссариаттан повестка алдым, анда мине Оренбургка яңадан укуга җибәрүләре турында хәбәр ителгән иде. Чернобыль һәлакәте турында, әлбәттә, ишеттем, тик бу үземә дә кагылыр дип уйламаган идем. Дөресен инде юлда чакта, Казанга барган вакытта белдем. Минем белән бергә баручы егетләр Чернобыльгә юл тотуыбыз турында әйттеләр...”

Автордан. Бу мизгелдә әңгәмәдәшемә сорау бирәм – әгәр баштан ук дөресен белсә, ни булыр иде? Барыр идеме? Фәнил Габидуллин моңа гаҗәпләнеп: “Әлбәттә, барыр идем”, – дип җавап бирә. Башкача мөмкинмени? Үз иленең патриотлары булган бит алар!

“Башта без чыннан да Тоцкое авылына эләктек (бу Ырынбур өлкәсе). Анда, солдатлар кебек, палаткаларда яшәдек. Безнең белән алдан әзерлек алып барылды. Аннары, август аенда, безне Киевка, Белая Церковь шәһәренә (Украинаның Киев өлкәсе карамагындагы шәһәр, Киевтан 80 километрга көньяктарак урнашкан. –Автор иск.) алып киттеләр. Ә аннары инде безне Ивано-Франковский районына җибәрделәр. Шулай итеп, без техник-инженер гаскәрләренең бер өлеше булдык. Шунда ук яшәдек тә, эшләдек тә. Мин бульдозерда эшләдем, бурычым – зарарланган туфракны ярты метр тирәнлектә кисеп алу булды. Шуннан соң аны контейнерларга җыеп, каберлеккә илтәргә кирәк – ул атом электростанциясеннән ерак түгел җиһазландырылган иде. Аннары әлеге контейнерларны бетон белән каплый идек. Сары урманда да эшләдем мин…

Автордан. Фәнил Габдуллин аңлатканча, атом электростанциясе янында урнашкан һәм радиоактив тузанның иң зур өлешен үзенә алган урманнар сап-сары төскә кергән. Шуңа күрә әлеге урман массивын “Сары урман” дип атаганнар да.

Мин анда да эшләдем. Без агачларны танклар ярдәмендә аудара идек. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр сәламәтлегем белән проблемалар килеп туды  – бик нык башым авырта һәм күңелем болгана башлады. Чернобыльдә бер ай булдым. Өйгә 1986 елның сентябрендә кайттым. Аннан соң озак тернәкләндерү кирәк булды. Рәхмәт кызыма – аякка бастырды. Бераздан трактор заводына эшкә кайттым”.

Автордан. Бу вакытта әңгәмәдәшем шкафка таба юнәлә. Бер минуттан зур горурлык белән кечкенә генә кенәгәне күрсәтә, ул Фәнил Габдуллинның Батырлык ордены иясе булуын раслый. Аны героебызга 2007 елда тапшырганнар. Бүген орден – Чернобыль турында исенә төшерә торган бердәнбер әйбер. Әлбәттә, вакыт үтүдән саргаеп беткән берничә фотоны исәпкә алмаганда, аларны Фәнил Габдуллин елга бер мәртәбә – апрель азагында алып карый.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: