Алабуга нуры

“Цифрлы” форматка күчәргә әзерлән

Июнь башыннан аналоглы телевидение каналлары буенча тапшырулар туктатылачак дигән хәбәр күп сораулар тудырды. Дөрес, кайберәүләрнең исе дә китмәгәндер, чөнки телевизорны бөтенләй карамаучылар да бар бит.

Җәй башыннан кертеләчәк үзгәрешләр кабельле, интерактив һәм спутниклы телевидениедән файдаланучыларга кагылмаячак. Ни генә булмасын, борчылырга урын юк. Радио тыңлаудан телевизор карауга күчкән вакытларны хәтерләүчеләр белә: без аңа тиз ияләндек һәм тора-бара телевизордан башка тора алмый башладык бит. Хәзер исә радио-телевидение тапшыруларын үзәзртер чак җиткән икән, заманча ысулларның яшәешебезгә нык үтеп керүе белән килешергә генә кала. Җитмәсә, безне тынычландырып, барысы да акчаны янга калдыру максатыннан, телевидение каналларының сыйфатын яхшырту өчен дип аңлаталар.

Алабуганың күпкатлы йортларында кабельле телевидение эшли, хосусый йортларда яшәүчеләр тапшыруларны антенналардан кабул итә. Моннан ике ел элек урнаштырылган “цифрлы” каналлар саны егерме иде. Алабуга районы буенча Яр Чаллы “Таттелеком” җәмгыятенең төбәк идарәсе башлыгы Максим Степанов район киәәшмәсендә белдерүенчә, төбәк телеканалларының телетапшырулары кабельле телевидение челтәрләрендә эшләвен дәвам итә. Димәк, аларны элеккечә карау мөмкин булачак. Телекомпанияләрнең хезмәт күрсәтү җәмгыяте массакүләм матбугат чаралары аша цифрлы телевидениегә күчү өчен барысы да әзер булуын белдерде. Яхшы сыйфатлы тапшырулар, фильмнар карыйсы килгән кешеләр өчен алар барын да эшләргә әзер икән. Шулай инде, акчаң гына булсын. Өендә бер генә телевизоры булган кешеләргә артык мәшәкать килеп чыкмастыр. Аш ягында да, йокы һәм кунак бүлмәләрендә дә “экран” тотарга яратучылар төбәк операторларының ничек хезмәт күрсәтүенә бәйле булыр, күрәсең. Үзенә шундый зиннәтне рөхсәт итә алучылар өчен, яңа антенна яисә өстәмә җайланмалар тоташтырып кую артык кыен булмас. Шулай да “масштаблы” эш куркыта. Ленинның ГОЭЛРО планы искә төште әле. Заманында бөтен илне электрлаштырдылар. Ил икътисады бермә-бер алга китте... Безнең чорда – газлаштырдылар. Һәр яңалыкның уңай да, тискәре дә яклары була. Атом энергиясен тыныч максатларда да, сугыш чарасы итеп тә кулланып булган шикелле, һәр нәрсәне нинди ният белән эшкә җигәсең бит. Хәзер менә “цифр”лаштыру алдында торабыз. Шул рәвешле, “лаштыр-лоштыр” киләбез, заманча технологияләргә ияләнергә тырышабыз  (Россия тайгасында гомер итеп яткан Агафьяны да цивилизация казанышларыннан файдаланырга өйрәтәләр, тик ул штрих-кодларны яратып бетерми икән).

Белгечләр үзгәрешләрдән курыкмаска киңәш итә. Татарстанда хәзерге вакытта авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә эшче төркемнәр  оештырыла. Аларга халык арасында аңлату эшләре алып бару, цифрлы телевидениенең яңа ысулларын куллануга әзерләү бурычы йөкләнгән. Иске телевизорлар 3 июньнән соң да күрсәтсенгә, аңа тоташтырыла торган җайланма (приставка) сатып аласы була. Өйдә берничә телевизор булып, гомуми антеннага тоташтырылганда, бөтен Татарстан буенча 26 каналны  тоткарлыксыз карарга мөмкин. Торак ияләре ширкәте исәбендәге йортларда кабельле телевидение челтәре әлеге ширкәтнеке яисә әлеге йортлар белән идарә итә торган компаниянеке икән, өстәмә җайланма (адаптер) гына алырга кирәк булачак.

Үзгәрешләр яңа мөмкинлеккә илтә, тик аларның нинди буласы безгә әле билгесез. “Цифрлы” телевидениедә булачак үзгәрешләр өчен барысы да әзер дип белдерүчеләр барын да алдан исәпләгән, чарасын күргәндер. Безгә яңа форматка күчәргә әзерләнәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: