Алабуга нуры

Тормыш һәм сәламәтлек сагында

Алар авариягә эләккән кешенең тормышын саклап кала, яңа туган баланы кабул итә, усал этләрдән дә курыкмыйча авыру янына ашыга... "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре тагын нинди авырлыклар белән очраша икән?

Бу турыда безнең газетага "Ашыгыч ярдәм" бригадасы фельдшерлары Вера Тарасова һәм Анна Гайсина сөйләде.

В.Т.: "Ашыгыч ярдәм"дә 20 ел эшлим. Эшем миңа бик ошый. Монда мин медицина училищесын тәмамлагач та килдем. Туган апам да, туганнан туган апам да медицина хезмәткәрләре, әнием медпунктта эшләде. Мин үземне башка өлкәдә эшләрмен дип уйлый да алмадым.

А.Г.: Биредә эшләү теләге күптәннән бар иде. Моңа кадәр поликлиникада шәфкать туташы булып эшләдем, соңыннан бирегә күчтем. Монда эшли башлавыма сентябрьдә алты ел була.

- Нинди шәхси уңышларыгыз белән аеруча горурланасыз?

В.Т.: Яшьләргә профессия серләренә төшенергә ярдәм итәм. Критик ситуациядә пациентны коткару - зур бәхет, зур уңыш.

А.Г.: Эштә яхшы нәтиҗәгә ирешү, гаилә иминлеге, сәламәтлек - минем өчен зур куаныч.

- "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәренә кирәкле төп сыйфатлар дип нәрсәне атар идегез?

А.Г.: Сабырлык, җаваплылык, намуслылык, үз көчеңә ышану. Психологияне яхшы белү дә бик кирәк. Безгә килергә теләүчеләргә остазларын яхшырак тыңларга киңәш итәр идем, нәрсә дә булса аңлашылмаганда кабатлап сорарга оялмаска кирәк. Мин ниләр эшләгәнемне блокнотка язып бара торган идем. Дәреслектә бит аның күбесе юк.

В.Т.: Иң кыены - көтелмәгәнлек: чакыру буенча барганда ниләр белән очрашачагыбызны алдан белмибез. Телефоннан кеше бер төрле әйтә, ә чынлыкта бөтенләй башка нәрсә булып чыга. Хәер, еш кына безнең фаразларыбыз дөреслеккә туры килә.

- Сезнең эш көнегез нинди, график буенчамы?

В.Т.: Көндез без 11 сәгать, төнлә 13 сәгать эшлибез. Бүген, мәсәлән, иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать җидегә кадәр, иртәгә - кичке сәгать җидедән иртәнге сәгать сигезгә кадәр. Соңыннан ял, ә ике көннән яңадан кизү торырга чыгабыз. Кайвакыт кемдер үзе өчен чыгуны сорый, без дә шул турыда үтенә алабыз. Безнең коллектив бик дус.

-Нинди ситуация һәм проблемалар белән ешрак очрашасыз?

В.Т.: Җәен күбрәк эссе сугулар, йөрәк авырулары, гипертоник кризлар, травматизм (аеруча балалар арасында күп). Кышын өшү очраклары еш була. Аек булмаган кешеләр белән эшләве бигрәк тә кыен. Ә кайчагында барысын да дөрес итеп, стандарт буенча эшлисең, ә кеше үлеп китә - шуннан да авыррагы юк. Бик борчылабыз...

Барлык вакыйгаларны санап бетереп тә булмый. Мәсәлән, менә бу очрак (ул инде күптән, чакыру буенча бер генә кеше барганда булды). Чакыруга барган җирдә исерек хатын-кыз, ә ире аның аек булуын тели. Соңыннан ул ир миннән наркотик препаратлар таләп итә башлады. Көч-хәл белән наркотикларның юк икәненә ышандырдым, хәтта сумканы да ачып күрсәтергә туры килде. Икенчесендә диспетчерга шылтыратып, милиция чакыртырга туры килде, чөнки пациент мине акча урлауда гаепләде. Имеш, бер төргәк акчасы булган, ә хәзер ул юк. Наряд килгәнче фатирдан чыгудан баш тарттым, хуҗа янында тикшерсеннәр дидем. Ә ул ир шунда ук акча табылды, дип белдерде. Кәрәзле элемтә бик булыша, машина йөртүчебез дә гел әзер булып тора. Төкергәннәре дә, сукканнары да бар, этләрен дә өстерәләр. Еш кына хуҗалар этләрен бәйләмиләр, ә алар ярдәмгә килгән медицина хезмәткәрләрен тешлиләр (безнең бер хезмәткәребез эт тешләгәннән соң хәтта привикалар да ясатып йөрде). Мондый очракларда без полиция чакырырга хокуклы.

Дөрес, яхшы кешеләр барыбер күбрәк, шуңа сөенәбез дә. Ярдәм өчен рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт. Яңа кешенең дөньяга килүе куандыра: үз практикамда мин өй шартларында өч тапкыр бала кабул иттем (бер кыз һәм ике малай).

А.Г.: Алабугалыларга зур үтенечебез бар: "Ашыгыч ярдәм" чакырганда адресыгызны, подъезд һәм ничәнче катта булуыгызны төгәл әйтегез! Телефон номерын калдырыгыз. Мөмкинлек булса - бригаданы йорт капкасы яки подъезд янында каршы алыгыз. Чөнки кирәкле фатирны эзләп без чыннан да кыйммәтле вакытны югалтабыз. Һәм этләрегезне бәйләргә онытмагыз!

Наилә БАЯЗИТОВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!