Алабуга нуры

Тәртип өчен кем җаваплы?

Редакциябезгә олы яшьтәге алабугалы мөрәҗәгать итте.

Дүртенче микрорайонда яшәүче Мирхәт хәзрәт Бәдретдинов анда урнашкан паркларның берсендәге тәртипсезлектән зарлангач, без урынга барып берничә фото ясадык. Чыннан да, балалар һәм өлкәннәр ял итә торган урында утырып хәл алырлык эскәмияләр юк, чисталыкны да беркем кайгыртмый. Хәзрәт мәчеткә йөри торган юлда яктырткычлы баганалар тора, ләкин аларда кичен ут янмый. Биредәге кайбер урыннар бөтенләй ташландык хәлдә. Хәер, фотосурәтләргә күз салсагыз, сүзсез дә аңлашыла. Парктагы тәртип өчен җаваплы кешеләр монда күптән булганы юк күрәсең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: