«Туган телебезнең дәрәҗәсен һәм кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк!»

Казанда Маузир Гыйниятуллин истәлегенә һәм татар теленә багышланган “И, туган тел” дип аталган чара узды. Төп бүләкне (Гран-при) алабугалы Айгөл Закирова һәм аның 4 яшьлек улы Ренар алды.
Айгөл Закирова мине саф татарча сөйләшүе белән җәлеп итте. Һәр җөмләсен йотлыгып тыңладым мин аның. Айгөл белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.
— Хәзерге вакытта бала белән декрет ялында. «Ничек шәһәрдә яшәп, шулай матур сөйләшә аласыз» — дип сорарсыз. Җавабым гади — мин татар булуым белән горурланып яшим. Алабугада үстем, татар балалар бакчасына йөрдем, 2нче татар гимназиясендә белем алдым, аннары татар теле һәм инглиз теле белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия университетына кердем. Күрәсез, минем бөтен тормышым татар теле белән бәйләнгән. Ана теленең нигезе гаиләдә салынырга тиеш. Гаиләбездә татарча сөйләшү — кагыйдә. Үзем шулай тәрбияләндем һәм хәзер, үзем дә әни булгач, моның мәгънәсенә тирәнрәк төшендем. Балаларымны да шушы принцип буенча тәрбияләргә тырышам. Әнием өйдә һәрвакыт халык җырларын җырлый иде, без шуларны тыңлап, аларның матурлыгына һәм аһәңлегенә сокланып үстек. Үсә төшкәч, әти һәрвакыт: «Тапкан парыгыз татар булсын», — диде.
Айгөл кечкенәдән үк шигырьләр сөйләргә яраткан, һәрдаим төрле бәйгеләрдә катнашкан. Бүгенге көндә дә әлеге юнәлештә эшләвен дәвам итә. Аның «Инстаграм» социаль челтәрендә үз блогы бар, ул анда матур итеп шигырьләр укый. Улы да әнисе үрнәгендә төрле конкурсларда катнаша һәм еш кына беренче урыннар ала икән.
— Дус кызым бу бәйге турында әйткәч, мин озак уйладым. Сәхнәдә чыгыш ясамаганга күпме еллар үткән иде бит. «Айгөл, укыган шигыреңнең видеосын җибәр әле, син бит булдырасың!» дип әйткәч, тәвәккәлләргә булдым. Улыбыз белән икебезнең дә шигырьләрне җибәрдем. Шулай бервакыт «Сез финалга үттегез, Казанда көтәбез» дигән хәбәр алдым.
Бәйгедә Чаллы, Алабуга һәм Казаннан 15 кеше катнашкан. Аларны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова кебек жюри әгъзалары бәяләгән. Чараны танылган җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллинның кызы Гөлнара Йосыпова оештырган. Конкурс даими рәвештә, ел саен узар дип көтелә. Айгөл Закирова әлеге бәйгегә зур өметләр баглый. Аның әйтүенчә, саф татар телендә үткәрелгән шундый бәйгеләр татар телебезне үстерергә ярдәм итә.
— Үз телебезне саклар өчен безгә күп көч куярга кирәк. Һәр татар гаиләсе үз балаларына телебезнең матурлыгын аңлатса, алар белән татарча сөйләшсә, аны саклап калуга күпмедер дәрәҗәдә үз өлешен кертер иде. Туган телебезнең дәрәҗәсен һәм кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк! «Телен оныткан — илен саткан» дигән мәкаль белән килешәм. Балаларыбыз үз туган телләрен онытмаска тиеш. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән.
Татар теленә булган мәхәббәте, аңа ихтирам хисе, балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләү теләге — зур мактауга лаеклы күренеш.
Фото: Айгөл Закированың шәхси архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 15:00Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты уздыКичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.1600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45000
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.8000
-
3 март 2021 - 20:39Татарстанда коронавирустан 3 хатын-кыз һәм 1 ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 3 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 347 кешегә җиткән.7900
-
4 март 2021 - 15:30Алабуга студентлары калфак тегү серләренә төшенде Осталык дәресе 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды.7500
-
5 март 2021 - 16:00Яз көне татарстанлыларны кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.6500
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.6400
-
4 март 2021 - 18:19Татарстанда коронавирустан ике хатын-кыз һәм өч ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 4 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 352 кешегә җиткән.6400
-
4 март 2021 - 16:58Путин Татарстан волонтерына Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте Президент телефон аша сөйләшкәндә Татарстан пенсионеры республика башлыгы белән ирекле проектлар буенча фикер алыша алачак, дип белдерде.6300
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.5900
-
4 март 2021 - 09:28Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк Төзекләндерү эшләре "Безнең ишегалды"республика проекты кысаларында тормышка ашырыла.5800
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.5700
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.5600
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.5300
-
4 март 2021 - 10:30ТР Роспотребнадзоры республикага коронавирусның өченче дулкыны килү мөмкинлеген аңлатты Экспертлар вәзгыятьнең тотрыклылыгы үзебезгә бәйле дип исәпли.5300
-
4 март 2021 - 13:51ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы прививка ясатканнан соң ял көне кертү тәкъдименә җавап бирделәр Ведомство башлыгы урынбасары әлеге фикерне яхшы дип саный5300
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.5200
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.4900
-
4 март 2021 - 16:30Татарстанда «Татар егете-2021» төбәк проекты башлана Проектта ТР төбәкләрендә яшәүче 16-25 яшьлек татарча сөйләшүче егетләр катнаша ала.4900
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.4700
-
5 март 2021 - 11:03Алабуга Covid-госпиталендә 30 кеше дәвалана Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус инфекциясенең 157 очрагы теркәлгән.4700
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.4600
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.4400
-
4 март 2021 - 12:08Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4400
-
4 март 2021 - 14:07Табиблар чәчәкләр аша коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Хатын-кызларны 8 Мартта чәчәкләр бәйләме белән сөендерергә курыкмагыз.4300
-
5 март 2021 - 18:00Татарстан фермерлары терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала Узган елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде.4200
-
4 март 2021 - 11:34Алабугада 1500 дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинаның II компоненты белән прививканы кичә ясый башладылар.4100
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.3900
-
4 март 2021 - 08:15Быел республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 миллиард сум тоту планлаштырыла ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды.3800
-
5 март 2021 - 08:15Алабуга районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урында Ел башыннан 3 мең 134 тонна сөт савып алынган — узган елның ике аена караганда 44 процентка күбрәк.3600
-
5 март 2021 - 09:10Алабугалы санаулы минутлар эчендә 47 мең сумнан колак каккан Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.3600
-
5 март 2021 - 12:20Авыл халкының 52 нче Спартакиадасының финалы һәм бүләкләү 6 мартта булачак Программага спортның 13 төре буенча ярышлар керә.3600
-
5 март 2021 - 12:05Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән.3400
-
5 март 2021 - 13:30Алабугада дәүләт автоинспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март белән котлады Акция инде күп еллар уза һәм матур традициягә әверелде.3200
-
6 март 2021 - 10:32Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде Яман шешне дәвалауда кыенлык шунда ки, яман шеш күзәнәкләре — организмның үз күзәнәкләре3100
-
6 март 2021 - 12:43Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.2800
-
6 март 2021 - 10:00Алабугада район башлыгының чираттагы кабул итүе узды Үзләренең сораулары һәм проблемалары белән Рөстәм Нуриевка 11 алабугалы килде2500
-
6 март 2021 - 14:00Алабугада территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли башлады. Бу атнада алар идарәче компания вәкилләре белән очрашу үткәрде.1600
-
6 март 2021 - 15:00Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды Кичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика