Алабуга нуры

Туган ягым – гүзәл Алабугам!

Гаҗәеп матур ул безнең туган як табигате! Шуның өстенә, шәһәребез искиткеч талантлы кешеләре белән дә горурлана.

Гәүһәр якутлардан кыйммәтлерәк,
Энҗе-мәрҗәннәрдән затлы ул.
Мәгърифәт һәм гыйлем — саф чишмә ул,
Күңелләрдән иңгән якты нур.
Якты нурны әгәр сайлап калсак,
Чишмә үзенең ярын табачак.
Язучының исеме гасырларга
Изге мирас булып барачак.

Талантлар төбәге икәнлегебезне раслау өчен язучылар Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саймә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмҗан, композитор Владимир Мироваев, җырчыбыз Резедә Кашапова исемнәрен әйтеп үтү дә җитә.
Алар барысы да Алабуганың табигатенә үзләренең иҗатлары белән дан җырлый. Фазыл Шәех иҗатында табигать темасының чагылышы күпкырлы.
«Син ашыгып килмә әле, кышым»
Син килмәсәң иде, суык кышым
Җылы көзләремә иртәрәк!
Соңлап чәчәк аткан гөлләремне
Саклыйм әле сөеп, иркәләп!
Карларыңны, беләм, көтеп тормас.
Очып китәр киек казларың,
Шаулый әле гүя сентябрьдә
Гөрләвекле яшел язларым.
Алтын көздә түгел, сөю тулы
Йөрәгемдә минем чын байлык:
Әле миңа егет чакта гашыйк
Ут чәчәкләр карый елмаеп.
Син ашыгып килмә әле, кышым,
Карың белән уйнап чәчемдә!
Мин бит әле көзне язга тиңләп,
Уттай янып яшәр яшемдә.
Фазыл Шәех
Әйе, уттай янып яшәр яшендә, ачы язмыш Фазыл Шәехне безнең арабыздан алып китте. Ләкин аның шигырьләре мәңгелек.
Урман — табигать байлыгы
Алабуга урманнары, бернинди арттырусыз, милли кыйммәткә ия. Алар кочагында бөек пейзаж остасы И.И. Шишкинның таланты ачыла һәм ныгый. Рәссам үзенең эшләрендә табигатьнең матурлыгын буяулар белән тасвирласа, шагыйрьләр табигатьне сүз белән сурәтли.
Гөлзадә Әхтәмованың кайбер шигырьләре:
«Көзге каен»
Көзләр җиткәч шәлен сала каен,
Яп-ялангач килеш ул кала.
Мин кызганган саен, бик оялып,
Башны иеп кенә ул ала.
Вакыты юктыр, шуңа җилләр белән
Кискен, кырыс кына сөйләшә.
Тамырлары белән җир куеныннан
Тын алмыйча яңгыр суы эчә. 
Салкыннарга шулай әзерләнә,
Суык бабай белән көрәшә.
Юк, бирешмәс минем каенкаем,
Язлар җиткәч, менә күрерсез,
Матур, яшел, йомшак яфрак ярыр,
Сокланырга сез дә килерсез.
«Сирень»
Яшел сирень ябынган
Ап-ак чәчәкле шәлен,
Хуш исләрен таратып
Утыра, белик хәлен:
«Сирень, сирень, син шатмы
Өр-яңа ак шәлеңә?
Нинди матур бүләк ул
Язның ямьле көненә».
Сирень әйтте: «Шәл түгел,
Иңнәремдә йолдызлар,
Биш таҗлысын тап дисә,
Биш чатлысын кап дисә,
Бәхетле була кызлар».
Әйе, һәрбер агач табигатьтә үз урынын тота. Аларның барысы да кешегә файда китерә, матурлыгы белән күзне иркәли, шифасы белән сәламәтлекне ныгыта. Шуңа күрә агачларны сакларга, күпләп утыртырга кирәк.
Гөлзадә апа Әхтәмованың бик күп шигырьләре белән таныштык, укыдык. Бу әсәрләрне күңеле саф, чиста, үз халкын, туган җирен сөя белгән кеше генә иҗат итә аладыр дип әйтәсем килә.
Чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле
Чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле. Ә Алабугада нинди чишмәләр бар соң? Болар: «Нариман чишмәсе», «Изгеләр чишмәсе».
Чишмәсе булса — халык бетми. Чишмәсе булса, халыкның иманы да була. Бар әле ул безнең чишмәләребез. Саф сулары белән челтерәп торалар. Без аларга изге итеп, хөрмәт белән карарга тиешбез.
Мәсәлән, Биләр җиренең изге чишмәсеннән халык өзелми. Ерак юлларны якын итеп, аның суы белән бит-кулларны юып китәргә дип, әллә кайлардан киләләр бирегә. Безнең шәһәребездәге чишмәләребез дә корымас, халкыбызның эчәр суы, табыныр иманы булыр диеп ышанып калабыз. Киләчәктә дә шуннан аермасын. Иманлы халык югалмый!
«Зәм-зәм сулы изге чишмә»
Зәм-зәм сулы изге чишмә типте,
Изге Алабуга җирендә
Чал гасырлар, гүя, телгә килде,
Күпне күргән Болгар илендә.
Күп дәверләр йокымсырап яткан
Бәллүр Чишмә алып сулышын,
Яшәү көче биреп, җырлап ага,
Кыйбла якка салып юлбашын.
Саймә Гыйльметдинова
Чәчәкләр дөньясы серле һәм гаҗәеп. Аларның йөзләгән төре безнең шәһәребезне бизи. Чәчәкле үсемлекләр кешене төрле төзелеш материаллары, җиһазлар ясау өчен чимал, тукыма, дару, парфюмерия белән тәэмин итә. Чәчәкләр кешегә эстетик ләззәт, яшәү дәрте бирә, кәефне күтәрә. Аларның серле тылсымы сәламәт, яшь һәм матур булырга ярдәм итә.
Гөлзадә Әхтәмова шигырьләре 
«Энҗе чәчәк»
Энҗе чәчәк төсле мин,
Үзем тәмле исле мин.
Кыңгыраулар — чукларым.
Эчәм таңның чыкларын...
«Миләүшә»
Иртә яздан көзгә чаклы,
Сезгә шатлык өләшә.
Сары чәчле, зәңгәр күзле,
Серле чәчәк — миләүшә.
«Гөлчәчәк»
Бакчабызда гөлчәчәк —
Нәфис, гүзәл, ал чәчәк.
Елмая миңа көлеп,
Һәркемгә карый сөеп,
— Син бигрәк матур! — дидем
Елмаеп башын иде. 
Без, укучылар, бу шигырьләрне сыйныфтан тыш сәгатьләрдә, өйдә, әти-әниләр белән бергәләп бик яратып укыйбыз. Алар бик җиңел укыла һәм истә кала.
Үсемлекләр генә түгел, ә җәнлекләр һәм кошлар да бизи безнең туган як табигатен. Алабуга табигате искиткеч матур һәм бай. Безнең җирлектә тиенне, төлкене, куянны, кабан дуңгызын күрергә мөмкин. Ә кошлардан сандугачны, тукранны, сыерчыкны, песнәкне, карлыгачны еш очратырга була. Һәр кош, бөҗәк үзенчә матур һәм файдалы. Без аларны рәнҗетмәскә һәм тимәскә тиеш!
Гөлзадә Әхтәмова шигырьләре
«Куян»
Менә тагын ак куян.
Белмим, кая чабадыр.
Алдан-арттан күрә ул, 
Күзе кылый шуңадыр.
«Бүре»
Бүрене усал диләр,
Очратсаң әгәр юлда.
Ә бүреме? Юк, бары
Рәсеме минем кулда. 
Алабуга урманнарында төрле кошларны очратырга мөмкин. Алар туган ягыбыз күген ямьләндереп очып йөриләр. Аларны күзәтеп торулары миңа рәхәтлек бирә. 
«Сайра сандугачым»
Язлар җитеп, җылы көннәр килсә,
Сандугачлар сайрый бакчамда.
Чәчәкләргә бөреләнә гөлләр, 
Чыклар тамчы җыя ал таңда...
Сандугачның булган бар илһамы
Чәчәк аткан гөлдән туа, ди.
Җәй буена сайра, сандугачым,
Моңнарыннан калдырма ятим. 
Фәридә Хәбибрахманова
Бу шигырьдә шагыйрә үзенең табигатькә булган мәхәббәтен шигъри юллар белән күрсәтә.
Тәмамлап, туган төбәгебездә яшәп һәм иҗат итүче барлык шагыйрьләргә шигырь юлларын җиткерәсем килә:
Барыр юлың дустым, әле ерак
Һәр адымы булсын җимешле,
Океанга барып кайтса иде
Кайнап торган чишмәң инеше.
Саекмасын иҗат чишмәң мәңге
Күңел сандугачың сайрасын.
Кешеләргә булган мәхәббәтең
Яшәү тәмең сүнми кайнасын.
Алтын түгел, алтыннардан кыйммәт,
Хәрефләрдән сүзләр төзегез,
Халык йөрәгенә барып җитсен
Хыялланып язган сүзегез.
Сәлимә НОТФУЛЛИНА, 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: