Алабуга нуры

Тормыш “мәктәбе”: балалар нинди роль сайлый

Балаларга кансызлык, мәрхәмәтсезлек кайдан килә? Алар бит барысы да самими, шәфкатьле булып, тирә-яктагы һәр нәрсәне ихлас яратып дөньяга килә...

Ә берничә елдан...

"Алабуга үзәк район хастаханәсенә 14 яшьлек кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алтынчы класста укучы кызга "баш мие селкенү" дигән диагноз куелды. Үзенең аңлатуынча, кызны 10 майда иптәш кызлары кыйнаган. Балигъ булмаганнар белән эш бүлеге хезмәткәрләре үткәргән тикшерүдән аңлашылганча, кызны иптәшләре турында гайбәт таратканы өчен шул ук дуслары кыйнаган".

Яки:

"... яшүсмерләр юк-бар сәбәп белән башка малайга бәйләнә. Соңыннан аларның берсе пневматик пистолет тартып чыгара һәм ата башлый. 14 яшьлек үсмер барлыгы дүрт тапкыр ата. Рөстәм куллары белән битен капларга җитешә һәм, бәхеткә, ядрә малайның куртка җиңенә эләгеп кала".

Бу яшүсмерләр арасында барган "сугышның" кечкенә генә бер өлеше. Кайберләре өйләренә кайткач классташлары яки ишегалдындагы яшьтәшләре белән булган талаш-ызгышлар турында сөйли, ә кайберәүләр оялып яки куркып дәшми генә бар кыерсытуга түзеп яши. Мәктәптә яки урамда баласын җәберләгәннәрен ата-анага ничек аңларга һәм бу очракта нишләргә? Бу турыда психолог Ксения Җиһаншина сөйләде.

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ "КУРКЫНЫЧСЫЗ" РОЛЬ САЙЛЫЙ

Һәр коллективта (укучылар, өлкәннәр) һәркем үз ролен уйный. Аларның иң таралганнары - лидер, аутсайдер, антилидер (оппозиция). Коллективтагы мөнәсәбәтләр дә кемнең нинди урын алып торуына карап төзелә. Балага булган мөнәсәбәт тә шуңа бәйле. Яшүсмерләр белән шөгыльләнгәндә Ксения мәктәп һәм класстагы мөнәсәбәтләр темасының алар өчен аеруча әһәмиятле булуына игътибар иткән. Кызганычка, хәзерге балалар "куркынычсыз" рольләргә өстенлек бирә - өйдә бала бәхетле, елмая, шаяра, ә урамга чыкканда маска кигән кебек була - ул салкын карашлы, усал һәм агрессив кешегә әверелә. Аларның үзләренә моннан яхшымы соң? Балалар бертавыштан "юк" дип җавап бирә. Тик үзләрен инде башкача тота алмыйлар: "Ә көлсәләр?". Ягъни балалар үзләрен ничек бар шулай кабул итәргә әзер түгел булып чыга. Аларның үзләрен шулай тотулары - заман һәм роль таләбе. Коллективтан читкә кагылудан курку - балаларны маска кияргә, лидерларга буйсынырга мәҗбүр итә. Класста дусларың һәм аларның ярдәме барлыгын аңлау да бу куркудан арынырга ярдәм итми.

- Балалар мәктәптә алгебра, физика һәм рус теленнән бигрәк, коллективта үзара мөнәсәбәт корырга өйрәнә. Конфликтлар, коллективтагы власть өчен көрәш гел булачак. Иң әһәмиятлесе, болар тиешле дәрәҗәдә булырга, артыкка китәргә тиеш түгел, - ди психолог.

ЯНӘШӘ БУЛЫГЫЗ

Баланы проблема белән күзгә-күз калдырырга ярамый. Даими кабатланып торган кыерсыту һәм түбәнсетүләр баланың психик сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Аның өчен авыр вакытта бала белән янәшә булыгыз. Ачыктан-ачык сөйләшүләр ешрак булсын. Балагыз үзенең яклаучысы барлыгын сизсен өчен өйдә мөмкин кадәр уңайлы мохит булдырыгыз. Ул әти-әнисенең аны яратуын һәм ярдәмгә килергә әзер булуларын белеп торырга тиеш. Баланың үз-үзенә бәясен арттыруга булышыгыз, аның нинди акыллы, көчле һәм матур булуы турында ешрак кабатлагыз.

Баланы кыерсытуларын ата-анага ничек аңларга

  1. Баланың үз-үзен тотышына игътибар итегез: ул үз-үзенә бикләнә, аралашудан баш тарта. Йокысы бозылу, киеренкелек, киреләнү дә сигнал булып тора. Болар баланы мәктәптә кыерсытуның турыдан-туры билгеләре булмаса да, нәрсәнеңдер гел үк яхшы булмавын күрсәтә.
  2. Бала мәктәпкә барудан баш тарта. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин.
  3. Бала мәктәпкә бара торган гадәти юлдан йөрми башлый (бәлки ул җәберләүчеләр белән очрашудан качадыр).
  4. Бозылган шәхси әйберләр: ертылган дәреслек, дәфтәр һәм кием.

Ни эшләргә

  1. Җәберләүнең сәбәбен ачыкларга. Баланы лидерга ошамаганы өчен кыерсыталармы, әллә инде ул чыннан да үзе гаеплеме икәнен аңларга.
  2. Укытучы белән сөйләшергә. Класс җитәкчесенең балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне белеп-күреп торуын онытмаска.
  3. Укытучылар да төрле була, шуңа күрә мәктәп администрациясен җәлеп итүдән курыкмаска. Баланы укытучыга ошамаганы өчен дә кыерсыткан очраклар бар.
  4. Мәктәп психологына мөрәҗәгать итегез.

Сүз уңаеннан

Полиция хезмәткәрләре сүзләре буенча, үсмерләр арасында барлыкка килгән талашуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин:

  1. Кызлар
  2. Сигаретf
  3. Начар мәгънәгә ия кул ишарәләре

Сабина КАЧАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!