Алабуга нуры

Туган нигез

Дөньяда гаҗәп кешеләр була. Андыйлар кемнәргәдер ярарга тырышып ялагайлануны белми, ни уйлаганын яшереп тормый - турысын әйтә, хезмәт-вазифасын да аннан-моннан гына түгел, җиренә җиткереп, күңеленә (башкаларга да) хуш килерлек итеп башкара. Әнвәр Нурулла улы Газизуллин әнә шундыйлардан.

Сугышка кадәр туган Дания, Данирә, Нәзирә апаларыннан соң 1942 елның 3 октябрендә дөньяга килә көтеп алынган беренче угълан. Әтиләре Нурулла агайны, МТСта ашлык көлтәләре суктыручы катлаулы молотилканы эшләтүче сирәк белгечләрнең берсе буларак, бронь белән вакытлыча калдырып торалар. Аны фронтка озату улы тууның икенче көненә туры килә. 1945 елның көзендә әйләнеп кайта фронтовик Нурулла шул китүеннән. Үсеп килүче кызларның икесе мәктәптә укып йөри, өченчесе дә беренче сыйныфка әзерләнә. Әнвәргә 3 яшь тулып, дүртенче белән киткән. 1946 елда энекәше Мәсгуть, аннары Разиф туа. 1951 елда Илдус, янә ике елдан Ильяс, аның арты Илнур һәм Илгиз атлы малайлар дөньяга аваз сала. Өлкән угълан һәрчак лидер булырга тиеш инде ул. Энекәшләренә күз-колак булу, йорт-кура арасындагы эшләрдә башлап йөрү дә аның өстендә. Яшәешнең язылмаган бу кануны Газизуллиннар гаиләсендә дә шулай төгәл үтәлә.

Әнвәр Иске Юраш җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң сигезенчедә укырга унике чакрымдагы Морт авылына йөри. Анда бер ел белем алганнан соң, инде тугызынчы сыйныфта укыганда, Кизелда яшәп ятучы Дания апасы энесен чакырып хат яза. Үсмер егет озак икеләнеп тормый, паспортлы булу перспективасын да күздә тотып (авылда яшәүчеләр ул заманнарда чынлыкта паспорт алу хокукыннан мәхрүм булган), Урал якларына юнәлә. Анда ике ел яшәгәннән соң егет кабат туган Татарстанына кайтып, Мамадыштагы шоферлар әзерләүче курсларда укый һәм берничә ай дәвамында Иске Юраштагы "Сталин" исемендәге колхозда (Юрашта ул чорда "Социализм" дип аталган күмәк хуҗалык та булган) йөк автомашинасында эшләп ала. Яшьлеккә яңалыка омтылу, эзләнүчәнлек хас бит ул, хәзер инде нилектән икәнен төгәл генә үзе дә хәтерләми, тик көзге көннәрнең берсендә Әнвәр Газизуллин кабат Кизелдагы күмер шахталарына чыгып китә. Забойга төшә. Шахтер һөнәре җиңел булмаса да, килере шәп шул, акчаны анда саран түләмиләр. Егет, бәлки, пенсиягә чыкканчы, алдагы гомерен Урал таулары, шахтадагы хезмәт белән бәйләгән булыр иде, әмма бәхетсезлек сагалап торган икән: авариягә очрап кулын имгәтә һәм озак кына хастаханәдә дәваланганнан соң кабат туган төягенә кайтырга дигән карарга килә.

1963 елда Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетына укырга керә Әнвәр. Вакыт узсын өчен генә түгел, белгечлек серләренә төшенү өчен тырышып укый. Яшәү урыны ялгыз әби фатирында. Уку, практик күнекмәләр белән мәш килеп дүрт елның үткәне сизелми дә. Ниһаять, 1967 елда диплом алып туган авылына кайта. Шул чактан башлап 2005 елга кадәр Әнвәр Нурулла улы агрономлык һөнәренә тугъры кала (1972 елда элекке сабакташы, Иске Юраш урта мәктәбенең ул чактагы директоры Дамир Әюповның чакыруы буенча 4 ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларына механизатор белгечлеге буенча дәресләр бирүен санамаганда), "Ленин" исемендәге колхозда (соңрак "Юраш" авыл хуҗалыгы ширкәте) баш агроном, орлыкчылык буенча агроном вазифаларын башкара. "Ленин" исемендәге күмәк хуҗалык элекке фронтовик Мирзәхмәт Муллахмәтов рәислек итә башлаган еллардан алып елның елында диярлек районда алдынгылар рәтендә булды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетларында терлекчелек һәм игенчелектә зур күрсәткечләргә ирешүчеләрне сәхнәгә чакырып бүләкләгәндә еш кына Әнвәр Газизуллин исеме дә телгә алына иде (кызганыч, соңгы 7-8 елда хезмәт алдынгыларын җыеп хөрмәтләү чаралары онытылып бара).

Дания апасы 36 яшендә, 1970 елда ук, әтиләре Нурулла 1972 елда вафат булганнар. Нәзирә апасы да күптән гүр иясе. Алар турындагы хатирәләр туганнары, балалары хәтерендә сакланса да, кем әйтмешли, йөрәк яралары инде төзәлгән. Ә менә Әнвәр Нурулла улының (апасы Данирә һәм исән энеләренең дә) 2001 елның маенда фанилыктан тыныч кына бакыйлыкка күчкән әнисен (яше олыгаеп китсә дә, алар бер-берсенә терәк иде әле), шул елның августында авариягә юлыгып һәлак булган энесе Разифны һәм декабрьдә Ильяс энесен югалту ачысы төзәлмәс җөй булып йөрәгендә саклана. Моннан ике ел элек чир-сырхаудан айный алмыйча 66 яшендә якты дөнья белән хушлашкан Мәсгуть энекәшен дә уйлап өзгәләнә ул. Тик нишләрсең, язмыштан узмыш юк, диләр бит. Болар һәммәсе хәтер дәфтәренә генә теркәлми, ә бәлки, тазалык-саулыкны кимерүче кайгыны да һаман саен арттыра. Нәтиҗәдә, югары кан басымы, еш кына чәнчешеп үзен әледән-әле сиздереп торучы йөрәк дигәннәре вакытында даруын эчеп куюны, кайчагында укол-фәләнен кабул итүне таләп итә. Гомере буе җигелеп эшләсә дә, никтер Әнвәр агайның санаторий-ял йортларына барып ял итү, дәвалану кебек уңайлыкларга исе китми. Югыйсә, совет системасы заманнарында курортларга юлламаны: "Зинһар, бара күрегез, алайса "яна" бит", - дип көчләп диярлек тараткан чаклар күп булды. Бу, күрәсең, Әнвәр абыйның талымсызлыгыннан, тормышта тыйнак яшәү рәвеше алып баруыннан киләдер. Әнә ич, аның белән әңгәмәдә үзе үк гади генә итеп һәм эчке бер җылылык белән: "Кырык биш еллык хезмәт юлымда төрле дәрәҗәдәге җыелыш-семинарларда, планерка-утырышларда бер тапкыр да тәнкыйть сүзенә дучар ителгәнем булмады", - дип искә ала. Сизеп торам: агаебыз әйтеп бетерми, аны бу җыелышларда тәнкыйтьләп түгел, мактап телгә алганнар булыр. Ә ул (һаман шул тыйнаклыгына күрә инде) тәнкыйтьләнгәнем булмады дию белән чикләнә. "Яңа Юраш" агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗанов аның турында: "Беләсеңме, Әнвәр абый кебек кешеләр булса да, сирәктер. Янәшәсендә күп еллар эшләп, аннан күп нәрсәләргә өйрәндем. Һәм мине һәрвакыт андагы бер сыйфат гаҗәпләндерә һәм сокландыра иде - ул Аллаһның күпчелек гөнаһлы бәндәләре кебек беркайчан "җайсыз" яткан әйберне эләктерергә кызыкмады, ул бары тик эшләп тапканына канәгать булып яшәде һәм яши. Аңа нәфес, көнчелек кебек сыйфатлар гомумән хас түгел", - дигән иде. Моннан да үтемлерәк итеп әйтеп булмый торгандыр, мөгаен.

Әнвәр Нурулла улы 1967 елда туган авылында агроном булып эшли башлаганда ук әтисеннән калган иске йорт янәшәсендә алты почмаклы бер дигән яңасын калкытуны бурыч итеп куя. "Өй салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе", - дип шаян такмакта әйтелсә дә, аның ничек катлаулы икәнен үз җилкәсендә күтәргән кеше генә белә. Төп авырлык өлкән угъланга төшә инде, әлбәттә. Һәм яңа йортка яшәргә күченгәнче өч ел узып китә.

Алтмыш биш яшендә генә лаеклы ялга киткән Әнвәр агай бүгенге көндә җылы, чиста өендә тыныч гомер кичерә. Төп нигезне таратмаска тырыша ул. Хәл белергә һәм җирсеп кайткан апасын, энеләрен кочак җәеп каршылап, хәл кадәри кунак иткәннән соң озатып кала. Апа вә энеләренең балалары һәм аларның балалары да җыела бирегә. Төпле киңәш, вакытлыча матди ярдәм (ярдәмнең бүләк рәвешендә бирелгәннәре дә була) кирәге чыкканда да олы һәм кече туганнарының гозерен һәрчак канәгатьләндерергә тырыша. Үзеңнең күрше-тирәгә, туганнарыңа кирәклегеңне, алар өчен ниндидер файдалы гамәл кылуыңны аңлаудан да зуррак бәхет юктыр ул дөньяда.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: