Алабуга нуры

Төшләренә әле дә сугыш керә

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗипов Мулла Нәҗип улы 96 яше тулу уңаеннан кунаклар кабул итте.

Алабуга муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крылов ветеранга бүләк тапшырды.
- Авыр сугыш елларын, зур хезмәт юлын лаеклы үткәнсез, сезгә соклануыбызны белдерергә килдек, - диде ул.
Миннемулла бабай үткән тормыш юлы чыннан да таң калырлык. Алабуга районының Көек авылында туып үскән егет Одессада хезмәт итә. Кем уйлаган бит ул вакытта ил өстенә шундый афәт киләсен. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нәҗиповлар гаиләсеннән җиде кеше илне якларга китә. Татарстаннан 350 меңгә якын кеше кире кайтмады, бу исә фронтка киткән һәр икенче кеше диярлек һәлак булган дигән сүз. Сугыш башланганда 23 яше тулган Миннемулла өенә 1946 елда гына әйләнеп кайта. Сугыш алдыннан өйләнергә өлгергән була.
- Нурания җиде ел көтте, - дип искә ала бабай, - алты бала үстердек: биш малай, бер кыз.
Тигез гомерләр һәркемгә дә насыйп түгел икән шул. Бабайның сыңар канатлы булып яшәвенә быел майда 14 ел була. Бер кызы, бер малае исән әле, шөкер, сөенергә оныклары бар.
Мулла Нәҗипов бәйрәм костюмыннан, чигүле түбәтәе аны яшәртеп җибәргән, кискен хәрәкәтләр ясап сөйләгәндә, медальләре чыңлап ала:
- Снайперларны эзләп, тегендә каска, монда каска куям…
Сугыш… Эре калибрлы пулеметлар йөртә ул машинасында. Херсон, Севастополь, Мелитополь... Бервакытны бомбага тоту башлана, штабны саклаганда, ул ике фашист самолетын бәреп төшерә, яралана. Шахта шәһәрендә госпитальдә ята.
Күкрәге тулы орден-медаль ветеранның, ә иң кадерлесе - Кызыл йолдыз. Дүрт тапкыр яраланган, фашистлар белән йөзгә-йөз очрашкан солдатның төшләренә әле дә сугыш керә. Күп иптәшләрен югалткан ул, күпмесен үз куллары белән күмеп калдырган. "Фронтта күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, сөйләп булмый да", - ди ветеран. Үлем белән яшәү арасында йөрсә дә, үлемнән ул беркайчан да курыкмаган. Иң кыенга туры килгәне Сталинградта булгандыр. 1942 елның җәй уртасына көрәш кыры Идел ярларына кадәр килеп җитә, фашистлар Германиясе Сталинградка ташлана, "Кызыл Октябрь", трактор заводы кебек зур житештерү предприятиеләре булган шәһәрне үзенеке итеп, тиз арада Идел буйлап нефть якларына юл алмакчы була. Сталинград сугышы бөтен дөнья тарихына иң кырыс көрәшләрнең берсе булып кереп калды. Сталинградны яклап 1942 елның 17 июленнән 18 ноябрьгә кадәр көрәшәләр, 1943 елның 19 ноябреннән һөҗүмгә күчәләр, 2 февральгә кадәр каты бәрелешләр дәвам итә.
Үзәккә үткән суыклар вакытында тылдан килгән оекбашлар, бияләйләр җылыта безнең солдатларны, йөрәк җылысын кушып бәйләнгән бит алар.
Сталинград янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Мулла Нәҗипов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Сталинградтан соң, Курск дугасы, Белоруссия, Польша...
Җиңүне 1945 елда Одер елгасында каршылый. Елга аркылы рация алып чыга. Каты яраланып, дүрт көн аңсыз ята. Бер ел диярлек госпитальдә дәваланырга туры килә аңа. Сугыштан кайткач, башта янгын хезмәтендә эшли, ике елдан соң, "полуторка"га утыра, аннары "ГАЗ-51" машинасын йөртә, комбайнда эшли.
- Болай булырга тиеш түгел, - ди ветеран, Украинада барган бүгенге хәлләр турында, - тагын баш калкыталар, сугыш вакытында Ровно, Луцк шәһәрләрендә бандеровчылар иде.
Үзбәк, грузин, украин, казах белән бер котелоктан ашаган, шулар белән бергә, иңгә иң торып көрәшкән солдат йөрәге тыныч кына карый алмый мондый вакыйгаларга. Кырымда булган көннәре тагын хәтерендә яңара: башта Перекопка керәләр, аннары Мелитопольгә. Кырымда диңгезчеләр белән күрешүләрен дә бүгенгедәй хәтерли.
Сугыш… Ветераннар өчен бу сүз бөтенләй икенче яңгырый. Сугыш - алар өчен туган җиреңне саклап, канлы көрәштә җиңү генә түгел, тыныч тормышта да, сугыш елларында бергә булган иптәшләреңне югалту газабын оныта алмау.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: